Чүпрәледә бадминтон буенча федерация филиалы җитәкчесе район чемпионы булды
Районда спортның әлеге төре популярлаша бара. Моңарчы бадминтонны яратучы чүпрәлеләр үзләре өчен, күберәге табигатьтә ял иткән вакытларда гына уйный иде. Хәзер исә аның буенча зур күләмле район турнирлары уздырыла, анда катнашучы спортчыларның саны да арта бара.