Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Васил Фәхретдинов 1979,1989,2002 елларда Чүпрәле районында үткән халык санын исәпкә алу кампаниясе турында

“2021 елда үткәрелгән җанисәп (перепись) күңелдәге хатирәләрне яңартты. Чөнки сан алучы булып мин дә 1979, 1989 һәм 2002 елларда, Иске Ишле участогында, эшләдем”, ди Иске Ишле авылында яшәүче Васил Фәхретдинов.

- 1979нчы елгы җанисәп 8 көн – 17 январьдан 24 январьга кадәр үткәрелде. Хәзерлек эшләре исә бер ай алдан, 1978 елның декабрендә башланды. Шуны да санап карадым, менә шушы җанисәпне үткәрү өчен 300 километрдан артык җәяү(!) юл үтелгән. Әйдәгез, бергәләп санап карыйк. Безнең авылдан Иске Чүпрәлегә кадәр, Яңа Ишле авылы һәм Бакырлы елгасын кичеп, юл озынлыгы -15 километр. Барасың-кайтасың - 30 км. Район үзәгендәге статистика бүлегенә 7 тапкыр бардым. Калганы – Яңа Ишле авылында урнашкан инструкторлык участогына йөрүләр һәм Иске Ишле авылы буенча йөреп, 8 көн дәвамында, җанисәпне үткәрү. Ул вакытта авылда хәллерәк кешеләрдә мотоцикл бар иде. Минем хәзер дә велосипедтан башка транспортым юк.

1978 елның декабрендә иң башлап район үзәгендә санаучыларның гомуми җыелышы булды. Аннан соң өч көн – 20,21,22 декабрьдә инструктаж үттек, җанисәп үткәрү тәртибен өйрәттеләр. Дәресләрне инструктор Айзятов Миңзаһит абый (белүемчә, мәрхүм инде) уздырды. Имтихан да бирдек. Дәресләр кояш батканда гына тәмамлана. Кайтканда каршы салкын җил, бияләй белән битләремне каплаган килеш йөгерәм. Ял итәсе урынга бераз атлап алам да, тагын йөгерәм. Яшьлек белән юл авырлыгы беленмәгән дә. Клубны да ачарга бит әле.

Ул заманда авылда кеше күп, комсомол оешмасы да бар. Яшьләр бихисап, терлекчеләр бар, механизаторларның кыш көне эшләре дә әлләни юк. Бер көн клубны ачмасаң тавыш куба. 1979 елны каршылаганда 50 градуслы салкыннар булып, җиләк-җимеш куаклары туңган ел бу.  Җанисәп, әйткәнемчә, 17 январьда башланды. 17 январьга кадәрге көнгә кадәр кеше исән булып, без барганда кинәт үлеп киткән булса да, без аңа исәп-хисап кәгазе тутырырга тиеш идек. Нәкъ шундый хәл булды да. Авылның хөрмәтле кешесе, аксакалы – Хәсәнов Шәрифҗан дигән кеше үлде. Мин аңа исәп-хисап кәгазе тутырганда аны күмгәннәр иде инде.

Тагын өч тапкыр район үзәгенә барырга туры килде – хәзер инде санау материалларын тапшыру өчен. Барлык материалны, исәп-хисап кәгазьләрен тикшерүчеләр яннарына утыртып тикшереп чыгалар, соңыннан андагы мәгълүматны ЭВМ кулланып саныйлар. Беренче көнне мине бөтенләй кабул итмәделәр, чөнки чират зур иде. Икенче көнне тагын район үзәгенә йөгерәм. Тикшерүне башладык, әмма бетмәде. 645 кешегә тутырылган исәп-хисап кәгазе ничек бер көндә тикшереп бетсен ди инде? Ул вакытта районда да 50 меңгә кадәр кеше яши иде бит. Өченче көнне тагын район үзәгенә чабам. Ниһаять, бетердек. Бер сан алучыга санау нормасы 500 кеше дигәннәр иде дә, тагын 145 кеше өчен бер санаучы куеп булмый дип, миңа күбрәк эшләргә куштылар. Шулай итеп, 300 км.дан артык җәяү юл үтеп, 8 көндә 645 кешегә исәп-хисап кәгазе тутырып, җанисәпне тәмамладым. Шул эшкә 20 сум хезмәт хакы түләгәннәр иде.

Шул ук эш, шул ук юл, шул ук хезмәт хакы 1989 елгы җанисәптә дә кабатланды. Санау үзе 1989 елның 12-19 январенда үткәрелде. Кеше саны да авылда кимегән, 490 тирәсе калган булып чыкты.

Һәм  2002 елда да шулай ук. Бары тик авылда кеше саны гына кими бара булып чыкты. Санау 9-16 октябрьдә үтте. Бу юлысы инде 340 кешегә генә кәгазҗ тутырсам да 1288 сум хезмәт хакы алдым. Яхшы эшләдең, дип медаль да бирделәр әле.

Мин 1970 елгы җанисәпне дә хәтерлим. Ул кампания 15 январьда башланган иде. Санаучы – Исхаков Ирфан, ул вакыттагы клуб мөдире.

Белүемчә, санаучы бер айга төп эшеннән азат ителә иде. Әмма мине өч җанисәптә дә беркем дә төп эшемнән азат итмәде. Санау эшләре белән 1989 елда 8 көн авыл буенда йөргәндә клубны ачмаган идем, авыл яшьләре өйгә килделәр. Һәм клубта нәрсәне җимереп була, шуны җимергәннәр иде. Хәзер клуб елга бер ачылмаса да тавышлаучы юк, чөнки авылда яшьләр калмады.

Авылда кеше санының кимүе болай барды. Узган гасырның 1950-60 елларында Иске Ишледә 180 йортка 1000 тирәсе кеше яшәгән. 1973 елда клубка клуб мөдире булып эшкә кердем, авылда 720 кеше иде. 1979 елда җанисәп үтте, кеше саны 645. 1984 елның 24 март көнне авылда “Кечкенә авыл көне” дигән чара үтте. Сәхнәдән докладта әйтүләренчә, авылда 570 кеше яши булып чыкты. 1989 елда җанисәп үтте, авылда кеше саны-  490. 2002 елда чираттагы җанисәп үтте – 340 кеше калган. 2010 елда – 260 кеше. Һәм менә быел авылда 155 кеше бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев