Чүпрәле юл төзүчеләре сезонны башлады
Быелгы язның чагыштырмача иртәрәк килүе "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы хезмәткәрләренә дә эшне март башларында ук башларга мөмкинлек бирде. Филиал директоры урынбасары Айрат Сәнатуллин әйтүенчә, асфальт - бетон заводын да мартның беренче көннәреннән үк эшләтә башлаганнар. Филиалның эш күләме быел да былтыргыдан ким түгел.