Алешкин-Саплык авылында яшәүче Виктор Васильев балаларына әти һәм әни дә
Мондый гаиләләр янында булганда ирексездән күңелне авыр хисләр били. Чыннан да, исерек хатынның үзен генә түгел, гаиләсен дә сазга батыруына тагын бер кат инанасың. Юкка гына "исерек ана белән балалар- ятим"," дип әйтмиләр икән шул.
Төрле мәгълүматларга караганда, Россиядә бүген эчкечелек белән дүрт миллионга якын хатын- кыз интегә икән. Ә рәсми булмаган чыганаклар хәбәр иткәнчә, аларның саны биш миллионнан да ким түгел. Мондый ана янында тәрбияләнүче балаларның киләчәк тормышы аянычлы икәне көн кебек ачык. Хәмергә тартыла башлаган Иринаны да башта күршеләре, авылдашлары тәнкыйтьләп тә, кисәтеп тә карыйлар. Ире Виктор да хатынының аек яши башлавына ышанычын югалтмый, балалар хакына булса да кешечә яши башлар дип уйлый ул. Ни дисәң дә бер- бер артлы туган дүрт баланы аякка бастырасы да бар бит югыйсә. Ни кызганыч, бөтенесе дә без уйлаганча булмый икән шул. Аракы дип йоклаган, аракы дип уянган әни кеше тәмам чыгырыннан ычкына. Ниһаять, ахыр чиктә аны район суды ана хокукыннан мәхрүм итәргә мәҗбүр була. Бүген унөч яшьлек игезәкләр Владислав белән Станислав, унике яшьлек Николай һәм унбер яшьлек Нонна әниләренең нинди юлга басып гаиләдән китүен, ни өчен аларны кочып ана назын бирүдән мәхрүм булуын яхшый аңлый. Тик бар нәрсәдән дә хәмерне өстен куйган әниләре генә аларның дөньяда барлыгын оныткан шул, суга төшкәндәй эзсез югалды ул. Ярый ла әтиләре бөтен вазифаны үз җилкәсенә алып аларны тәрбияләп үстерергә карар кыла, балалар йортына бирү турында уйлап та карамый. Ә балалар инде моңарчы да әниләренең бик еш югалып торуына күнегеп беткәннәр. Ходайга мең шөкер, әтиләре юкны бар иттереп сабыйларның тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен бар тырышлыгын куя. Җәйлеген иртә таңнан торып авыл көтүен көтә, көзен- кышын фермада эшли. Әти кешенең Татьяна исемле хатын- кызны алып кайтуы да балалар тәрбияләүдә аз гына булса да ярдәм булыр дигән өметне күздә тотып эшләнә. Тик матур хыяллар гына тормышка ашарга ашыкмый. Яңа хатынның да каһәр суккан гадәтләре ачыклана башлый. Хәмер яратуын баштарак яшереп маташса да, без капчыкта ятмаган шикелле, ахыр чиктә эчкече хатын да үзенең чын йөзен күрсәтә. Виктор түзми, әлегә соң түгел, аның белән хушлашу ягын карый.
- Виктор Васильевка карата начар фикердә тормыйбыз, гаилә хәлен даими белешәбез, балаларның көндәлек яшәешләре даими контрольдә. Мәктәптә укулары да, тәртипләре дә зарланырлык түгел. Владислав белән Николай спортта танылып киләләр. Көрәш буенча район турнирларында призлы урыннар яулыйлар,- ди Алешкин- Саплык авылы җирлеге башлыгы Петр Артемьев. Әлеге җирлектә яшәүче Иван Ишкиреев та әнә хатыны авырап вафат булгач, җиде сабыйны бер ялгызы үстереп олы тормышка чыгарган. Көчле рухлы, тормыш упкыннары алдында югалып калмаган шундый әтиләргә карап сокланасы килә, әлбәттә. - Рәхмәт ихлас күңелдән, безне хөрмәт итеп алып килгән бүләкләрегез өчен сезнең алда баш иябез,- ди әти кеше Илмаз Нәсыйбуллинга. Ә эшмәкәр Илмас Мансуровичның мондый гаиләләргә беренче генә ярдәм итүе түгел.
- Һәр авылда да диярлек авыр хәлдә яши торган гаиләләр бар. Аларның күпчелегендә әти- әниләр үзләре гаепле. Мин үзем педагог, шуңа да еш кына шундый сорауга юлыгабыз: рәхимсез балалар каян килә соң? Җавапны ерактан эзлисе юк, менә шундый гаиләләрдән. Алма агачыннан ерак төшми. Алар кемнән үрнәк ала? Иң элек әти- әнисеннән, әлбәттә. Әмма әни, ул нинди генә булмасын, сабый өчен иң якын кеше булып кала бирә. Наз һәм игътибар күрмәсәләр дә, алар барыбер әниләрен үлеп ярата. Бу очракта, ата- ана назын бирергә тырышкан Виктор Васильевка олы рәхмәт сүзләрен генә ирештерәсе килә,- ди РФ Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев