Чүпрәле өлкәннәре XXII кышкы Олимпиадага карата үткәрелгән чаңгы ярышларында катнаштылар
Үзләренең бар гомерләрен хезмәткә багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы ветеран- пенсионерларыбызның бүгенге көндә дә актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып барулары, район тормышы эчендә "кайнаулары", район, республика күләмендә үткәрелгән төрле мәдәни, спорт чараларында бик теләп катнашулары куандыра.