Казан шәһәренең диабет үзәгеннән Чүпрәлегә табиб-эндокринологлар килә
Белгәнебезчә, шикәр чире бүген иң актуаль проблемаларның берсе булып санала. Авырулар арасында да ул өченче урынны били.
Планетада яшәүче барлык халыкның өч процентка якыны әлеге чирдән җәфа чигә. Россия Федерациясендә ул күрсәткеч дүрт процент тирәсе. Бүгенге көндә Чүпрәле районында шикәр чире белән авыраучы 460 кеше яши.Тикшерүләрдән күренгәнчә, бу саннар әле төгәл түгел, ә "айсберг" ның түбә өлеше генә, аның аскы өлешен әлегә үзен авыру дип санамаган авырулар хасил итә. Авыруның башында кеше күп билгеләргә игътибар итеп бетерми. Чөнки хәлсезлек, авыз кибү, тирләү, йокысызлык яки ашагач йокы басу, тән-баш авыраю күп авыруларга хас билге. Кеше үзенең халәтенә әкренләп күнә, шул хәленә яраклашырга тырышып азрак эшләргә, күбрәк ятып тору ягын карый. "Мин тиз арыйм шул, йөрәгемнең дә хәле юк, буыннарым сызлый, күзләрем дә начар күрә" дия башлый. Хәле тәмам начарая башлагач кына табибка мөрәҗәгать итәргә, дигән карарга килә. Күп очракта авыру тирәнгә китеп, өзлегүләр дә барлыкка килә башлаган була инде. Бу еш кына баш мие инсульты, йөрәк инфаркты, күзләрдә төрле өзлегүләр (сукыраюга кадәр), бөерләрнең эштән чыгуы, яисә аякларда кан әйләнеше бозылып, сиземләве кимеп яки югалып гангрена башлану булырга мөмкин.
Хәзерге вакытта шикәр чирен дәвалау максатыннан хөкүмәт төрле программалар кабул итә. Шушы программа нигезендә бушлай диагностикалау һәм дәвалану өчен бөтен мөмкинлекләр булдырыла. Шундый авыру белән җәфа чигүчеләргә ярдәм итү йөзеннән, агымдагы елның 10 апрелендә Казан шәһәренең диабет үзәгеннән эндокринолог- табибларның килүе көтелә. Алар түләүсез рәвештә авырулардан анализлар алып тиешле киңәшләрен, тәкъдимнәрен бирәчәкләр. Әлбәттә, хөкүмәтнең мондый ярдәменнән файдаланып калырга кирәк. Үзегезнең сәламәтлегегезгә битараф булмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев