Язгы кыр эшләре тег белән яңалыклар
-
Чүпрәле басуларында язгы кыр эшләре киң колач алды
Басуларда язгы кыр эшләре киң колач алды. Быел район игенчеләре 44072 гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиеш. Аның 29128 гектарын бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар били. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 9 процентында эш башкарылды. 3401 гектар мәйданда (12 %) бөртеклеләр чәчелде.
-
Дементьевлылар кырга чыкты
-Көннәр җылы тора, тиздән уҗым культураларының тамырлану чоры башлана. Шуңа күрә өстәмә тукландыру чарасын ашыктырырга кирәк. Дөрес, кырларның өлгереше төрле участокта төрлечә, аларны сайлап булса да минераль ашлама сибүне башлап җибәрдек,- ди җаваплылыгы чикләнгән "П.В. Дементьев исемендәге агрофирма" җәмгыятенең баш агрономы Виктор Митрошкин.
-
Чүпрәледә язгы кыр эшләре дәвам итә
Район басулары техника гөрелтесенә күмелгән. Эш темпы да кызганнан- кыза бара. Язның иртә килүе, игенчеләрдән җирдәге дымны саклап калу хәстәрен күрергә, уҗымнарны вакытында тукландырырга, шул ук вакытта чәчү эшләрен тиз һәм югары сыйфат белән башкаруны таләп итә.
-
Чүпрәледә язгы кыр эшләре башланды
Беренче мөмкинлекләр булу белән "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасы, "Цильна" һәм "ТрансПорт" җәмгыятьләре районда алдынгылардан булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Көннәрнең җылы торуы туфракны тиз өлгертә. Шуңа да уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәр хуҗалыкта диярлек кызу темпта бара.
-
Чүпрәле игенчеләре язга әзерләнә
Механизатор ел әйләнә киеренке хезмәттә. Аның тырышлыгы барәбәренә ашлык үстерелә, терлек азыгы әзерләнә, ил табынының муллыгы да, сәясәттә тоткан урыны да аның тынгысыз фидакарь эшенә бәйле.
-
Чүпрәледә язгы кыр эшләренә керештеләр
Иң беренчеләрдән булып, елдагыча, язгы кыр эшләрен "Цильна" җәмгыяте башлап җибәрде. Күпьеллык үлән культураларын тукландыруга "МТЗ-1221" тракторларында Илгиз Миначев белән Фәнис Вәлиев чыкты.
-
Язның бер көне ел туйдыра
Хәзер район аграрчылары өчен иң җаваплы чор. Язның бер көне ел туйдыра, дип халык юкка әйтмәгән. Моны игенчеләр үзләре дә аңлый.
-
“Күңел басуга ашкына”,-диләр механизаторлар
Бүген "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы составындагы "Городище" филиалы эшчәннәренең төп хезмәте машина-трактор паркына юнәлгән. Кырга чыгарга тиешле техниканы төзекләндерүдә эшләүче механизаторлар иртәдән кичкә кадәр соңгы әзерлек күрәләр.
-
Чүпрәледә язгы кыр эшләре башланды
Агымдагы елда район буенча 8109 гектар чәчүлек мәйданының 1306 гектарында-көзге арыш, 245 гектарында-тритикале, 6558 гектарында- көзге бодай, 8677 гектарында күпьеллык үлән культуралары били.