Чүпрәледә кайнар нокталарда катнашучыларны искә алдылар
Безнең районнан Әфган сугышында- 201, Төньяк Кавказда- 215 һәм Осетия Республикасындагы канлы вакыйгаларда 9 солдат катнашты. Быел районда беренче мәртәбә сугышчан хәрәкәтләрдә хәрби антларын үтәргә туры килгән ветераннарны хөрмәтләделәр, яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.