Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Яшьләр өчен шартлар җитәрлек

Республикада яшьләр тормышын яктырткан махсус программа эшли. ТР Министрлар Кабинетында "2011 - 2015 елларга ТР авыл яшьләре" программасы үткән ел башында расланды.

"ТР аграр яшьләр берлеге һәм аның райондагы бүлекләренең эшчәнлеге, иң беренче чиратта, авыл яшьләренең җәмгыятьтә үз урынын табуына юнәлдерелгән. Икътисади, мәдәни, тәрбияви чаралар оештырып, авыл яшьләренең үсешенә җирлек булдыру - берлекнең төп максаты булып тора. Авыл яшьләренең мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге инициативасын тормышка ашырырлык программалар булдыру, сәламәт яшәү рәвешен, хезмәтне пропагандалау һәм авылларыбызны торгызу эше нәкъ менә әлеге берлек белән тормышка ашырыла.

Шушы уңайдан 20-23 сентябрьдә Яшел Үзәннең "Наратлык" санаториясендә ТР Аграр яшьләр берлегенең активлар мәктәбе үткәрелде, анда районнардан иң актив лидерлар чакырылган иде.

Безнең районнан әлеге чарада Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдеев һәм Шланга авылы бүлекчәсенең лидеры Альберт Мөхәрәмов катнашты.

Активлар мәктәбе Казанда "Игенчеләр сараеның" актлар залында пленар җыелыш белән башланып китте. Җыелышта Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Миләүшә Заһидуллина hәм "ТРның яшьләр оешмалары советы" региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева катнаштылар. Алар үз чыгышларында авыл яшьләренең проблемаларын бергәләп хәл итәргә чакырдылар, шулай ук куйган максатка омтылырга кирәклеген ассызыклап үттеләр.

Дөрестән дә авылда яшәүче яшьләр бар яңалыкны да, мөмкинлекләрне дә белеп бетерми. Ул үзе катнаша ала торган программа хакында хәбәрдар түгел. Бөтен кеше дә яңалыкларны электрон чаралар яки башка юллар аша эләктереп ала белми. "Лизинг-грант" дигән сүзне генә ишетәләр, аның нәрсә икәнен белмиләр дә, кызыксынмыйлар да. Авыл җирендә яшәүче белгечләргә йорт салу өчен акча бирелә башлаган елларда, мәсәлән, баштарак кеше белмәде, аннан ышанмады, төшенеп кенә җиткәч, программаны финанслау кимеде. Менә шундый хәл булмасын өчен, бүген эшли торган программалар хакында аңлатып, мөмкинлекләрдән файдаланып калырга дип мәгълүмат җиткерделәр чарада. Шулай ук методик белешмәләр чыгарылган.

Активлар мәктәбендә авылдагы яшьләрнең социаль активлыгын арттыру буенча бик тә кирәкле мәгълүматлар алдык, Европа советыннан килгән югары квалификацияле тренерлар төрледән-төрле тренинглар, мастер-класслар, командалар белән эшләү буенча темалар күрсәттеләр.

Шулай ук, социаль проектлар төзү буенча да белем бирделәр.

Бәйрәмнәр уздыруны гына алыйк. Гаиләләрнең төрлесе бар. Араларында сабыйларына тиешле тәрбия бирә алмый торганнары да очрый. Әти-әниләре башкалар кебек нарасые хакында кайгыртмый, карамый. Мондый проблема һәр районда да бар. Балалар да нинди дә булса чарада катнашырга, бәйрәм итәргә тели. Аларны шатландырасы килә. Дөрес, кирәкле әйберләр сатып алып бирә алмыйбыз, ә менә бәйрәм оештыра алабыз. Чөнки бу эшләрне грант аша да башкарып була икән. Шуңа күрә социаль юнәлешкә өстенлек бирелә, лидерларны шуңа өйрәтәләр. Грант аша алган 30-100 мең сумга авыл җирендә менә дигән бәйрәм ясарга була. Россия конкурсларында катнашсаң, анда сумма зуррак була. Үзләренең практикалары белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсе Аграр яшьләре булекчәсе лидерлары да уртаклаштылар. Алар 600 мең сумлык Россия грантын отып инвалид балалар белән төрле чаралар уздырган. Ел дәвамында ятим балалар, әти-әниләре тәртипсез тормыш алып баручы балалар өчен бәйрәмнәр оештырганнар. Хәзер берләшеп эшләүче районнар да барлыкка килгән. Бөгелмә, Буа, Әгерҗе районнары берләшеп, экологик проект эшләп, 1 миллион сум грант оту бәхетенә ирешкәннәр. Хәзер менә шушы өч районда әлеге акча балалар өчен сарыф ителәчәк. Яшьләр арасында күңелле кичәләр уздырырга уйлыйлар.

Безнең Чүпрәледә дә эш тукталып тормый. Күпләгән социаль акцияләр, иҗади кичәләр, спорт уеннары,авыл бәйрәмнәре, чыгарылыш бәйрәмнәре үткәрелә. Районыбыз яшьләренең талантлы, зур эшләр башкарырга сәләтле булуын аларның сәхнәдәге берсеннән-берсе матур чыгышлары да ачык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авылда эшмәкәрлек