Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Татар Шатрашаны балалары Габдулла Тукай ижатын өйрәнә

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә бик кадерле. Шуңа күрә аның иҗатын кече яшьтән үк өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Татар Шатрашаны ясле бакча- башлангыч мәктәбендә дә аңа багышлап төрле чаралар үткәрелә.

Мәктәп директоры Гүзәлия Алимбекованың әйтүенә караганда, биредәге ясле бакчада дүрт бала тәрбияләнә, җиде бала башлангыч сыйныфта укый. Ике укытучы һәм бер тәрбияче балаларга дөрес тәрбия бирү һәм укыту өчен барлык мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга тырышалар. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү алдыннан үткән чаралар да моны ачык дәлилли. Бәйрәмгә балаларның әти- әниләре дә чакырылган иде. Тантана башланыр алдыннан Гүзәлия Сәдәтулловна шагыйрьнең иҗаты һәм драмалы тормыш юлы турында сөйләде, татар мәдәниятен һәм телен үстерүгә аның никадәр йогынты ясавын ачыклады. "Белгәнебезчә, Тукайның иҗаты илебездә революцион киеренкелек елларына туры килә. Ул үзенең кыска гына гомерендә нәниләр әдәбиятын үстерү өстендә эшли. Тукайның шигырьләре балалар фольклоры кебек гади һәм шулай ук күпкырлы. Тукай зур иҗат иясе буларак, тәрбия мәсьәләләренең һәр тармагын тигез үстерүне максат итеп куя. Аның балалар өчен язган шигырьләре табигать күренешләрен тасвирлый, нәниләрне кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары белән таныштыра, балалар тормышын чагылдыра. Ул Туган илне ярату, халкыбызга хөрмәт, эшне сөю кебек тәрбияви әсәрләр яза. Шуңа да Тукай шигырьләре кече яшьтәге мәктәп балалар белән тәрбияви эштә зур роль уйный,"- диде ул. Аннан соң балалар Тукай иҗатындагы персонажлар роленә кереп тамаша күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Әти- әниләрнең дә әлеге шагыйрь турында күп мәгълүматлар да белүе билгеле булды. Моны алар викторинада катнашып дәлилли алдылар. Әниләр үз командасына "Ак каеннар" дип исем куйдылар, әтиләр исә үзләрен "Габдулла Тукай варислары" дип атадылар. Сораулар Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Киеренке ярыштан соң жюри гомуми нәтиҗәне исәпләде һәм 36 га 34 балл белән әниләр өстенлеккә иреште. Чарада район башлыгы тарафыннан әлеге мәктәпкә куратор итеп билгеләнгән "Россельхозцентр" филиалының район бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов та катнашты. Билгеле инде ул бирегә буш кул белән килмәгән, балаларга тәмле- тәмле бүләкләр дә өләште, аларның Тукай иҗатын яхшы белүләренә сокланды. Бәйрәм ахырында традиция буларак бергәләшеп Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры җырланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай