Чепкас-Илмәт авылы мәчетенең 20 еллыгы билгеләп үтелде
Соңгы елларда җәмәгатьчелек тарафыннан дингә караш нык үзгәрде. Әледән әле дини бәйрәмнәр, төрле чаралар уздыру моңа бер дәлил булып торса,авылларыбызда иман йортларының-мәчетләрнең олы юбилейларын билгеләп үтү күркәм бер күренеш алды. Үткән якшәмбе Чепкас-Илмәт авылы мәчетең дә 20-еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.