Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Әдәби сәхифә

Авылымда бер кич

Җәйнең матур вакыты - август аеның җылы бер киче. Зәп-зәңгәр күктә түгәрәкләнеп тулган алтын ай йөзә. Ай яктысы нурлары җиргә әйтеп бетергесез матурлык өсти. Мондый хозурлыкны күрү өчен әлбәттә авылда , дөресрәге туган авылыңда булу кирәктер. Үзем авылда туып, малай чакларым, яшьлек елларым шунда үтсә дә , тормыш җилләре читкә...

Җәйнең матур вакыты - август аеның җылы бер киче. Зәп-зәңгәр күктә түгәрәкләнеп тулган алтын ай йөзә. Ай яктысы нурлары җиргә әйтеп бетергесез матурлык өсти. Мондый хозурлыкны күрү өчен әлбәттә авылда , дөресрәге туган авылыңда булу кирәктер. Үзем авылда туып, малай чакларым, яшьлек елларым шунда үтсә дә , тормыш җилләре читкә алып очырды. Шуңа да гомерем буе авылымны сагынып яшим. Анда кайтсам тәгәрәп үскән болыннарын, инеш буйларын, малайлар белән балык тотып йөргән "Бакырлы" елгаларын, кечерәк кенә, язгы карсуларыннан тула торган "Солдат" күлен әйләнеп узам. Авылымның изге зиратына кереп, әти-әнинең, әби-бабамның, якын кешеләремнең кабер өсләренә килеп хәл белешеп чыгам. Оныкларымны да алып чистартып калдырабыз. Аларга да, киләчәктә туганнарын, әби-бабаларын онытмыйча, һәр ел килеп торуларын аңлатам...

Урманнары, күле булмаса да

Матур як ул безнең Кәкерле.

Кешеләре күркәм, мәрхәмәтле,

Ипи-тозлы, баллы, шикәрле.

Шунда туып канат чыгардык без

Сулап үстек назлы һавасын,

Каз үләнле авыл урамнары

Яшьтән чыныктырды баласын.

Шушы матур кичтә дә без икәү ,оныгым Айваз белән. Бәрәңге бакчасының башында, хуш исле, яшел хәтфә үлән өстендә сөйләшеп утырабыз. Бер тамчы кадәр болыт та күренмәгән күк гөмбәзенең сихри яктылыгы, көннең дәвамы сыман, безнең алдагы манзараны ачык итеп күрергә мөмкинлек бирә. Әнә, бездән ерак түгел генә колыны белән ат, үлән ашап йөри. Җәйге эссе көннең һавасы суынып черки, кигәвеннәр басылганга сөенеп, яшь тай бертуктамый йөгерә, әнисе тирәсендә әйләнә дә имчәгенә үрелеп татлы сөтен имеп ала. Тагын сикергәләнә-сикергеләнә йөгерә башлый. Ераккарак китә калса әнкәсе кешни-кешни яшеп ала. Нинди матур табигый күренеш! Югары аңлы кешелек дөньясына үрнәк алырлык мисал түгелме соң?...

Алда бик үк якын булмаса да, күз шәйләрлек җирдә "Солдат" күле урыны күренә. Дөрес күл күптән юк инде. Заманында урындагы җитәкчеләргә исәпкә кермәгән җирләрне сукалап, эшкәртеп, чәчү кырларын зурайту, арттыру кирәк булган күрәсең. Һәр елны күл тирәсен эчкәрәк кереп боза-боза сереп, соңында күлне тәмам бетерделәр. Без, малай чакларда, җирләр кибеп җитәр-җитмәс матур, кояшлы көннәрдә күп вакытыбызны шунда үткәрергә ярата идек. Басуны бүлеп сузылган җәяүле сукмагында кешеләр эзелеп тормады. Яз айларында хатын-кызлар исә, җилкәләренә керләр салынган табак-тазларын куеп керләр юарга киләләр. Үлән өстенә җәеп, юган керләрен киптереп алып китәләр. Күл яны шаян сүзләрдән, җырдан, яшь кызларның кычкырып көлгән тавышларыннан бер дә тынып тормады. Без малайлар, үткән елгы сыер тизәкләреннән учак кабызып бәрәңге, кетәклектән чәлдереп килгән күкәйләрне пешереп тамак ялгап алабыз. Ул чактагы келдә пешкән күмерле бәрәңгене ничек пешергәне дә алыштырмас кебек.Шуңа да кечерәк кенә күлнең урыны онытылмас хатирә булып күңелдә уелып калган...

Яшьлектәге инеш буйларыннан

Урап киләм, кайтсам сагынып,

Көтә таллар башын суга иеп -

Яшел яулыкларын ябынып.

Инеш суы һаман ага шулай

Малай чакны искә төшереп,

Күпме учак ягылгандыр монда

Утлы көлдә шулпа пешереп.

Җәяүленең тар сукмагы илтә

Көмеш сулы "Солдат" күленә,

Керләр чайкый кызлар суга төшеп

Итәкләрен бәйләп биленә...

Тыныч кына тыңлап утырган оныгым, җанланып китеп, бер-бер артлы сораулар яудыра башлаганы, якында гына ,ләкин бик еракта калган вакыйгаларны, үткәннәрне искә алырга этәргеч бирә сыман.

-Бабай, әнә, кырлар уртасыннан сузылган урман полосасы турында сөйлә әле, ни өчен анда утыртканнар? Без оныгым белән 6 -7 йорты калган урам буйлап шул якка таба юл алдык.Үткән гасырның 60нчы елларында бу урамда утыздан артык йорт исәпләнә иде, ә авылда - 450 тирәсе. Минем әби-бабайларым да шушы урамда тордылар. Малай чагымда аларга кунакка йөрергә ярата идем. Гаиләдә беренче бала, ә әбием Бәдриҗамалның беренче оныгы булганлыктан, ул һәрчак сөенеп көтеп ала һәм татлы сыйлар белән кунак итә иде. Алардан ындыр буенда гына, авылымның иң зур, иң биек корылмасы булып агачтан эшләнгән җил тегермәне урнашкан. Җилле көннәрдә тегермән канатлары әйләнгәне авылның барлык почмагыннан да күренеп, он тартыру өчен, төрле яклардан, кайсы ат белән, кайсы сыер җигеп, кайсылары ике тәгәрмәчле арба тартып шунда ашыккан. Тегермән минем өчен аеруча да истә калган "кадерле урын" дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки он тарттыручы минем күршем Иният абый иде. Без аның улы Илгиз белән дуслар, бер сыйныфта укыдык. Буш вакытларда еш кына шунда барып, бодайдан ап-ак он булганын озак-озак карап тора идек...

Тегермәнне революциягә кадәр Иният абыйның бабасы Сәхипҗан үз акчасына эшләгән була. Колхозлашу елларында ул колхоз милкенә әверелә. Шуңа күрә тегермәнчене дә колхоз җитәкчеләре үзләре сайлап куйган һәм еш кына алышынып торган. Кулдан-кулга күчеп йөрегән тегермән тәмам эшләмәс хәлгә калгач, яңадан тегермәнчеләр нәселенә - Иният абый Сәхипҗановка тапшыралар.Ул аны күп көч куеп яңадан сафка бастыра. Төзекләндергәннән соң 70нче елларга кадәр армый-талмый, гаиләсе белән халыкка хөзмәт итте. Үзе олыгайгач, улы Нәбиулла абый эшләтте. 1973елда бөтенләйгә кирәкмәс булып калгач сүтеп ташладылар. Шуның белән үткән дәвердә озак еллар халыкка яшәргә дәрт-куәт биргән, канатларын горур җәеп утырган җил тегермәне авылымның тарихына матур истәлек булып кереп калды.

Авыл башындагы калкулыкта

Агач тегермәне күптәнге,

Әйтә алмый һичкем төгәл генә

Кайчан төзелгәне икәнне.

Нәсел манарасы булып балкып

Буыннардан күчкән буынга.

"Уңган тегермән!"- дип,тирә яктан

Мохтаҗ халык йөргән ак онга.

Шыгыр-шыгыр тегермән канаты

Салмак искән җилдә әйләнә.

Таш тәгәрмәч, бодай бөртегеннән

Хасил булган онга кинәнә.

Тегермәнче бик шат иде һәрчак

Яңа тарткан онның исеннән.

Эче дә ак, чәче дә ак булды...

Яшь бодайның оны төсеннән.

Тегермәннән ерак түгел урман полосасы сузылган . Ул "Иске йорт" болыныннан башланып 1 чакырым араны биләп, ике авылның ызаны (чиге) булып тора. Үткән гасырның 50нче елларында утыртылып бүгенге көнгә кадәр, урмансыз авыллар өчен чүлдәге оазис шикелле хезмәт итә. Җәй көннәрендә авыл кешеләре шунда җир җиләгеннән авыз итте, файдалы үләннәр туплады, каеннарын сындыра- сындыра себерке җыйды. Без малайлар сыерларның башыннан бәйләп сыер саклап йөрдек. Миләш, каен, усаклар арасында малларга ашарга үләннәр мулдан ,ә безгә уйнар өчен ирекле урын зур. Җәйге матур кичләрдә, кызлар-егетләр кичке уенга җыелып ял итәләр иде. Их, гомер агышлары!

Ул вакыттагы ак күлмәкле сылу каеннар...Һаман да шулай толымнарын салындырып, "Кызыл Мәскәү"ле хушбуй исләренә кушылып, кабатланмас, бары тик каеннарга гына хас, күңелләрне ымсындырып, үзләренә тартып китерәләр дә битләреңнән, күзләреңнән үбә-үбә, колак очларыңа йомшак яфраклары белән орынып, яшь чактагы кебек, нидер пышылдыйлар сыман...Алар олыгайган. Яннарында яшүсмер үсентеләре, малай-кызлары үсеп чыккан. Нәкъ үзләренең яшь чаклары. Димәк, Җиргә матурлык биргән бизәкләр чылбыры дәвам итә... Шатлыклы да, кадерле дә, ымсындыргыч һәм гыйбрәтле дә!

Яшьлектәге безнең ак каеннар

Әнә ничек, баскан тезелеп.

Башларымнан сыйпап кала алар

Исәнләшкән кебек иелеп.

Авыл башы сылу каеннары

Ак күлмәкле кызлар төсендә,

Яшел үлән үскән каенлыкның

Икәү салган сукмак өстендә.

Кошлар моңы сеңгән каеннарга,

Яфраклары көйли шуларны.

Яшьлектәге кебек җыр тарала...

Искә алам үткән елларны.

Авылымның матур киче төнгә авышты. Оныгымның җилкәсенә кулымны салып, әкрен генә яшьлегем узган урамга кереп барабыз. Урамның очында ук йорт-җирсез калган ялгыз кое тора. Бер гасырдан артык татлы, йомшак,чиста сулы булганга тирә яктан чәй суына шунда йөределәр. Мин дә шул судан чәй эчеп үстем. Безнең өйдән шактый ерак булсада әнием яшьрәк чагында, көянтә асып суга монда килә иде...Авылга кайтканда исә әле дә тәмле судан авыз итеп, тутырып алып китәм. Әбием Бәдриҗамал исән чакта миңа сөйләгәне хәтеремдә калган: улым, бу коены җәйге көндә әтием казыды, ә мин ялан аяк, чиләк белән сулы балчыгын йөгерә-йөгерә ташыган идем...

Әбиемнең туган нигезе бу. Ул вакытта аңа 13 яшь була. Биш яшеннән әнисе үлеп - ятим кала, (бала тапканнан соң өзлегеп иртә вафат була).Аңа тигән әче язмыш, бик яшьли балачагын оныттырып,олылар башкара торган йорт-җир эшләрен үз җилкәсендә тартып барырга туры килә. Үги ананың яшь кызчыкка күрсәткән салкын мөнәсәбәтеннән, көче җитмәс хөзмәттән, сабыйның әрнегән йөрәгеннән шыткан рәнҗү, түгелгән күз яшьләре нигез туфрагына тамып тирәнгә-тирәнгә сеңгәндер. Бәлки шуңа да Ходай Тәгаләнең кешеләргә тәмле, шифалы суын эчерергә, тәннәренә, җаннарына шифа-сихәт тиярлек бетмәс байлыгын шушы коега туплап биргәндер. Үгилек ачысын күргән ятимнәрнең күз яшьләре җирдә ятмый бит...

****

Ерак юлдан килеп арыган мосафирлар сыман, төнге ябалаклар кебек, еракта калган, ләкин онытылмас хәтирәләр кочагында, югары очтан салмак атлап кайтып киләбез.Серле тынлыкка чумган авыл урамы йокыга талган. Заманында бер генә буш йорт та булмаган, берсеннән-берсе матур өйләр, шул өйләрдәге туганнар шикелле күршеләр, өскәмәягә кич утырырга чыккан әбиләр дә, яшь кызлар-егетләр дә күренми.Әйтерсең лә кырдан арып кайтканнар да татлыйокыгаталганнар. Хәттә этләр эргән тавыш та ишетелми. Ә бит, без яшь чакта кич йөреп, соңгарак калып кайтсаң, тирә-күршеләргә белгертмичә генә кереп ятырга уйласаң да мөмкин түгел иде. Урам этләре дәррәү кубып төнге "кунакны" каршы алып озатып кала иделәр. Хәзер алар бөтенләй күренми диярлек, чөнки өйләр буш калган, ишекләре кадакланган, бикләнгән. Тәрәзәләре серле, караңгы. Бу өйләргә инде бер кайчан да яшәү җиле өрмәс, тормыш җанлылыгы монда уянмас кебек. Кызганыч, ләкин чынбарлык. Хуҗасыз калган буш йортлар әкренләп ишелеп, юкка чыга бара... Күңелләрне моңсу, сагышлы хисләр били. Мин аларны оныгыма сиздерәсем килмичә иңеннән кочып, армиягә озаткандагы шикелле, туган нигеземә җитеп киләм. Чү! Кайдандыр, түбән очтан, нәкъ яшь чактагыча гармунга кушылып җыр ишетелә. Бу таныш моңнар агышы әйтерсең лә ерак-ерактан, ярты гасырдан күбрәк еллар аша кайтаваз булып яңгырый сыман.

Уйнат дустым гармуныңны

Җырлармын моңлы итеп.

Авыл урамнарын икәү

Үтәрбез шаулы итеп.

Уйна дустым, уйна тартып,

Җырлап бер узыйк әле,

Яшьлектәге урам көен

Яңартып сузыйк әле.

Шундый сокландыргыч сихри төндә, авылымда үткән яшьлегемнән кайтып килешем. Күкрәкләргә тулган саф һава барлык күзәнәкләрне уятып, әйтеп бетергесез шатлык, энергия, күңел күтәренкелеге өстәп җибәрә. Их, гомер агышлары...Онытылмас эзләр салып, тормыш дәрьясыннан агасын да агасын. Бар нәрсәне дә үзеңчә үзгәртергә сәләтле булган, КЕШЕгә бер килә торган кадерле ВАКЫТның алтын боҗралы чылбыры... Тик бу чылбыр очсыз түгел, һәркемнең үзенеке. ХОДАЙ язганча...

Урамнарын урап узам

Авылга кайтсам әгәр.

Эзләп яшьлегем эзләрен

Әйләнәм таңга кадәр.

Монда минем туган йортым.

Канат чыгардым, үстем.

"Иске йорт" каеннарының

Агызып суын эчтем.

Иң бәхетле бала чаклар

Калган үткән заманда.

Тик ул еллар хатирәсе

Истән чыкмый һаман да!

2017ел.Чүпрәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев