Инвалид-баланы карау өчен айлык түләүләр 5500 сумга кадәр арттырылды
Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның январь аеннан "Балачактан ук I төркем инвалид бала яисә инвалид бала караучыларга ай саен пособие түләүләре турындагы" Указга кул куйды. Әлеге Указ нигезендә инвалид бала караган ата-анага (уллыкка алучыга) яисә опекунга (попечительгә) пособие- 5500 сум, ә башка затларга 1200 сум күләмендә билгеләнә.