Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Чүпрәле укучысы «Әнвәр Хәйри укулары» конференциясендә район тарихын барлады

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Фәннәр академиясе, "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фонды, "Сәләт" яшьләр үзәге сәләтле публицист, остаз, Сәләт хәрәкәтенең якын дусты Әнвәр Хәйри истәлегенә багышлап 2-3 нче декабрь көннәрендә «Әнвәр Хәйри укулары» исемендәге республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясен Алексеевск муниципаль районы Биләр җирлегендә уздырды.

Исламият белгече, тәрҗемәче, публицист Әнвәр Хәйри (Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин) меңләгән Сәләтле балалар һәм яшьләр үсешенә әйтеп-бетергесез өлешен кертте, алар өчен мөгаллим дә, остаз да, якын дус та була белде. Берничә дистә еллар дәвамында Әнвәр ага Сәләтлеләргә Биләр каласының файдалы казылмалары турында дәресләр укытты. Баксаң, бу дәресләр Багдад посоллыгы секретаре Ибн Фадланның язмаларыннан татарчага тәрҗемәләренә нигезләнгән икән. Әнвәр Хәйри балаларда Биләргә, аның тарихына, тарихи һәйкәлләрен карата мәхәббәт тәрбияләде.
Конференциянең мөхтәрәм кунаклары арасында тарих фәннәре докторы, археолог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Хуҗин Фаяз Шәрип улы, Биләр дәүләт тарихи, археология һәм табигать музей-тыюлыгы җитәкчесе Кутуев Әнәс Абдрахман улы, Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр hәм тарих институты доценты Шакиров Зөфәр Гомәр улы, Габдулла Тукайның әдәби музее җитәкчесе Төхвәтова Гүзәл Фәрид кызы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вәлиәхмәтов Хөсәин Хәсән улы, Бөтентатар иҗтимагый үзәге әгъзасы Курмашев Рифкать Габбас улы, Алексеевск районы хакимияте җитәкчесе - Мифтахов Рәвгать Җәүдәт улы катнашты. Конференциягә Әнвәр Хәйринең тормыш иптәше Альмира Хәйринең килүе бигрәк тә куанычлы һәм дулкынландыргыч мизгел иде.
«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә фәнни эшләрен яклап икенче этапка узган сәләтле укучылар көч сынашты. Алар арасында мин-Иске Чүпрәле муниципаль гомуми белем биру 1нче урта мәктәбенең 10 нчы "А" сыйныфы укучысы, Сәләт активисты, Чүпрәле балалар иҗат үзәге "Яшь журналистлар" түгәрәге әгъзасы- Сираҗева Айсылу, «Туган авылым - Чүпрәлем тарихы» исемле фәнни эшебез белән чыгыш ясап, жинү яуладым. (Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы).
Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычлары -Чүпрәле төбәгенең күп елларга сузылган тарихына ачыклык кертү. Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан Чүпрәле районының тарихы буенча эзләнүләр уздыру. Революциядән соң гына Сембер губернасыннан Татарстанга күчерелүче Чүпрәле районы, аның халкы, көнбатыш диалекты үзенчәлекләрен ачыклау. Туган төбәкнең тарихи чынбарлыгын күрсәтү.

Фәнни эшне яклау барышында сәләтеңне күрсәтеп, туган ягыңның тарихын сөйләп, яңа дуслар табарга була. Укулар бик матур һәм җылы үтте. Беренче көн Әнвәр Хәйри истәлегенә багышланды. Бу көнне Әнвәр абыйнын дуслары, гаиләсе аның белән бәйле булган бик матур, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Ул җәмәгать эшлеклесе, чын галим, бөек кеше иде. Шулай ук, Биләр дәүләт тарихи, археология һәм табигать музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. Экскурсияне музей җитәкчесе Әнәс Абдрахман улы Кутуев үзе уздырды. Кичен иҗади чара узды. Монда иҗатчылар яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Фаяз абый Хуҗин үзенең моңлы тавышы белән безне шаккатырды. Икенче көнне профессорлар, фән эшлеклеләре алдында үзебезнен фәнни эшләребезне тәкъдим иттек, экспертлардан файдалы мәгълүматлар тупладык. Шушы ике көн эчендә мин үзем өчен бик күп яңалык таптым. Каушарга урын калмады, чөнки конференция бик эчтәлекле узды. Чүпрәлемнең тарихы белән катнашучыларны таныштыра алуыма, фәнни эшемнең ТОП-3кә эләгүенә мин бик шат. Киләсе елга шулай ук, Әнвәр Хәйри укуларында катнашырга тырышачакбыз. Оештыручыларга зур рәхмәтебезне һәм соклануыбызны белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев