Чүпрәледә балалар иҗат йорты төзелеше дәвам итә
Туган төбәгебез һаман саен үзгәрешләр кичерә. Моңа мисал итеп, соңгы елларда районда башкарылган эшләрне күп тапкырлар санадык. Җитәкчеләр әйтүенчә, алар соңгысы түгел. Якын киләчәктә Чүпрәледә күп кенә җитештерү предприятиеләре ачылачак, сәүдә-сәнәгать биналары төзеләчәк.