Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Сәламәт яшәү рәвеше

Эсседә саклану кагыйдәләре

Әгәр дә һава температурасы 30 һәм аннан да югары булган очракта, без үзебезне начар хис итә башлыйбыз.

Кем өчендер югары температура үлемгә дә китерергә мөмкин, шуңа да үзеңне һәм балаларыңны эссе сугудан ничек сакларга? Әлеге сорауга Чүпрәле районы үзәк хастаханәсе табиб – терапевты Салават Әхмәтшин кыскача аңлатма бирде. 
-Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эссе сугудан үлем очраклары буенча төп хәвеф төркемнәре билгеләнгән, болар: өлкәннәр, ялгыз яшәүче кешеләр, йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә һәм психик авырулар белән авыраучы пациентлар. Кызуда, иң беренче чиратта, физик активлыкны киметергә һәм сыеклык эчүне арттырырга кирәк. Бигрәк тә өлкәннәргә суны ешрак эчәргә кушыла. Эсседә алкоголь, спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә. Кояш тәэсиренә тиз бирешүчән кешеләргә артык кызу вакытта - 12 - 18 сәгатьләрдә - ачык һавага чыкмыйчарак тору хәерле. Кием сайлаганда, җиңел һәм табигый тукымадан тегелгәннәргә өстенлек бирү киңәш ителә. Баш киеме кимичә чыкмаска тырышырга кирәк. Туклануга килгәндә, майлы, баллы һәм авыр эшкәртелә торган ризыкларны артык кулланмагыз. Төп ризыклар - бик кайнар булмаган җиңелчә ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш. Мөмкин булганда, сулыклар тирәсендә булу яхшы. Балаларга ярты сәгать саен зурлар күзәтүендә су коену тәкъдим ителә. Эсседә гипертония кризына нинди сәбәпләр китерергә мөмкин һәм моны ничек булдырмаска? Артериаль гипертония белән авыраучы кешеләргә физик йөкләнешне һәм нерв-психик яктан артык йөкләнеш алуны киметергә тәкъдим ителә. Җәйге чорда дару препаратлары дозасын киметергә яисә аларны куллануны бөтенләй туктатырга тырышмагыз, моны фәкать дәвалаучы табиб киңәше белән генә эшләргә кирәк. Авыру кешеләргә артык иелеп һәм башны аска төшереп эшләргә ярамый, чөнки бу кан басымын кинәт күтәрәчәк. Баш авырта башлау гипертония кризы башлану белән бәйле дигән сүз түгел, шуңа күрә кан басымын үлчәмичә дару эчәргә ашыкмагыз. Баш авыртуы югары кан басымы булу билгесе генә түгел, ә артык арыганлыктан, стресстан да булырга мөмкин. Йөрәк ишемиясе авыруы булганда эсседә стенокардия өянәге килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә? Өянәкләр китереп чыгаручы факторлардан: физик һәм эмоциональ йөкләнеш, эссе сугу, җил, ризыкны артык күп куллану, кофе эчүдән тыелырга кирәк. Йөрәк кан-тамырлары системасында патологияләре булган кешеләргә көн үзәгендә эсседә (сәгать 11 дән кичке 4 кә чаклы) урамга чыкмаска кирәк. Әгәр дә бу бик мөһим булса , нәрсә эшләргә? Күләгәдә булырга тырышыгыз. Җиңел, иркенрәк, ачык төстәге кием киегез, муенны каплап, кысып торган, тар күлмәк, тыгыз каешлар булмаса яхшырак. Башыгызга кепка, панама яисә яулык бәйләгез. Гадәттә, баш артык кызса, эссе суга. Эсседә бары җиңел азык һәм аз күләмдә кулланырга. Эсседән салкынча судан файдаланып котылу ягын эзләмәгез. Бу кан тамырлары өстәмә кысылуга китерергә мөмкин. Көн дәвамында өстегезгә пульверизатордан җылымса гына су бөркеп торырга мөмкин. Нәкъ менә шундый су, күзәнәкләрне (бик вак тишемнәр) ачып һәм тирене сулатып, тире өстеннән май катламын ала. Эсседә нәрсә эчәргә? Күп эчегез. Гадәттә без көненә 1,5 литр тирәсе сыеклык эчәбез. Әмма эсседә сыеклык күләмен якынча өч тапкыр арттырырга кирәк. Чиста газсыз су - җәен иң файдалысы һәм куркынычсызы, хәер, бу елның теләсә кайсы вакытында да шулай. Әле яңа чыгарылган (сыгылган) соклар файдалы матдәләр күләмен күпләп саклый. Эсседә балаларның ашыйсылары килми, шуңа күрә аларга күбрәк эчәргә бирегез, үзегез әзерләгән натураль морслар (мүк җиләгеннән, нарат җиләгеннән) булса яхшы. Ә менә соклар, бигрәк тә аларга шикәр кушылган булса, сусауны арттыра гына. Шуңа күрә соклар бирүне көненә 200 мл. га чаклы чикләргә кирәк. 
Эсседә шулай ук алкоголь, шул исәптә сыра, газлы, татлы эчемлекләр кулланырга да киңәш ителми. Тагын берничә киңәш: Бинага кайнар һава тәрәзәләрдән үтеп керә. Шуңа күрә аларны көндез ябып торырга, ачык төстәге пәрдәләр эленгән булырга тиеш. Тәрәзәләрне төнлә, һава температурасы бераз төшкәч ачсаң яхшырак. Күбрәк иртән һәм кичен хәрәкәтләнегез. Әлеге киңәш эссе җәйдә бик сәер тоелыр. Әмма шундый эсседә хәрәкәтсез тормыш гипертония
йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм тромбоз авыруы көчәю хәвефен арттырырга мөмкин. Балага эссе сукканда төп билгеләр - тән тиресе кызара, температура күтәрелә, хәлсезлек, сәбәпсез киреләнә, укшый, тыны кысыла, көзән җыера яисә хәтта бала һуштан язып егылырга мөмкин. Әлеге билгеләр күренгәндә баладагы өс киемнәрен салдырырга, аны горизонталь халәттә яткырырга, тәнен дымлы салфетка яисә суда чылатылган сөлге белән ышкырга һәм һәр 5-10 минут саен эчертергә кирәк. Салкынча газсыз эчемлекләр дә ярый: су, чәй (сыек), җиңелчә генә әчкелтем компот яисә аз гына тоз салынган су (изотонический раствор).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев