“Түгәрәк өстәл”дә– медицина хезмәте
Россия Федерациясендә мәҗбүри һәм ирекле медицина иминияте 1994 елда гамәлгә кергән иде. Мәҗбүри медицина иминиятләве системасы кысаларында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру аның төп максаты итеп куелды.
"Ак Барс-Мед" иминиятләү компаниясе, Чүпрәле район үзәге хастаханәсе вәкилләре һәм иминиятләнгән затлар катнашында "түгәрәк өстәл" үткәрелде. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр: мәҗбүри медицина иминиятләре килешүләре буенча иминиятләнүчеләр нинди хокукларга ия, аннан тиешенчә файдалана алмаган очракта аларга ни эшләргә һәм клиентларның район медицинасыннан ни дәрәҗәдә канәгатьлеге тикшерелде.
Утырышта үзәк хастаханәнең медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Илгизәр Хөснетдинов, поликлиника мөдире Аттокур кызы Айнура, Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Айрат Хәсәнов, Буа шәһәренең мәҗбүри иминиятләштерү территориаль фонды филиалы директоры Илсур Гарипов, Буа шәһәре һәм районы филиалы директоры Азат Әюпов, иминиятләнүче затларның хокукларын яклау буенча Буа филиалының баш белгече Гөлназ Вәлиева, районыбыздагы әлеге службаның баш белгече Гүзәлия Субаева һәм әйдәп баручы белгече Фәридә Нуртдинова, Иске Чүпрәле авылыннан хезмәт ветераннары Гөлсинә Фәизова, Вера Азизова һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов катнашты.
-Халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны максат итеп куйган әлеге чара ел саен үткәрелеп тора. Исегезгә төшереп үтим, үткән елның 1 январеннан 30 ноябренә кадәр безгә район хастаханәсендә хезмәт күрсәтүгә кагылышлы 123 мөрәҗәгать килде. Аның 79-ын дәвалану вакытында даруга түләнгән акчаны кире кайтарып алу турында иде. Егермесе этика һәм деонтологиягә, калганнары медицина ярдәме сыйфатына һәм эшне оештыруга багышланган. Быелның узган чорында безгә 26 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның да күпчелеге дару өчен акчаны кире кайтаруга юнәлдерелгән иде,-дип башлады утырышны Гүзәлия Субаева. Сер түгел, мөрәҗәгать итүченең өчесе дәвалануны сайлау турында язган.
-Безнең очрашуның максаты-бушлай медицина ярдәме алуда булган проблемаларны бергәләп хәл итү,- диделәр килгән кунаклар. Билгеле инде, сорауларның күбесе баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдиновка юнәлдерелде. Төрле белгечлекләр буенча табиблар җитмәү үзен нык сиздерә. Онколог, офтальмолог, трансфузиолог һәм стамотолог кебек белгечләр районга бик кирәк.
-Район төбәгеннән чыккан табибларыбыз күп, әмма яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар булмаганлыктан алар монда кайтмадылар. Дөрес, соңгы елларда кадрлар белән тәэмин ителешне яхшырту буенча чаралар күрелә, уку йортлары белән элемтәләр урнаштырдык. Якын көннәрдә анестезиолог һәм ревмотолог кайтырга тиеш. Урыннардагы фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлегендә дә уңай якка зур үзгәрешләр булды. Дәүләт программасы ярдәме белән аларның кайберләренә капиталь төзекләндерү дә үткәрелде. Үзәк хастаханә табиблары ике бригадага бүленеп урыннардагы ФАП ларда авыруларны кабул итәләр, консультация үткәрәләр,-ди баш табиб урынбасары.
Очрашуга килүчеләр УЗИ (ультратавыш белән тикшерү) һәм ФГДС (ашказаны- эчәк трактындагы авыруларны диагностикалау) аппаратларында диагностика алган өчен акча түләнергә тиешме, юкмы икәнлеге белән дә кызыксындылар. Илгизәр Хөснетдинов аңлатма биргәнчә, мондый жиһазларны файдаланган өчен стационар дәвалану алучылар һәм ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ авырулар гына түләми икән. Ә ашыгыч ярдәм дигәннән, экстренный авыруга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да УЗИ хезмәте күрсәтелә.
2013 елның 1 январеннан Россиядә универсаль электрон карта кертү проекты да старт алган. Ул идентификация һәм банк карталарын, электрон акча янчыгын, электрон имза, дәүләт хезмәте алу, заказ һәм түләү өчен универсаль ачкычны берләштерә. Бу пластик карта күп документларны алыштыра, шул исәптән медицина полисын һәм пенсия иминияте таныклыгын да. Шуңа күрә, хәзер иске полисларны яңасына алыштыруның мәгънәсе юк. "Иске полисларның гамәлдә булу срогы ике елга озайтылды. Хастаханә бушлай медицина хезмәте күрсәтүдән беркайчан да баш тартмый. Авырулар өчен дәвалану бушлай, аны иминият компанияләре түли, 2013 елның январеннан ашыгыч медицина ярдәме дә мәҗбүри медицина иминияте системасына керде",-диделәр "түгәрәк өстәл" дә катнашучы белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев