"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды,сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.
2014 -Мәдәният елы кысаларында район мәдәниятчеләре бер-берсенә авылларга "кунакка" йөрүне планлаштырган иделәр. Әлеге күркәм традиция ел дәвамында алып барылды.
Шушы көнәрдә район үзәге хастаханәсе коллективының зур җыелышы булып үтте. Анда коррупция төрендәге җинаятьне кисәтүгә багышланган тема буенча район прокуроры Илдар Маликов һәм район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Евгений Быков чыгыш ясадылар.
Сәламәтлекне ныгытуның күп төрле алымы бар. Моның өчен тренажер залына йөрергә, иртән йөгерергә, чаңгыда яисә тимераякта шуарга мөмкин.
Чүпрәле районыда шәхси секторда 5000баштан артыграк сыер бар. Хуҗалыклар үзләреннән арткан сөт продукциясен сату белән дә шөгыльләнәләр. Шәхси хуҗалыклардан сөтне район буенча 40 эшмәкәр-сөт җыючы җыя.
Үткән ел Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән республика шәһәр, район һәм авыл җирлекләре арасында бәйге узган иде. Быел да әлеге традиция дәвам итеп, иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак.
0