Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Ир бирмәк – җан бирмәк

(хикәя, булган хәл)

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым диләр. Мәхәббәт хисе күңелләрне гомер буе яктыртып, җылытып тора. Ә нәфрәт аркасында гаиләләр таркала, фаҗигаләр туа. Тормышыбызның драмалары, комедия-трагедияләре дә  мәхәббәт дигән тойгыны ничек аңлауыбыздан килеп чыгадыр, мөгаен...
Кайгы көтмәгәндә килде. “Автоһәлакәт нәтиҗәсендә аңына килә алмыйча хастаханәдә вафат булды” дип язылган иде табиблар белешмәсендә. Бу белешмә туганнарының, якыннарының, дусларының, хатынының авыр хәсрәтен, җан әрнүен шундый коры беркетмә сүзләре белән генә әйтте шул. Бер көн эчендә тол калган яшь ханымның чигә чәчләре агарып чыкты, суырылып калган йөзендә җыерчыклар пәйда булды, әйтерсең лә аны ун елга картайттылар. Ул үз кабыгына бикләнгән әкәм-төкәмгә охшап  калды, беркем белән дә сүз алышмады, бары тик ике кулы белән ире яткан табут тактасын гына төйде. Кемнәрдер ниндидер сүзләр әйттеләр. Ул аларны ишетерлек хәлдә түгел иде. Табут тактасыннан аның кулларын  көчләп диярлек кубарып алдылар. Ә инде, өйгә кергәч, кулына су салынган стаканны да тота алмады ул, чөнки куллары йодрыкка йомарланган иде. Апасы стакандагы суны үзе тотып эчертте. “Ела, ела!” – дип такмаклады. Ә ул таш курчактай катып утыра бирде. Кинәт Ания иренең дусты булып йөргән Рәдифне күреп алды һәм каршысына атылды. Теш арасыннан кысып чыгарып кына: “Син, бары тик син генә гаепле аның үлемендә!” – дип, кычкырып елап җибәрде. Рәдиф исә, башын түбән иеп, өйдән чыгып китте. 
                     * * *
...Июнь аеның соңгы киче яңгырлы булды ул елны. Кызлар кичке дискотекага да бара алмыйча, фатирга кайттылар. Фәридә аш бүлмәсендәге телевизорны кабызды, Ания чәй ясады. Иркенләп озак утыра алмадылар, ишек ачылган тавыш ишетелде.
–Абыем Рәдиф кайтты - дип, Фәридә алгы якка чыкты.
–Без кайттык, - дигән җавапны ишеткәч, Ания каршы чыкмаска булды. Тагын үзенең Ләйләсен иярткәндер әле. Агылый белән Тагылый күк гел икәү бит алар.
–У, бездә кунак кызы бар икән, таныш бул, дустым, бу Ания булыр, - дип, сөйләнә-сөйләнә кергән Рәдиф янындагы егетне күргәч, Ания сискәнеп китте.
Бу ул иде. Аниянең төшләренә кереп йөдәткән, Такташныкыдай куе сары чәчле, зәңгәр күзле егет.  Һәм балаларча гади генә елмаеп караган карашы да Анияне сихерләде бугай. Ул сүзсез калды. 
–Ания, таныш бул, бу егетнең исеме Камил булыр - дип, Рәдиф аларның кулларын тоташтырып та куйды.
 Барысы да өстәл тирәли тезелешеп утырдылар. Егетләргә дә чәй кирәк булып чыкты. Ничек итеп шул кечкенә генә аш бүлмәсенә сыйдылар икән алар, кич буе уен-көлке яңгырап торды. Һәм шушы кичтән соң алар аерылмадылар да инде. Көннәре практикада аерым үтсә дә, икесе дә өченче курсны тәмамлаган студентлар иде, кичләре гел бергә узды. Инде төннәрен дә аерыла алмый башлагач, өйләнешергә булдылар. Гашыйклар үзләрен таныштырган дусларына рәхмәтле иделәр, иң беренче булып аларга әйттеләр бу хәбәрне. Рәдифнең йөзен күрмәде Ания, тик Ләйләнең йөзе әче лимон капкандай кинәт үзгәреп китте, ул, тешләрен кысып: “Котлыйм!” гына диде. Фәридә исә бөтенләй юкка чыкты. Яшьләр берни ишетми, күрми торган халәттә иделәр. Бернигә дә игътибар итми генә туйга әзерләнә башладылар. Шаһитлар итеп Ләйлә белән Рәдифне чакырдылар. Фәридә дә дәшми – тынмый гына туйга килеп утырды.
Карт буйдак булса да, тамада туйны гөрләтеп алып барды. Фәридәнең яшь парларга кызыгып карап утырганын күреп, тамада аны үзе биергә чакырды, күңелен күтәрергә тырышты. Берара Ания киявен Фәридә янында күреп аптырап китте. Фәридә ашыга-ашыга аның колагына нидер пышылдый иде. Ирнең күзләре уйчанланды. Кәләше янына килеп утыргач та тегесенең сораулы карашын күреп:
–Юк. Юк. Берни дә булмады, болай гына, арып киттем әле. – диде.
Ләкин башка шаһитлар ягына күз салмады. Ания моны да сизде. Ә инде соңыннан булган хәлләрне Ания дә, калганнар да берничек тә аңлый алмадылар. Сеңелесенең карт тамада белән гыйшык-мыйшык уйнап утырганына ачуы килгән Рәдиф, аны кырыйга чакырып алды да, усал тавыш белән:
–Син нигә аңа бу хакта әйттең, нигә исенә төшердең? – дип, сорауны кабыргасы белән куйды.
–Онытмасын. Беркайчан да! – диде Фәридә.
Абыйсы яңгыратып сугып җибәрер дип көтмәгән сеңел кисәк артка ауды. Алай да абыйсына:
–Җүләр, сезнең өчен тырышам бит, ничек сез аңа бәхет тели аласыз, үзегез бәхетсез бит! – дип кычкырып, залдан чыгып китәргә көч тапты.
Туйларда мондый хәлләрне күп күргән тамада эшне тиз төзәтте, туй дәвам итте. Әмма күңелләрдә ниндидер төер барыбер утырып калды.
                     * * *
Туйдан соң дуслар аралашмадылар. Рәдиф кисәк кенә эчүгә сабышты. Ләйлә бөтенләй чукракка әверелгән кебек йөри башлады. Фәридә, яшьләрнең күзләренә чалынмаска тырышып, гел качып йөрде. Ания белән Камил исә үз ояларын кору белән мәш килделәр. Икесе дә чит шәһәрдән булгач, тулай торактан бүлмә сорап, проректор бүлмәсенең бусагасын таптадылар. Һәм алар өчен якты кояш чыкты – Камил укыган институт тулай торагының кечкенә генә бер бүлмәсе аларга үз ишеген ачты. Ике якның да әти-әниләре акчалата ярдәм күрсәттеләр, вак-төякне алырга булыштылар. Тик... алар яңа бүлмәгә күчәсе көнне яшьләр яшисе бүлмә түренә кайгы менеп утырды. Камил Рәдифтән үзе яшәгән фатирдан әйберләрне күчерү өчен машина сорады. Яңа тормыш, яңа бүлмә һәм сөйгән хатыны көтә иде аны...
                      * * *
Инде бу вакыйгаларга ун ел узды. Ания исә һаман узганнарга әйләнеп кайта торган булып калды. Рәдиф ул чакта тикшерүчеләрне дә, Камилнең әти-әнисен дә ышандыра алды. Машинасындагы тормоз системасы төзек булмавы турында белмәвен исбатлады. Чөнки машина әтисенеке булып, ул соңгы айда аны кабызмаган булып чыкты.
Ания ирен оныта алмады. Ун ел эчендә аның янына килеп, кулын сораучылар да булды, дус булып йөрергә дә тәкъдим иттеләр. Иреннән ике айлык авыры белән калган иде - тормышын улына багышлады. Телендә гел: “Улым, Шамил, алтыным!” гына булды. Хезмәттәшләре аны кияүгә димләделәр, егерме яшендә тол калган хатынны ачуланып та, әрләп тә карадылар, ул беркемне дә якын итмәде. “Мин яраткан, мине яраткан кеше берәү генә иде бу дөньяда” - дип, яшәвен дәвам итте. Беркөнне ул урамда Фәридәне очратты. Улы белән мәктәптән кайтып килә иде, яннарында машина туктады һәм аннан, елмаеп, Фәридә төште. Инде вакыт дәвалый башлаган идеме, алар Камилне искә алмаска тырыштылармы, юк-барны сөйләшә-сөйләшә Фәридәләр өе янына да җиттеләр. Рәдиф тә өйләнмәгән. Фәридә дә тормышка чыкмаганнар икән. Ул Анияне кунакка чакырды. 
–Башка вакытта килермен, Фәридә, бала бар бит.
–Ул безгә комачауламый ич, әйдә инде. Керегез, әйдә, узыгыз, - дип ул аларны фатирга барыбер алып керде.
Килеп керү белән узгандагы хатирәләр кара болыт булып Анияне уратып алдылар. Барысы да әле хәзер генә булган кебек бит. Менә ишек ачылыр да Рәдиф белән Камил килеп керерләр шикелле. Залдагы телевизорны кабызып, Шамилне анда керттеләр дә, аш бүлмәсенә уздылар. Фәридә чәй куйган арада Ания стенадагы фотоларны карый башлады. Элек болар юк иделәр бит. Менә Рәдиф Ләйлә белән. Тукта. Ләйлә Камилнең куенында утыра түгелме соң? Тагын ниндидер кызлар белән дә кочаклашып төшкән бит аның ире. Кайда, кайчан булган бу хәлләр? Ул сораулы карашы белән Фәридәгә төбәлде, тегесе кызарынып килде, тик бер сүз дә дәшмәде. Ишек ачылган тавыш ишетелде.
–Сеңел, мин кайттым, –Рәдифнең исерек тавышы колакны ярып керде. – О, нинди кешеләр бездә, - дип, Анияне кочакламакчы булды.
Борынга аракы катыш тәмәке исе килеп бәрелде. 
–Нәрсә, җирәнәсеңме әллә? Мин Камил түгел шул.
Ания дәшмәде. Бары монда керергә ризалашканына гына үкенеп куйды.
–Ләйлә тагын аның янына китте. Эх, яратмый ул мине, яратмый, - дип, Рәдиф өстәл янына килеп утырды.
–Ул сине беркайчан да яратмады, җүләр ич ул синең Ләйләң. Үлгән кешене шул гомер яраткач, –Фәридә аңа ачу белән карап алды.
–Ха-ха-ха.. Ания дә, син дә, ул да җүләрләр шул. Шәһәрдәге бер генә кызны да читкә тибәрмәгән Камил өчен һаман янасыз бит барыгыз да. Син ул җүләр, Ания түгел, ул бит аны үзенә өйләндереп, тол хатын дигән статус алып калды. Авырга да узып куйды. Ә сез, ә сез шуны да булдыра алмадыгыз бит, –Рәдиф инде кычкыра башлаган иде, ишектә Шамилне күреп туктады.
–Дәшмә. Рәдиф, дәшмә. Ләйлә, сине яратмыйча, Камил өчен көйгәнгә, көн дә аның каберенә барып йөргәнгә йөрәгең яна синең. Мә, тынычлан - дип, сеңелесе аңа аракы салынган стакан сузды. 
–Эх, кызлар, кызлар! Кем өчен янасыз бит сез, кем өчен. Ниндидер бер Казанова өчен, ә минем кебек гадиләрне күрмисез. Ләйлә дә аны, Камилне, ешрак күрер өчен минем янымда йөргән булган бит, юхаланып. Чыгып китегез, күзем күрмәсен барыгызны да, - диеп, ул аларны куа башлады.
Фәридә урамга кадәр озата чыкты. 
–Ания, гафу ит аны. Кичер. Ул бит Камилдән үч алыр өчен ватык машинаны аңа бирде. Камил вафат булса, Ләйлә аныкы булыр дип хыялланды.
–Фәридә, Фәридә... Ә сез, сез... минем хакта, минем булачак балам хакында берни дә уйламадыгызмы? Сез бит, сез... – Ания тотлыгып калды.
Улы янында ул “үтерүчеләр” сүзен әйтә алмады. Тел очында калды. Тик Фәридә аны аңлаган иде инде. 
–Мин дә бик яраткан идем аны. Хәзер дә аңа охшаган егетләрне эзлим.
–Ә минем улым атасыз үсә.
Хатыннар кинәт бер-берсен кочаклап алдылар. Ун яшендә генә булса да инде тормышны тирәнтен аңлый башлаган Шамил читкәрәк китте. Еласыннар. 
                     * * *
Ания зират капкасын ачып кергәндә якты иде әле. Эштән кайтуышлый кереп чыгасы булды. Алар улы белән аена бер тапкыр киләләр иде, бу юлы нигәдер аяклары аны, атна уртасы булуга карамастан, зиратка алып килделәр. Уң якка борылган иде, Камил каберенә куелган ташны кочаклаган Ләйләне күреп, туктап калды. Ун ел буе кап-кара күлмәктән йөргән Ләйләне ул урамда очраткалый иде. Тик аның ни өчен шулай киенүен Ания хәзер генә аңлады. “Ир бирмәк – җан бирмәк” дип әйтергә яраткан әбисен исенә төшерде. Үзе дә бит көне - төне елады. Баласын имезергә дә сөте булмады. Әти-әниләре, туганнары акыл өйрәтерләр дип, аларны ташлап, яңадан бу шәһәргә кайтты. Димәк, Камил аларның өчесенең дә яртышар җаннарын үзе белән алып киткән булып чыкты.
–Ләйлә! – дип эндәште ул акрын гына.
Кыз башын күтәреп карады да тагын аска иелде. Ташка куелган рәсемне сыйпап алды.
–Гафу ит, Ания. Тик минем монда килергә хакым бар. Мәхәббәтем йөртә мине.
–Бер Аллах кына беләдер безнең хәлебезне. Ул кичерүче, Ләйлә. Син дә мине гафу ит, арагызга кергәнемне белмәдем бит мин.
–Ул мине яратмады. Фәридәне дә. Ә сине яратты, Ания, яратты. Туйдагы вакыйганы хәтерлисеңме? Фәридә бит аңа минем хакта “ул авырлы” дигән, туйны өзәргә теләгән. Камил исә ышанмаган. Мин, чыннан да, авырлы идем, тик авырым төшкән иде инде ул чакта. Шуңа да арагызга кермәскә тырыштым.
Ярым пышылдап кына сөйләшеп утыручы хатыннарны зират каравылчысы килеп, куып чыгармаса, алар шулай күпме сөйләшеп утырган булырлар иде икән. 
“Мәхәббәт тә корбан сорый, артык каты яратырга ярамый” дия иде әбисе. Чынлап та, Ания дә, Ләйлә белән Фәридә дә киң дөньяны тарайтып, озын гомерләрен кыскартып, көтеп үткән буш төннәр белән яшиләр түгелме соң? Ләйлә белән хушлашкач, Ания улы янына ашыкты. Аның киләчәге, йөрәк ярасын төзәтүче баласы бар бит. Һәм кызарып таң атуы да, баласының елмаюы да, соклангыч мизгелләре дә булган  гомере дә бер генә...

Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев