Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле авылларга чыга
Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2014 ел дәвамында республика авылларында максатчан программа буенча төзелгән Мәдәният йортларында концертлар белән йөриячәк. Әлеге иҗади марафон 2014 ел-Мәдәният елы кысаларында башкарыла.