Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Әче хатирә

Диңгез ярындагы очраклы бер хәл Фәридәне үткәннәргә алып кайта...

Хикәя

Нурсолтан

Кояш нурлары йөземне артык кыздырмасын әле  дип, әйләнеп ятып, диңгез шавын тыңларга керешкән Фәридәне рәхәтеннән дусты аерды.

– Фәридә, бу ир-ат сиңа дәшә бугай, -диде ул.

Фәридә дә колак салган иде. “Фая, это вы?” дигән тавыш ишетте.

Кояш нурларын үзен иркә-ләүдән, ярга килеп бәрелгән дулкыннарның җылы тамчылары аягына бәрелү рәхәтеннән һич тә аерыласы килми иде хатынның.

– Фая, дип әйтә бит ул. Бу Сочида мине кем белсен, кит әле, -дип дус хатынын ачуланып та алды.

– Соң, ул синең яныңда басып ук тора бит инде, -диде тегесе.

Фәридәнең торып утырып, “Фая” дип дәшкән кешегә җавап бирүдән башка бер чарасы калмады.

Янында ук басып торган ир-ат йөзеннән таныш чалымнар эзләсә дә, табалмады үзе. Шуңа:

– Сез ялгышасыз бугай, -диде, дәшүченең үз телендә.

– Сез Фаямы, -диде ир-ат. –Сез 1985 елларда Чаллыда яшәдегезме?

– Мин Фәридә. Чаллыда аз гына яшәп алган идем, -дип җавап бирде хатын, теләр-теләмәс кенә. – Әмма мин сезне бер тамчы да хәтерләмим. Минем алай Фая булып йөргәнем дә булмады, сез, минемчә, ялгыштыгыз.

Ул арада янында гына кызынып яткан дус хатын Фәридәне номерга кайтырга чакыра башлады. Фәридә дә аңа иярәсе итте. Ә ир алар яныннан китәргә һич тә уйламады. Һаман Фәридәгә карап торуында дәвам итте. “Әллә нинди сәер кеше шунда. “Аучы”дыр әле, пляжда кемне эләктерим икән дип, ауга чыккандыр, -дип уйлап куйды Фәридә ачуы кабарып һәм тиз-тиз җыена башлады.

Ә ир болар артыннан кычкырып калды:

–Син Гәрмилене дә оныттыңмы Фая, кышның күз ачмаслык буранлы көне дә исеңдә юкмы синең?

Аның шулай диюенә борылып караган иде Фәридә, ирнең аягы урынында протез булуына игътибар итте. Бу да аңа берни дә сөйләми иде. Ул белгән исемнәрне, Чаллыны, аның янындагы поселокны атаса да, бу ирне белми иде хатын.

Кунакханәгә күтәрелгәндә бер номерда бергә ял итүче дусты Рәмзия дә кызыксына башлады.

– Син дөрестән дә бер нәрсә дә хәтерләмисенме? Яратып карый бит ул сиңа...-диде.

– Кит әле булмаганны, безнең яшьтә,- дип Фәридә көлде генә.

Тик шулай да күңелдә ниндидер тынычсызлык кереп оялаган иде инде. “Кем булыр бу ир-ат?” дигән сорау көя күбәләге сыман аны эчтән кимерә башлады.

Уйларын куарга теләп, ялгыш бер очракка гына кайтарасы итеп Фәридә исе китмәгәнгә сабышты. Кәефен төшермичә душта юынып чыкты, Рәмзия белән бергә кичке ашны ашап, аннан соң диңгез яры буйлап йөреп, кайтып яттылар. Тик күзгә инде йокы керергә ашыкмады. Көндез булган хәлне, ир-атның йөзен тагын бер кат күзалдына китереп, Гәрмиле поселогы белән бәйле үз тормышы вакыйгаларын искә төшерергә алынды хатын.

...Зур төзелеш барган елларда тормыш иптәше белән Чаллыда урнашып калырга иде аларның исәпләре. Ире КамАЗларның запас частьләрен ясаучы заводка эшкә урнашты. Фәридә исә аның янына авылдан 6 айлык баласы белән, яшәргә килгән иде. Ялгызы гына чакта тулай торакта яшәп торган Рәмис янына Фәридәне кертмәделәр, чөнки тулай торак ирләрнеке һәм ялгызлар өчен генә иде. Ерак бер туганнары аларны шушы Гәрмиле дип аталган поселокка, ялгыз яшәүче бер ир-атка өйдәш итеп урнаштырды.

Аһ, бер дә искә төшерәсе килми шул Фәридәнең ул елларны. Онытылды, үткәннәрдә калды, дип күпме сөенгән иде бит. Кайдан гына килеп чыкты инде тагын бу ир-ат?!  Ләкин, никадәрле генә онытырга теләсәң дә, үткәннәр, яшәлгән – алар барысы да синеке шул, беркая да китми, шунда күңел төпкелләренә күмелеп кенә кала. Җае чыкты исә шунда ук баш та калкыта. Фәридәнең дә бу шулай – бер-бер артлы аермачык булып, үзләре яшәгән кыегаеп барган өй дә, гомере буе (хәер, гомере дә нибарысы 18 ел гына да) бушка ашаган бәрәңгенең кечкенә бер чиләген 50 сумга сатып алуы да, өй хуҗасы – сакал-мыек баскан рус агае да аермачык булып күз алдында калыкты. Һәм теге, онытырга теләп тә онытылмаган  күренеш тә яңарды.

Гәрмиле Чаллыга якын гына бер авыл иде инде үзе. Автогигант аның кырыена килеп җиткән. Һәм якын елларда поселоктан халык Чаллыга күчеп бетәргә тиеш. Фәридәләр урнашкан өйнең дә хуҗабикәсе Чаллыга күченгән, ә хуҗа авылын ташларга теләмичә, бу йортта ялгызы гына яшәргә калган булып чыкты. Олы иде инде үзе, лаеклы ялга да чыккан, әмма һаман да эшләп йөри әле. Һәм салып алырга да бераз ярата торган кеше иде рус агай. Тик аларга зарары бер дә тимәде. Фәридә – авыл баласы ире кайткан җиргә ашарга мул һәм тәмле итеп пешерә, агайга да өлеш чыгаралар, керләр юганда аның да күлмәк-чалбарларын юа торган булып китте.

Шулай, озак тормабыз инде монда, фатир бирерләр, дип хыялланып яшәгән бер мәлләрдә Рәмиснең әнисенең авыруы турында хәбәр килде. Рәмис тә җәһәт кенә җыенды да, авылга китеп барды. Бер көн узды, ике... Рәмис килмәде дә, килмәде. Ире булмаса да Фәридә бабасы өчен (ул аны ни өчендер, әллә хөрмәт йөзеннәнме, “бабай” дип уйлый иде) ашарга әзерләвен дәвам итте. Эштән кайтуга бабай ашап ала да, кар керәргә чыгып китә, я булмаса йортында үзенә башка төрле эш таба, Фәридә белән әлләни аралашмый да иде. Ә көннәрдән беркөнне....

Ул кичне Фәридәнең кызы никтер көйсезләнде. Әллә эче авыртты шунда, әллә тыштагы буран тәэсиреннәнме – елады да, елады. Иртәнге сәгать өчләрдә генә изрәп йоклап киткән хатын бастырылудан уянып китте. Ә өстенә ауган әйбер җанлы – ул бабай булып чыкты. Әле ул авып кына да калмады. Чәчләре тузгыган, күзләре шашынган, үзе дер-дер килеп Фәридәнең эчке күлмәген салдырырга маташа иде. Баштарак берни аңышмый торган Фәридә  зиһене ачылып, бөтен көчен җыеп, аяклары белән аны этеп җибәрде.Бабай ишек кырына ук барып төште. Әмма ярсынган ир-атны бу  туктатмады – ул тиле кеше кебек хатын өстенә тагын аҗгырып килеп ятты. Фәридә дә аның һәр килүенә җавап бирә торды. Көчле иде шул ул чак –ир бер барып төште ишек төбенә, ике, өч. Хатынны көч белән ала алмаячагын аңлаган агай үз ягына кереп китте. Җәһәт кенә аннан чыгып Фәридә өстенә акча төргәге атты.

– Ал, ике айлык хезмәт хакым минем монда, ал, синеке булсын! Җәлме инде сиңа, бер йокла инде минем белән, - диде.

50, 100 сумлыклар бетөн идәнгә, урын-җиргә чәчелде. Бер сүз дәшмәде хатын. Каршысына килеп тезләнгән ирне тагын бер кат этеп кенә җибәрде. Берни дә барып чыкмаячагын аңлаган ир-ат та чигенде, тавышсыз үз ягына юл алды. Фәридә исә акчалар эчендә хәрәкәтсез һәм сүзсез утыруын дәвам итте. Аңлаган иде инде ул. Ир-атка ни кирәген дә, бары тик үзенең аңардан көчлерәк булуы аркасында гына җанына пычрак тидермичә калуын да аңлаган иде. Ул да булмады ир йоклый торган икенче бүлмә ягыннан ах-ух килгән тавышлар ишетелде. Ә бүлмә ишегенә бары тик корма-чаршау гына эленгән. Яшьлек, хатын-кыз кызыксынуы үзенекен итте – чаршауның ачык калган кырыеннан күз төшереп, ир-атның ни эшләгәнен карады Фәридә. Ә агай үз-үзен рәхәтләндерә, шуңа ах-ух килеп утыра булып чыкты. 

  Бераздан эше бетте бугай – агай олы яктан чыгып чүпрәк алды. Идәнгә тамган тамчыларны себерде. Чүпрәкне урынына куйды. Акчаларны җыеп алды.  Шунда кинәттән Фәридә каршысына килеп басты да чалбар каешын ычкындыра башлады. «Тагын нишләмәкче була инде», дип сагайган хатынга бетен барлыгын чыгарып селкеде.

– Кара син, менә, кара! - диде  йөрәкләнеп. – Ни эшләттең син, йә?

Шулчак Фәридә теләмәсә дә агайның оят җирләренең янып-күгәреп чыгуын күрде.

– Тибә-тибә шулай эшләдең бит син аны, - дип дәвам итте каһәрләвен агай. – Синдә генә булган инде алтын җимеш, җәлләп торасың!

Фәридәнең берсүзсез торуы тагын да ярсытты бугай аны, җикерә үк башлады.

– Мин нишләргә тиеш идем дип уйлыйсың? Өеңдә пәри кызы кебек гүзәл хатын таралып, күкрәкләрен чыгарып ятсын да.... Мин ир кеше шуны сүзсез генә күзәтергә тиешмени? Мин ир бит, ир!

Инде болай эшлибез, сиңа ул алтын җимешең шуның кадәр кадерле икән, минем эштән кайтышыма монда булмыйсың. Күзем күрмәсен! Балаңны да, үзеңне дә, иреңне дә монда бүтән күрергә теләмим!

Шулай йөрәкләнә-йөрәкләнә, өй ишеген шап итеп ябып агай чыгып китте. Фәридәнең әлегә кадәр, никадәрле сугышуга исе китмичә, йоклаган кызы уянды. Хатын аны кулына алып, күкрәгенә кысты. “Кая барырга?” Бу сорауга Фәридә башында печтеки генә җавап та юк иде. Ә каядыр барырга кирәк бит! «Монда калалмыйсың», диде агай. Әйтмәсә дә, Фәридә үзе дә калмас иде инде.

Күкрәк сөтен имеп, тагын йокыга киткән баласын ап-ак юрганга төрде әни кеше. Сумкасына бала чүпрәкләрен, аңа кирәк булачак әйберләрне тутырды. Үземә ничек тә ярар, туңмам да, катмам да дип уйлады. Тик кая барасы? Ире дә килми бит! Кичәгенәк почта бүлегенә кереп авылдагы күршеләренә шалтыраткан иде, алары әле аның кире шәһәргә китәргә уенда да юклыгын әйттеләр.

Борчуга төшкән хатынны ап-ак буран үз эченә бөтереп алды. Ыжгырыпмы-ыжгыра инде анысы да! Менә өченче тәүлек инде – һаман туктамый. Баласының йөзен юрган чите белән әйбәтләп, әмма сулыш йөрерлек итеп томалап, кул чанасына салды Фәридә. Һәм буран эченә кереп югалды.

Гәрмиледән Чаллыга илтәчәк трамвай юлына чыгу өчен шактый гына ара үтәсе бар иде шул. Сукмакларны буран каплаган. Әйтерсең лә, хатын тормыш авырлыгы белән көрәшә – үзенә сукмак сала-сала, кар ерып алга атлый, ә артыннан балалы чана сөйрәлә.

Нинди хәлгә төшүен, чит-ят җирләрдә бары тик үзе яраткан кеше өчен генә каңгырап йөрүен, ә аның шушы авыр хәлгә дучар итүен аңлаган хатын уйларга чумып алга атлавын дәвам итте. Әллә йөзгә бәрелгән кар өермәсе су булып ага, әллә күз яшьләреме – игътибар итәрлек хәлдә дә түгел иде. Трамвай юлына чыгып җитәм дигәндә артына борылып карады. Шунда үзен җәлләүләр, иренең хыянәте, иртән булган хәлләр – бер секунд эчендә юкка чыкты – чана буш иде. Баласы төшеп калган!

Дөньясын онытып, кулындагы сумкасын ташлап калдырып, Фәридә кирегә йөгерде. Буран ыҗгыруын басар төсле иде тавышы.

– Я, Аллам, кайда соң син!- дип илерде ул. Батты-чумды, егылды, билдән кар ерды... Ничек үзләре яшәгән йорт бусагасы төбенә килеп җиткәнен дә сизми калды – бала бер җирдә дә юк иде.

Бер киткән юлыннан, бу юлысы инде кардан аз гына калкып торган корыган үлән төбпләрен капшый-капшый, атлады. Шунда ерынты ярында кулы йомшак төргәккә орынды. Ак көрт эченнән ак юрган чите аз гына күренеп тора – тагын бераз соңга калган булса буран күмеп китәчәк иде. Ә кызы... Дөньясында, әнисендә, буранында һич гаме юк кызы битләрен алсуландырып йоклап ята!

Бу юлысы инде юрганга төрелгән баланы,  ярыйсы ук авыр булса да, күкрәгенә кыскан килеш атлады Фәридә. Трамвай юлына чыгып баскан иде – ник бер җан иясе булсын. Сумкасын эзләрлек хәле калмаган. Шулай нәүмизләнеп,  килеп чыкмасмы дип буран өермәсенә төбәлеп трамвайны ярыйсы ук озак көтте ул. Анысы килмәде дә, килмәде...

– Нигә авыр сулыйсың, нәрсә уйлыйсың соң? –дигән сорау Фәридәне әче хатирәләреннән аерды, бүгенге тормышка кайтарды. – Әллә теге ир-ат кереп оялады инде күңелеңә? – дип шаяртырга маташты дусты Рәмзия.

– Әкият сөйләмәсәнә, - диде Фәридә. – Ялгышып кына эндәште лә ул...

Шулвакыт кинәттән күз алдында яңадан Гәрмиле кырында трамвай көтеп торуы яңарды. Чү әле! Гаҗизлектән, чарасызлыктан, баласына салкын тимәсен дип кайгырудан үләргә эше җиткән Фәридә янына ул вакыт ир-ат килгән иде түгелме соң?! Бер аяксыз иде үзе... Култык таягына таянган ул ир-атның буран эченнән килеп чыгуыннан куркынып та калган иде әле Фәридә. Ә ул якында гына торган машинасында утырып, трамвай көтәргә тәкъдим иткән иде аларга. Бармаган иде. Бераздан ул яңадан килеп, аларны тартып диярлек үк алып киткән иде. Машинасын да кар каплап бара иде инде. Авырлык белән генә кереп утыра алганнар иде. Соң, бүген диңгез ярында күргән ир-ат шул кеше бит инде! Хатын Рәмзиянең сөйләнүенә колак та салмыйча, тагын уйларына кереп чумды...

– Трамвай килә алмас тиз генә. Юлларны кар күмгән. Әйдәгез, минем машинага утырыгыз, озактан бирле торасыз бит инде, -дип русчалатып үзенә ягымлы итеп дәшүдән сискәнеп куйды Фәридә. Әле күптән түгел генә бер агайның мәкерле тозагыннан котылган хатын күңеле кешелекнең бу беренче яртысына карата боз булып каткан һәм ышанмаска әйләнгән иде шул.

Ир-егет ничек кенә үгетләмәсен, риза булмады ул аның машинасына утырырга. Беркүпмедән ир-егет әйләнеп килде.

– Үзең катып үләргә карар биргән булсаң бер эшем дә юк, шунда тор. Ә менә бала белән алай эшләргә тиеш түгел син! – диде ул бу юлысы әмер бирә торган тавыш белән. Һәм култык таягына таянмаган кулы белән хатынның аркасыннан этеп җибәрде. –Әйдәгез, машинага утырыгыз, димен!

Буйсынудан башка чарасы юк иде Фәридәнең. Кызы да әллә кайчан уянды. Ашарга сорап көйсезләнә иде.

– Мин машинагызга утырып баланы гына ашатып алыйм да...- дип, яртылаш карга күмелгән машинага табан атлады.

Җылы иде эшләп торган машина эчендә.

– Сез тартынмагыз, миннән сезгә бер зарар да тимәс, чишенегез, -диде ир кеше. – Бирегез пальтогызны, башлыгыгызны, кагып керәм. Әллә битегезне салкын эләктерергә өлгергән инде, -дип Фәридәнең яңагына кагылды.

Хатын корт чаккан кебек тартылып куйды. Шулай булса да, әллә туңуы үзәгенә үткән – ирнең кулларының җылысын тоярга өлгерде. Шул җылыдан ничектер йөрәгенә тынычлык иңде кебек. Ул пальтосын да, башлыгын да салып иргә бирде. Баласын да чишендерергә кереште. Ярты көн буе юрганга төрелгән бала чишендерүгә киерелә-сузыла башлады. Моны күргән ир көлеп куйды.

– Менә әйттем бит... Үзегезгә кирәк булмаса да, аңа җылылык кирәк, -диде ул. – Сез аны имезегез, мин чыгып торам.

Тамагы туйган бала яткан җирендә үз телендә ыгылдап сөйләште, елмайды. Аның шулай үзенә карап елмаюына каршы никадәрле сагышлы булмасын, Фәридә дә җавап бирми кала алмады. Ул аны “Кызым, алтыным” дип назлап-сөяргә, уйнатырга кереште. Боларны күзәтеп торган машина хуҗасы “ Аһ, сез нинди матурлар!” дигәч кенә туктап калды. Ә тамвай һаман күренмәде. Хатынның сузылып-сузылып каравыннан ир дә аның нидән борчылганын аңлап алды.

– Килер инде ул. Мин дә бер дустымны көтә идем, -диде.

Һич тә сөйләшәсе килми иде Фәридәнең. Әмма аны бер тарафта да көтәчәк кеше юк, китәчәк җире дә юк – мәҗбүр иде бу адәмне тыңларга.

Ир-ат исә үзенең Геннадий булуын да әйтте. “Мин Фәридә”, дигәч, аңа “Фая икәнсең син”, диде.

Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән. Андагы сугыштан исән-имин кайткан. Туган якларында сөйгән кызы көтеп алган. Икәүләшеп Чаллыга килгәннәр. Завод төзегәндә егет биеклектән егылып төшкән. Бер аягын бот төбеннән кискәннәр. Сөйгәне дә егетне ташлап, дустына кияүгә чыккан...

Шуларны әллә тыңлаучы булганга, әллә башка бер сәбәптән бәйнә-бәйнә сөйләде егет. Сөйләп бетерде дә Фәридәгә карап тын калды. Күрде хатын – ул аның да шулай ук сөйләвен көтә...

Нәрсә дия ала иде соң Фәридә? Кыскача гына үзенең авыл баласы булуын, шәһәргә матур тормыш эзләп киткән ире артыннан килүен, ә аның кире кайтып китүе һәм һаман да килмәве турында әйтте дә, тынып калды.

– Ул сине яратмыйдыр, -диде Геннадий Фәридәнең ярасына тоз салып. – Яраткан кеше шуның кадәрле яшь, чибәр хатынын ташлап кайтып китмәс иде.

Дәшмәде Фәридә. Яшьләнгән күзләрен яшерер өчен тәрәзәгә борылды.

– Елама, - диде егет, –син түгел, аяксыз мин дә еламыйм әле.

Шулай диеп ул Фәридәнең чәчләренә кагылды. Назлы итеп. Соңгы арада гел тормыш авырлыкларына гына очрап торган Фәридә мондый җылы итеп кагылудан, җанга шифа биргән бу куллардан бөтенләй җебеп төшмәс өчен иренен тешләде. Ә күз яшьләре исә елга булып ага башлады.

Тынлыкны тагын Геннадий бүлде. Белгән кебек:

– Барыр җирең булмаса, әйдә миңа кайтабыз. Миңа заводтан “малосемейка” бирделәр. Фатир да якын арада булачак. Әйдә, яшәп торырсыз миндә, -диде. Һәм Фәридәнең җавабын да көтмичә:

– Юк-юк, хатыным бул, дип әйтмим. Булсаң да мин сиңа яхшы ир, кызыңа әйбәт әти була белермен, -дип өстәде.

Бу вакытта буран тынган, еракта трамвайның килүе дә  күренгән иде.

- Шул Геннадий бит инде бу ир! – дип, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Фәридә.

- Аһ, аллам, йокы бирмәдең чистый. Боргаланасың, көрсенәсең. Үзең берни сөйләмисең, – дип бу юлысы ачуланып тирги үк башлады бүлмәдәше. – Таң атты бит инде, йоклыйк әйдә, әзрәк.

Кая инде монда йокы! Аның бүген керфекләренә дә эленмәячәген аңлаган Фәридә урыныннан торып, балконга чыкты. Дөрестән дә, таң сызылып килә иде. Кояшның биек таулар артыннан чыгып, нурларының диңгез өстендә бер юл булып сузылуын күзәтте хатын. Әлеге алсу төсләргә кереп балкыган юл аны каядыр чакыра төсле. Аның шушы ал юлга баса-баса күз күрмәгән якларга атлыйсы килә. Эх, шунда, шушы юлның теге очында аны берәвесе көтеп торса икән...

Тагын көрсенеп куйды Фәридә. Дустының йокысын бүлмәс өчен бүлмәгә керәсе итмәде, шунда балкондагы тал чыбыгыннан үрелгән креслога утырды. Инде аның берни дә уйлыйсы килми иде. Уйласа Геннадийның “Миндә кал”, дигән тәкъдименнән уттан курыккандай куркып, чыгып йөгерүен, трамвайга шашкан кеше кебек барып кергәннән соң, Чаллыда кондукторларга тотылуын, ни билет алырга, ни штраф түләргә бер тиен акчасы булмавын, ничек җитте шулай авылга кайтып егылуын искә төшерергә кирәк иде. Ә яшь гомеренең шушы авыр чорын хәтереннән әллә кайчан сызып ташлаган иде инде ул. Дөресрәге, теләгән иде.

Ә Геннадийны исенә төшергәч менә аны тагын бер тапкыр күрәсе, язмышы ничек булганын сорашасы килеп китте. Өйләндеме икән аяксыз егет, балалары булдымы икән? Кызык бит...

Ә аны күрер өчен эзләргә дә кирәкмәде. Иртәнге ашта ук очраштылар. Аз гына аксап атлаучы ир-егет бу юлысы инде подносын тотып алар янәшәсендәге өстәлгә килеп утырды. Бу юлысы Фәридә сүзне үзе башлап:

- Ә мин сезне исемә төшердем, диде.

Аның болай диюенә каршы елмайды ир-егет.

- Ә мин онытмадым да, диде дә туктап калды.

Сүз ялганып китмәде. Бары тик ике дус кузгала башлагач кына Геннадий:

- Фая, мин сезне диңгез ярында көтәчәкмен, дип дәште.

Бу юлысы дусты өчен Рәмзия чәчрәп чыкты.

- Киләчәк ул, киләчәк. Сәгатен генә әйтегез дә...

- Тиле ахрысы инде син, дип йөзенә алсулык йөгергән Фәридә дустын сөйләвеннән туктатырга ашыкты.

- Ә нәрсә?! Барсаң соң! Беләсең килсә, монда күп кеше шундый очраклы романнар эзләп килә дә әле. Ә сиңа язмыш үзе каршыңа чыгарып куйды, диде Рәмзия, шелтәле тон белән. – Бүгенгегә планнарны үзгәртергә туры килә инде, -дип тә өстәде.

Шулай итеп Фәридәнең очрашуга барачагын хәл итеп тә куйды дусты.

Геннадий чакырган җир яр буендагы бер кафе булып чыкты.

- Сөйләшеп кенә утырабыз, бернәрсә дә кирәкми, дип бүлдерде Фәридә менюлар китабын карарга керешкән ирне.

- Сөйләргә сүзләрем күп. Башлый алырмынмы? Сөйли алырмынмы? Син бит Фая, бөтен тынычлыгымны, йөрәгемнең икенче бер яртысын үзең белән алып качтың теге вакытта, беләсеңме? диде Геннадий. Очрашу аны дулкынландырган да, каушаткан да иде.

- Мин бит сине бөтен Чаллыны бетереп эзләдем. Гәрмиленең һәр йортын йөреп чыктым.

- Ни өчен, дип сорап куйды Фәридә, аптырап.

- Үзем дә белмим. Әмма ап-ак карлар эчендә калган чәчкәгә охшаган сине бик күрәсем килә иде. Мин бит сине күзәтеп торган идем. Башта аптырадым. Рәтле кешенең эте дә чыкмаячак буран дулаган көндә бу кеше нишләп йөри икән дигән уй туды. Тукталышка җитәрәк син кире йөгерә башладың – сәеррәк бугай бу хатын дип уйладым. Кире килгәндә куеныңда төргәк күргәч – балалы икән, дидем. Шул балаңны саклап буранга аркаңны куеп басып торганда – җәлләдем. Җәлләвемнән сезне машинага алып килеп утырткач – гадилегеңне, сафлыгыңны күрдем. Оныталмадым. Гомер буе синең чалымнарыңны башка кешеләрдә эзләп, очрашканда танысам гына ярар иде, дип яшәдем. Очрашачагыбызны да белә идем. Үлә алмый идем бит инде мин сине тагын бер кат күрмичә!

Әллә ничек иде Фәридәгә ирне тыңлавы. Үзенең да күңелендә гел аны кемдер көтәдер, кайдадыр аны яратучы бардыр дигән хис яшәде бит. Әллә шуннанмы икән?

- Өйләнмәдегезме? –дип сорап куйды ул. Бу сорауның урынсыз икәнлеген дә белә иде. Шулай да сорады. Ир дә беравык уйга калды. Өйләнеп, 30 еллап бергә яшәгән хатынының ике ел элек кинәттән үлеп китүен тагын да бер моңсулык белән сөйләп китте ул.

Фаразлары да чынга ашкан ир-егетнең. Заводтан фатирны иң әйбәт җирдән биргәннәр аңа. Аягына тагын бер операция ясатып, протез да кия ала башлаган. Төзелеш институтына да укырга кереп инженер белгечлеге алган.  Баштарак шул ук – “литейный” заводта эшләсә, заманалар үзгәрә башлагач үзенең төзелеш оешмасын булдырган. Хәзер исә барлык эшләрдән дә читләшкән, дөресрәге, идарә итү дилбегәсен бердәнбер улына тапшырган.

            - Гомерләр үтеп бара бит. Бераз сәяхәт итим, дөнья күрим, сине тагын бер эзләп карыйм, дидем. Һәм менә, таптым да, дип йомгаклады үзенең шәхси тормышы турындагы хикәясен Геннадий.

- Ә син? Син теге юлсыз ирең белән яшисеңме соң? – дип сорады беркүпме тын торганнан соң.

Юк, яшәми иде Фәридә. Буранда югалып табылган кызын ялгыз башы үстерде ул. Анысы да инде кияүгә чыкты. Әнисенә оныклар бүләк итте. Гомеренең бу өлешен ялгыз башы кичсә дә, үзен бәхетле саный иде хатын. Яраткан эше, дәрәҗәсе, туганнары бар. Ул да иргә җавап итеп шулар хакында сөйләде.

- Әйдә бергә яшибез!

Ирнең бу тәкъдиме көтелмәгән, әмма бер тапкыр инде кайчандыр яңгыраган иде. Көлде Фәридә.

- Кызык сез. Бер булмаган, икенче булмый бит инде ул. Без иртәгә китәбез.

- Тагын качасың? Бу юлысы тагын сине югалтсам мин үземне гафу итмәм, дип Геннадий Фәридәнең телефон номерын сорады. – Минем тәкъдимем җитди, җавап көтәчәкмен.

“Безнең бергә булуны ничек күз алдына китерә аласыз соң”, дип сорамакчы иде Фәридә. Сорамады. Бары тик:

- Сез мине бөтенләй белмисез бит, -дип кенә куйды.

- Белгәнем җитә. Синең кемлегең, ниндилегең күзләреңдә бит, Фая. Мондый нурлы күзләр начар кешедә була алмый. Сине яратканымны да беләм. Тагын ни кирәк соң? Олыгайдык инде дисәң, кешенең нинди яшьтә дә сөепсөелергә, үзе теләгән кеше белән яшәргә хакы бардыр. Син дә ялгыз бит, мин дә, -дип Фәридә исеменнән үзенә-үзе сорау һәм шул сорауларга үзе үк җавап та бирергә кереште ир.

Кафедан чыгып алар диңгез яры буйлап атладылар. Бу якларда үсә торган пальма, кипарисларны төнге караңгылык аңлашылмаслык бер сихрилеккә төргән. Диңгез шавы бу сихрилеккә моң да өсти кебек иде. Хатынның кулларыннан алды ир. Теге вакыттагы кебек җанга таныш тынычлык иңде. Рәхәт иде Фәридәгә төз, зур буйлы ир янәшәсендә атлавы. Дөнья мәшәкате белән тулы башын аның күкрәгенә саласы килде аның. Шушы икәү генә атлаган сукмакның мәңге өзелмәячәген дә тели иде җаны.

Геннадий да атлаган саен аңа тагын да якынаеп, биленнән кочып, үзенә таба тартты.

            - Уйла Фая, минем әле сине бәхетле итәрлек көчем дә куәтем дә бар, диде.

Шулчак Фәридә иргә борылып караган иде, аның тыны йөзен өтеп алды. Иреннәре битенә тиеп китте. Мизгел эчендә “Ярамый” дип, акыл ымсына, аза башлаган күңелгә әмер бирергә өлгерде. “Сиңа килешми!”

Геннадий да Фәридәнең күңелендә бөтерелгән тагын бер уй барлыгын белми иде. Хатын да бик тели иде гомер көзендә генә булса да ир заты белән кушылып яшәүне. Аның кочагына кереп йоклауны, уянганда бергә уянуны, бергә чәйләүне, бергә әбәд, кичке ашларны ашауны. Чыгып китеп бергә йөреп кайтуны, серләр уртаклашуны. Җылы караш, тәмле сүз аның да җан ихтыяҗы да бит... Геннадий да туры килер иде әлеге аңа җан җылысы бирәчәк ир роленә. Тик... Геннадий бит ул! Гыйльметдин дә түгел, Гамил да. Әнә бит Фәридәгә дә “Фая” дип эндәшә. Үзенә “Гамил” дип эндәшсә Фәридә, яратыр микән?!

Әлеге уе аны сеңә үк башлаган кочактан тиз генә чыгарга мәҗбүр итте. Ир аның кинәттән болай суынуын аңламады. Бары тик:

- Теге чактагы кебек югалма Фая, зинһар югалма, -дип кенә ялварды.

Икенче көнне әле бип күпкә иртә булса да кунакханәдән тизрәк чыгарга күндерде дустын Фәридә. Номерны тапшыргач җилтерәтеп диярлек тимер юл вокзалына алып китте. “Самолетка билетлар алынган бит”, дип аптыраган Рәмзиягә: “Әйдә, мине тыңла, шулай кирәк”, дию белән генә чикләнде. Тегесе дә тыңлады.

Белә иде Фәридә, кунакханәдән әйтелгән вакытта гына чыксалар, холлда аларны тагын Геннадий көтәчәк иде. Аның төпсез диңгездәй үзенә чакырып торган зәңгәр күзләреннән аерыла алмаячагын да аңлаган иде инде ул. Бу юлысы “Әйдә, минем белән кал” дип ялваруы да кирәкмәячәген, үзенеке итәргә шушы бер сулышы җитәчәген йөрәге, җаны белән тоярга өлгергән иде. Шуңа качып китте ул. Тагын качты...

...Туган якларга алып кайтучы поезд тәгәрмәчләре генә Геннадий сүзләрен кабатлый иде: “Югалма, югалма! Сөеп-сөелеп яшәргә беркайчан да соң түгел. Соң түгел...”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев