Дин һәм тормыш тег белән яңалыклар
-
Яңа Чүпрәле авылы мәхәлләсендә яңа имам сайланды
2017 елның 24 апреленнән башлап, Яңа Чүпрәле авылы мәчете имамы вазифасын Данир хәзрәт Шәрәфетдинов башкарачак.
-
Татарстан мөфти урынбасары Чүпрәледә төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды
Татарстан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.
-
Иске Шәйморза авылы мәчетен төзекләндерергә ярдәм иткән
Туган -үскән җирләреннән төрле якларга сибелгән авылдашларыбыз, туган авылларына ярдәм итәргә тырышалар. Мәктәпкә, мәдәният йортларына, зиратларга төрле суммада акчалата, яки төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтәләр. Авылыбызның эшмәкәрләре ярдәмендә дә шактый игелекле эшләр башкарыла: мохтаҗларга, сугыш һәм хезмәт ветераннарына булышу, бәйрәм чаралары уздыру һәм башкасы.
-
Чүпрәле "Бөтерчек" балалар театры Дипломга лаек булган һәм грант откан
Хәзер еш кына олылар авызыннан: "Бүгенге балалар бик нык үзгәрде. Аларның ихтыяҗлары да, үз- үзләрен тотышлары да элеккеге балаларныкы кебек түгел,"- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хак сүзләр. Икенче төрле әйткәндә, заман да башка, балалар да үзгә.
-
Дингә килүе – күңел халәте
Күптән түгел районда танылган һәм күпләргә билгеле Мәсхут Алиулловны искә алып, динебез кануннары буенча, үлгәненә бер ел булганнан соң үткәрелә торган, Ясин уку мәҗлесенә бардым. Мәҗлестә имамлык итү Мәсхүтнең авылдашы Җәүдәт Алимовка йөкләнде.
-
Бер дин дә кеше үтерүне хупламый
Хокук саклау органнары террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы кискен көрәш алып бара. Еш кына террорчылыкны һәм экстремизмны Ислам дине белән бәйлиләр. Әмма Ислам үзе шушы җинаятьнең корбаны түгелме соң? Ислам диненең терроризмга карата мөнәсәбәте турында район үзәге мәчетенең имамы, Әмир хаҗи АББАЗОВка берничә сорау бирдек.
-
Яман гадәт чиргә сабыштыра
Аракы эчүгә һәм наркоманиягә каршы көрәш-бүгенге көндә ил күләмендә зур бер проблемага әйләнде. Аракы эчү сәбәпле ызгыш-талаш чыгып гаиләләр таркала, балалар ятим кала, төрле фаҗигаләргә эләгеп кеше гомерләре өзелә, гаиләләргә бәхетсезлек килә, яшь түгелә. Без Иске Чүпрәле авылы мәчетенең имамы Әмир Аббазов белән очраштык һәм бу хакта ул түбәндәгеләрне сөйләде:
-
Гыйлем өстәү – фарыз гамәл
90 елларда татар авылларында мәчетләр торгызыла башлады. Бүген мәчетсез авыллар юк диярлек. Аеруча соңгы елларда ир-егетләрнең мәчеткә намазларга йөрүе куанычлы күренеш. Мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә өлкәннәр дә, балалар да белем алуларын дәвам итәләр.
-
Аллаһыга якынаю өчен
Мөселман дөньясы уразада. Бу айда алар Аллаһы ризалыгы өчен кояш чыкканнан алып батканчыга кадәр ашаудан тыелып тору гына түгел, мәчетләргә күбәүләп килеп, намазларны бергәләп укыйлар, Аллаһыга якынаю юлында күп төрле изге эшләр дә башкаралар. Районда Төркиядән килгән кунак та бар.
-
Дини китаплар һәм Коръән
Коръән Аллаһы тәгалә тарафыннан Җәбраил фәрештә аша кешеләргә иңдерелгән дүрт изге Китапның соңгысы. Коръән атамасы гарәп телендә "уку", "яттан сөйләү" мәгънәсенә туры килә.
-
Изге җанлы кеше
Без хәзер катлаулы, бар нәрсә дә акчага кайтып калган заманда яшибез. Күп кенә инстанцияләргә баргач гади генә бер белешмә өчен дә акча түләргә кирәклеге ачыклана. Кайчакларда бу җирдә бар нәрсә дә акчага гына башкарыла ахры, дип уйлап та куясың.
-
Коръән бәйгесе
2012 елның 7 апрелендә Чүпрәле районы мөхтәсибәте балалар өчен Коръән бәйгесе үткәрде.
-
Авылга бәрәкәт иңде
Быелның 31 марты Городище авылы кешеләре өчен иң куанычлы көн булып тарихка кереп калыр. Бу көнне авылда "Богоявление Господня" чиркәвенә гөмбәзләр куелды.
-
"Мәүлидин-Нәби бәйрәме"н зурлап
5 февраль көнне район авыллары имам - хатиблары белән булган очрашуда Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Рәсүль әгъзам (салаллаһу галәйхи вә сәллам): "Кем дә кем мине ярата, шул җәннәттә үзем белән бергә булыр",-дигән хәдисне алтын урталык итте. Мөбарәк мәүлид аен республикабыз мөселманнары зурлап каршы алды.