Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Тормышта була төрле хәлләр...

Без тормышта төрле хәлләр белән очрашабыз. Ә аларны чишү юллары исә бик катлаулы. Бу законнардагы үзгәрешләр белән дә бәйле булырга мөмкин. Газета укучыларыбызның вафат булган пенсионерның түләнеп бетмәгән пенсия суммасына кагылышлы күпсанлы сорауларына җавап бирү максатыннан без район пенсия фонды идарәсенең пенсияләрне билгеләү һәм исәпләү бүлеге начальнигы Фәридә Мөхәррәмовага мөрәҗәгать...

-Вафат булган пенсионерларның алып бетермәгән пенсия акчалары кемгә тиешле?

-Пенсия түләүләре пенсионер вафат булган очракта ул үлгән айдан соң килүче айның 1нче көненнән туктатыла.

Пенсионер вафат булганчы исәпләнгән, әмма аңа түләнмәгән пенсия суммасы 2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән 173 номерлы Федераль законның 9нчы маддәсе, 2 пунктында каралганча, вафат булган пенсионер белән бергә яшәүче гаилә әгъзаларына- әти-әнисенә, иренә яисә хатынына, балаларына, энеләренә, сеңелләренә, оныкларына, әби-бабаларына түләнә. Биредә шуны да истә тоту мөһим, вафат булган пенсионерның түләнеп бетмәгән пенсия акчаларын алу өчен пенсионер вафат булганнан соң 6 ай үткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-Ә түләнеп бетмәгән пенсия акчаларын алу өчен нинди документлар җыярга кирәк соң?

-Әлбәттә, документлар җыюның да үз тәртибе бар. Беренчедән, вафат булган пенсионерның түләнеп бетмәгән акчасын күчерүне сорап мөрәҗәгать итүченең паспорты (төп нөсхәсе, паспортның имзалы, фотосурәтле, тору урыны буенча теркәлү турында штамплы битләренең күчермәләре белән) булуы шарт. Шулай ук, пенсионерның вафат булуы турындагы таныклык (төп нөсхәсе һәм күчермәсе дә). Мөрәҗәгать итүченең вафат булган пенсионер белән аның үлгән көненә кадәр бергә яшәүләрен раслаучы документ (паспортта вафат булучы белән бер үк адрес буенча теркәлеп яшәүләре турындагы штамп, яисә җирле үзидарә органыннан белешмә) булырга тиеш. Вафат булучы белән мөрәҗәгать итүченең туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы түбәндәге документларның (төп нөсхәсе һәм күчермәсе): вафат булган пенсионерның ире яисә хатыны өчен өйләнешү турындагы таныклыкның, балаларына туу турындагы таныклыклары, оныкларына әти-әниләренең һәм үзләренең туу турындагы таныклыклары, вафат булган пенсионерның әти-әнисенә үлгән пенсионерның туу турындагы таныклыгы булуы да шарт.

Реклама

Тормышта бит төрле очраклар килеп чыгарга мөмкин. Вафат булган пенсионерның түләнеп бетмәгән пенсияләрен түләүләрен сорап мөрәҗәгать итүченең фамилиясе үзгәргән очракта, аңа фамилиясенең үзгәрүе турында документны да тапшырырга кирәк булачак (өйләнешү турындагы таныклык, һ.б., төп нөсхәсе һәм күчермәсе).

Мөрәҗәгать итүче гаилә әгъзасы үзе белән иминият таныклыгын да алып килергә тиеш.

Пенсионерның вафат булган аенда аның кредит учреждениесенең шәхси счетына күчерелгән пенсия суммасы дәүләткә кире кайтарылмый, аның гаилә әгъзаларына түләү өчен РФ Пенсия фондына һәм пенсионерның шәхси счетына күчерелә.

Алда санап үтелгән варислар булмаган очракта, вафат булган пенсионерның алынып бетмәгән пенсия акчаларын түләүне сорап аның башка туганнары (яисә гаиләнең туганлык мөнәсәбәтләрен расламаучы башка әгъзалары) яисә аның белән бергә яшәүчеләр пенсионер вафат булганнан соң 6 ай эчендә тору урыны буенча район пенсия фонды идарәсенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта бер үк вакытта нотариаль органнарда варислыкка хокукны раслау өчен вафат булган пенсионерның түләнеп бетмәгән пенсия акчасының күләме турында белешмә бирү турындагы нотариус запросын да район пенсия фонды идарәсенә җибәрергә кирәк булачак. Шуннан соң гына пенсиянең түләнеп бетмәгән суммасы район пенсия фонды идарәсенә тапшырылган варислыкка хокукны раслау турындагы таныклык нигезендә мөрәҗәгать итүчегә түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия