8 февраль 2017 яңалыклары
-
Чүпрәледә әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә районның чыгарылыш сыйныф укучылары әти-әниләре дә кушылды.
-
Чүпрәледә тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручылар билгеләнде
7 февральдә район "Талантлар планетасы" балалар иҗат йортында "Тәрбия сферасында их яхшы җитәкче" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурс берничә көнгә бүленеп, аның беренче көнендә гомумбелем бирү оешмасында тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары һәм педагог-оештыручы билгеләнде.
-
Ринат Гайзатуллин Иске Чүпрәле күп профильле лицейда үткән “Парламент дәрес”тә катнашты
8 февральдә Иске Чүпрәле күп профильле лицейда "Парламент дәресе" үтте. Әлеге чарада 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Балалар өчен файдалы әлеге дәресне уздыру укытучылар өчен дә, укучы балалар өчен дә уңайлы булсын дигән теләк белән парламент сәгате ике сыйныфны бергә берләштереп, бер аудиториядә үтте.