"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Россия Федерациясендә двигателенең эчке яну күләме 50 куб.см.дан артык һәм сәгатенә 50 километрдан да күбрәк тизлек белән хәрәкәт итүче барлык автомототранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар, шулай ук аларның прицеплары һәм кар чаналары да ЮХИДИ бүлекчәләрендә яисә урыннардагы "Гостехнадзор" органнарында теркәү үтәргә тиешләр.
2013 ел башыннан РФ Пенсия фонды гражданнарга "бәхет хатлары"н җибәрүне туктатачак. Бу турыда журналистлар белән видеоконференция режимында үткәрелгән һәм агымдагы елда пенсия системасына кертелүче яңалыкларга багышланган брифингта ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.
Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату өчен район үзәгендәге "Универмаг" кибетенең 2нче катында кече базар эшли башлады.
Күрмеш кешенең аяк астында йөри, диләр. Өлкәнәеп, гомер көзенә аяк баскан вакытта шундый бәлага юлыгырмын дип Ринат Хәсәнов үзе дә уйламагандыр.
Зур Аксу авылы җирлеге ике авылны-Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе авылларын берләштерә. Беренчесендә 860 кеше яшәсә, икенчесендә 531 кеше гомер кичерә.
РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәте оешуның 10 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү кысаларында республика белем бирү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре укучылары арасында "Безне Россия НКФС (ФСКН) саклый" исеме астында республика балалар рәсеме конкурсы игълан ителә. Балаларның иҗади эшләре 2013 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурсны үткәрү тәртибе турында http://ufskn.tatarstan.ru...
2013 елның 1 июленнән газга-15, җылылык өчен-10, электр энергиясе өчен 12-14 процентка күбрәк түли башлаячакбыз. Моннан тыш, тимер юл билетлары-10, телеграмма җибәрү 7,1 процентка кыйбатланачак.
23 январь көнне Яңа Элмәле һәм Каракитә авылларында яңа балалар бакчалары ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм башка вазифаи затлар катнашты.
0