Эболадан сак булыгыз!
Бу көннәрдә кешелекне Эбола дигән вирус интектерә башлады. Төрле ил галимнәре дә әлеге авыруның кайдан килеп чыгышын, аның борынгы тамырларын өйрәнергә кереште. Әлбәттә, йогышлы авырулар барысы да куркыныч. Вакытында туктатмасаң, бөтен кешелеккә афәт яный. Тиф, сары, себер язвасы һәм башка шундый авырулардан күпме кеше кырылган! Соңгы вакытта радио, телевидение һәм...
- Гүзәлия Рәшитовна, Африка илләрендә килеп чыккан һәм безгә таныш булмаган бу авыру планетадагы меңәрләгән кешенең гомерен өзде инде. Әлеге вирус һәм аннан ничек саклану турында нәрсә белергә соң? Алдан ук шул хакта сөйләп үтсәгез иде?
- Әйе, бүгенге көндә Гвинея, Либерия, Сьерра-Леон кебек җылы экзотик илләрдә йогышлы Эбола бизгәге котыра. Бу авыруны йоктырган кешенең исән калу ихтималы бик аз дисәк тә була. Эбола теркәлгән 14098 очракның 5160-ы үлем белән тәмамланган. Әлеге саннарны Дөнья Сәламәтлек Оешмасы 25 октябрьдә китергән иде. Шунлыктан, әлеге куркыныч чир таралуын искә алып, Роспотребнадзор чит илләргә чыкканда кайбер мәгълүматларга колак салырга киңәш итә. Әгәр дә экзотик илләргә бармый калмаудан башка чара булмаган очракта, медицина битлеге белән файдаланырга, югары температуралы кешеләр белән аралашудан тыелырга куша. Бинаны даими җилләтеп тору, шәхси гигиена таләпләрен саклау киңәш ителә. Нәрсә соң ул Эбола бизгәге? Ул кеше гомеренә зур куркыныч тудыручы, кискен вируслы чир, үлем дәрәҗәсе 90- 95 процентка кадәр җитә. Аңа каршы вакцина уйлап табылмаган һәм чирне дәвалау ысуллары да билгеле түгел. Вирус организмга эләккәннән соң 2-21 тәүлек эчендә үзе турында ныклап белдерә. Билгеләре: баш авырту, тамак шешү, кан косу, канлы эч китү, мускуллар авыртуы, күзләр, танау, теш уртлары, колаклардан кан китү. Шуңа күрә, җитмеш тапкыр уйламый торып, экзотик илләргә сәяхәт кылу үтә хәвефле. Эбола вирусын йоктырудан үлүчеләрнең күбесе, әйткәнемчә, Көнбатыш Африканың Либерия, Гвинея, Сьерра-Леоне илләреннән. Эбола бизгәге билгеләре- авыруның бик нык хәле китә, каты итеп башы, тәне, эче авырта башлый, эче китә. Соңрак коры йөткерү күзәтелә, күкрәк читлеге чәнчи башлый. Температура 39-40 градуска күтәрелә. Борыннан, аңкаулардан, колак, күзләрдән кан килә. Эбола бизгәгенең инкубацион вакыты 2-21 көн, уртача - 3тән алып 9 көнгә кадәр. Вирус кан юлларын, бавырны зарарлый. Чир авыру кеше кулланган әйберне тотып карасаң да, кан аша да бик ансат тарала. Моңа аның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, аның белән Африканың урман буйларындагы артта калган авылларында яшәүчеләр авырый. Алар гади гигиена шартларын да үтәмиләр, табибларга ышанмыйлар. Шуңа күрә андый шартларда авыру тиз тарала һәм кискен күтәрелеш чорлары булып ала. Менә шушы факт шик тудыра да инде. Ни өчен дигәндә, чир йоктыру шулай җиңел икән, эпидемия яшен тизлеге белән таралырга тиеш бит инде. Ә чынбарлыкта, Африкада беренче тапкыр 1976 елда теркәлгән Эбола бизгәгеннән бүгенге көнгә кадәр нибары 13 мең 703 кешенең авыруы мәгълүм. Үлүчеләре - 35,9% очрак. Авыруларны контрольдә тоту үзәге Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә туристлар өчен махсус белешмәлек әзерләгән. Анда берничә кагыйдә үтәү мәҗбүри шарт итеп куелган. Әйтик, вирус авырудан кан, сидек, тир һәм башкалар аша күчү сәбәпле, авыру кешеләр белән контактка кермәскә, кыргый хайваннардан сакланырга. Эбола авыруы симптомнары сизелгәндә тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә, гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Эбола авыруы таралу сәбәпле, Үзәк һәм Көнбатыш Африкага барудан тыелып торырга киңәш ителә.
-Шулай да бу чиргә чик куелуы мөмкинме?
-Эбола- бик аз өйрәнелгән вирус. Әлегә аңа дәва һәм вакцина юк. Шулай да медицинада, авыруны төрле юнәлештә дәвалап, чирне жиңү очраклары бар. Моның өчен, әлбәттә, кешенең иммунитеты нык булуы әһәмиятле. Эболага каршы көрәшүче вакцина эшләү юнәлешендә уңышка ирешеп киләләр. Бу вирус беренче тапкыр 1976 елда Конго республикасында Заирда Эбола елгасы янында ачыклана. Шунлыктан ул вируска елга исеме бирелә дә инде. Аның төрле кимерүчеләрдән һәм маймыллардан, очучы тычканнардан килеп чыгу ихтималын әйтәләр. Россия Федерациясе миграцион хезмәте дә мигрантлар белән зур эш алып бара. Үзәк һәм Көнбатыш Африка илләренә чыгып йөрүләр әлегә тыела, әмма бу чир башка илләр аша да күчә ала. Бездә булмасын өчен барлык чаралар күрелә. Әгәр температурагыз күтәрелде исә, паникага бирелмәгез. Чит илләргә чыкмаган булсагыз, шикләнергә урын юк. Бәлкем салкын тидергәнсез, я ОРВИ, грипп кына эләктергәнсез. Әлегә Эболадан куркарга урын юк. Әмма, нинди очракта да үз- үзегезне дәвалау белән мавыкмагыз, табибка күренегез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев