Диспансеризация узу-авыруны иртәрәк стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә
2013нче елдан башлап Рәсәй Федерациясендә, шулай ук Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендә барлык халыкка диспансеризация үткәрелә башлады.
Диспансеризация - ул профилактик медицина тикшеренүе һәм ул 21 яшьтән башлап һәр гражданинга 3 елга бер мәртәбә үткәрелергә тиеш. 2014 елда, мәсәлән, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1927, 1921, 1918 һәм 1915 елларда туган әлеге профилактик чараны узарга тиеш булалар. Моның өчен гражданнар иң беренче чиратта үзләренең участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гомуми практика табибы һәм аның шәфкать туташлары тарафыннан нинди анализлар бирелергә, нинди төр тикшеренү үтәргә кирәклеге аңлатыла. Тикшерү үтүче кеше, кан бирү өчен, ач карынга килергә тиеш, өйдән иртәнге бәвел (моча) һәм кайбер яшьтәгеләргә өйдән тизәк (кал) алып килү кирәк. Диспансеризация гражданнарга бушлай үткәрелә. Даими рәвештә диспансеризация, медицина тикшеренүе үтү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк-кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы); яман шеш авыруларын, шикәр диабеты; хроник үпкә һәм бронх авыруларын булдырмый калу яки беренчел стадиясендә, авыртуның башлангычында тиешле дәвалау билгеләү өчен бик тә мөһим. Шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү (алкоголизм, наркомания, тәмәке тартуга каршы көрәш), физик активлыкны арттыру, чиктән тыш авырлыкны (симерү) булдырмый калу өчен дә кирәк. Россия Федерациясенең 2011 елның 21 ноябрендә гамәлгә кергән " Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында" гы 323 - ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә, оешма һәм предприятие җитәкчеләре үз эшчеләрен диспансеризация һәм медицина тикшерүе үткәрергә бер каршылыксыз эш урыныннан җибәрергә тиеш. Халыкның сәламәтлеге белән бәйле диспансеризация үткәрү, спорт ярышлары һ.б. чараларны оештыру буенча да җитәкчеләргә, вазыйфалы кешеләргә җитди бурычлар куйды. Диспансерлаштыру 2 этапта үткәрелә. Беренче этабы кан әйләнеше системасы авыруларын (шул исәптән йөрәк ишемиясен, яман шешне, шикәр авыруын иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән. Югарыда аталган авырулар халыкның инвалид калуына һәм вакытыннан элек үлеменә китергән төп сәбәпләр булып торалар. Шулай ук беренче этап төп хәвеф факторларын һәм аларның үсешен: күтәренке артериаль басымны, кандагы холестеринның һәм шикәр күләменең югарылыгын, гәүдә авырлыгының артып китүен һәм симерүне ачыкларга юнәлдерелгән. Икенче этапта өстәмә тикшерү үткәрелә, диагноз тәгаенләнә, табиб- белгечләр җентекләбрәк тикшерү үткәрәләр. Аларга булган ихтыяҗны участок табибы кешенең яшен һәм беренче этап нәтиҗәләрен исәпкә алып билгели. 2014 елда районыбызның 4300 кешесе диспансеризация үтәргә тиеш булса, бүгенге көнгә шуларның 2665- е генә үтте (61,9 %). Иртәрәк стадиядә100 дән артык авыру ачыкланды, биш кеше республиканың онкология диспансерына тикшерү үтәргә җибәрелде. Диспансеризация үтү өчен үзең белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисы, дәүләт пенсия иминияте таныклыгы булу шарт. Аннан кала, агымдагы һәм үткән елларда медицина тикшерүләре үткәрелгән икән, медицина хезмәткәрләренә күрсәтү өчен документларны алырга кирәк. Хөрмәтле район халкы, һәммәгезне диспансерлаштыруга чакырабыз. Диспансеризацияне даими үтү һәркемгә авыруны иртәрәк стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә, дәвалау нәтиҗәле булганда, авыруларны булдырмый калу мөмкинлеге туа. Үз сәламәтлегегезгә үзегез битараф булмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев