Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылга бәрәкәт иңде

Быелның 31 марты Городище авылы кешеләре өчен иң куанычлы көн булып тарихка кереп калыр. Бу көнне авылда "Богоявление Господня" чиркәвенә гөмбәзләр куелды.

Чиркәү тергезү озак, мәшәкатьле, чыгымлы эш. Городище авылында элек елларда чиркәү булган анысы, тик, кызганычка каршы, 1927 елда ул янып киткән. Шуннан бирле биредә яшәүче авыл халкы дин йортына ихтыяҗлык кичереп яши.

Шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Чабоксар шәһәрендәге "Тус" төзелеш җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов шушы җирлектә чиркәү төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. 2010 елның октябрь аенда бинаның беренче нигез ташлары салынса, бүген чиркәү бинасы тулысынча төзелеп бетте, диярлек. Чиркәү янәшәсендә руханилар йорты, ашханә бинасына да урын бирелгән.

Чиркәүгә гөмбәзләр күтәрәсе көнне тирә-күрше авыллардан, районнардан: Буа, Чабоксардан, Казаннан күп кенә кунаклар, руханилар кайткан иде. Чиркәүгә куелачак гөмбәзләрне аруландыру йоласын Татарстан Архиепискобы Анастасий һәм Буа шәһәреннән килгән благочинный Иоанн Протиерий башкарды.

Николай Угаслов әлеге чараның әһәмиятлеген куәтләп, авыл халкы белән сөенечен уртаклашты:

Реклама

-Авылдашларым, әлеге чиркәү тирә-юньгә иман нуры өләшүче, җаннарыбызны чистартып, тәртиптә тотучы җир булыр. Ул авылга тынычлык, бәрәкәт китереп торсын, ишекләре һәрчак ачык булсын,- диде.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов Николай Угасловка, шушы игелекле эшләрне башкаруда ярдәм итүчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт белдереп, район башлыгының Рәхмәт Хатын тапшырды. Чиркәүне төзүдә авылда төп эшләрне башкарып йөрүче "Тус" төзелеш җәмгыяте генераль директорының урынбасары Анатолий Матвеев үз чиратында һәрчак ярдәмгә килүче авыл халкына рәхмәтен белдерде.

Тантананың икенче өлеше файдалы һәм нәтиҗәле әңгәмәләр белән аш-су өстәле артында үтте. Анда П.В.Афанасьев һәм А.А.Трофимовның "Тормыш архитекторы" дигән китабы белән танышу булды. Благочинный Иоанн Протиерий, үз чиратында, тантана уңаеннан яңа чуваш телендәге Тәүрат (Библия) китабын өләште. Чарада Городище авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Анатолий Шихранов Городище авылы тарихын үз эченә туплаган китап басмасының дөнья күргәнлеген белдереп, тиздән аның укучылар игътибарына җитәчәген әйтеп үтте.

Авылның уртасында урын алган чиркәүгә гөмбәзләр күтәрелгәч авыл яшәреп, матураеп китте. Бу фикерне тантанага килгән һәркем белдерде. Ә иң мөһиме, ул авылның иминлеген саклаучы буларак озак еллар хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш