ОРВИ, ОРЗ һәм грипптан ничек сакланырга?
Һава торышына ышаныч юк: бүген салкынлык -10 градуска кадәр төшсә, иртәгесе көнне термометр телләре +5не дә күрсәтергә мөмкин.
Бу сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, ОРВИ белән авыручылар саны арта, бигрәк тә кечкенә балалар авырый, диләр табиблар.
Салкын тиюдән, грипптан ничек сакланырга соң? Әлеге киңәшләр сезгә авырудан сакланырга һәм тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итәр.
1. Өйдә утырырга. Терелеп беткәч кенә эшкә, укырга барырга кирәк.
2. Битлек кияргә. Әгәр дә өйдә утыру мөмкинлеге юк икән, битлек кияргә кирәк булачак. Аны һәр 4 сәгать саен алмаштырып тору зарур. Сәламәт кешеләргә исә битлек киеп йөрүдән бернинди файда да юк. Ул организмны вирус керүдән саклый алмый.
3. Авырган чакта кул биреп күрешү, кочаклашу, үбешү тыела.
4. Төп профилактик чара булып бүлмәләрне җилләтү санала. Һава алмашы вирусларның күләмен киметә, бер үк вакытта авыру очрагы китереп чыгарырга да мөмкин. Без бит вирусны һава аша күчә дибез. Әгәр дә өйдә авыру кеше бар икән, бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.
5. Кварц куллану. Ультрашәмәхә нурлар вирусларны үтерә, юкка чыгара.
6. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз.
7. Дезинфекцияли торган чаралар белән өй-бүлмәләрне юып-җыештырып алу кирәк. Еш куллана торган уртак әйберләрне (уенчыкларны да) дезинфекцияләүнең нәтиҗәсе була.
8. Һәркем үз организмын яхшы белә. Нинди витаминнар эчәсен табиб белән дә киңәшләшергә мөмкин. Кемдер гомеопатик препаратлар, умартачылык продукциясе, фитоиммуномодуляторлар, интерферон препаратларын куллана. Халык медицинасына да өстенлек бирүчеләр җитәрлек.
Әмма балаларга профилактик даруларны табиб киңәшеннән башка бирергә ярамый. Бу йөкле хатыннарга да кагыла. Ана һәм яралгы өчен куркынычсыз булса гына профилактик дарулар һәм башка төр саклану чаралары куллана аласыз.
Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен витаминнар комплексы, аскорбин кислотасы ярдәмгә килә. Аскорбин кислотасы әчетеп тозланган кәбестәдә, цитруслы җимешләрдә, баллы болгар борычында күп. Кәбестә салатлары да иммунитетны арттыра.
Профилактика өчен рационга сарымсак, суган кертү дә файдалы булачак. Көнгә ике тырнак сарымсак ашау авыз куышлыгындагы бактерияләрне юкка чыгара. Яшелчә, җиләк-җимешләрне көн саен ашау организмда матдәләр алмашына яхшы тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев