Җирләр нәселдән-нәселгә күчәчәк
ТР Дәүләт Советында "Нәсел утарлары" турында закон проекты әзерләнә. Әлеге проект тормышка ашса, теләгән һәр кешегә дәүләттән җир алып, аны теркәү хокукы биреләчәк. Әмма, җир кишәрлекләре нәселдән-нәселгә күчәчәк һәм аны сатып булмаячак, закон проекты шуны таләп итә.