Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Проектлар, грантлар аша...

Совет заманнарында яшьләрнең җәмгыять тормышына катнашы пионер, комсомол оешмалары аша булса, бүген әлеге оешмалар юк. Барлыкка килгән идеологик бушлыкны тулыландыру өчен чара күрелеп республикада Аграр яшьләр берләшмәләре оештырылды. Һәм бүген аларның эшчәнлекләре уңай яктан гына телгә алына. Әлеге берләшмәләр социаль өлкәләрдәге проектларда лаеклы җиңүчеләр булуларын да исбатлый алалар. Безнең районда...

-Бүген "проект җиңгән", "грант откан" кебек сүзләр кулланышыбызга керә бара. Алар нәрсәне күздә тота? Шуңа киңрәк тукталыйк әле.

-Чыннан да проект, грант методын куллану соңгы елларда популярлашты. Беренче чиратта, моны җәмгыятьнең яшьләр белән эшләүне, халык өчен яллар оештыруны, социаль һ.б. өлкәләрне дә финанславы дип аңлатып булыр иде. Шул ук вакытта җәмгыять кануны күбрәк үзеңә эшләп табарга куша. Билгеле, моның үз өстенлекләре бар: беренчедән, эшләргә өйрәнәсең, максат, бурычлар булдырасың, тормышка ашыру өчен көч куясың; икенчедән, хезмәтеңнең ни дәрәҗәдә файдалы икәнлеген аңлыйсың. Проектлаштыру, грантлар аша киләчәккә планнар булдыру-төп юнәлеш булып тора.

Районда эшләп килүче Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан тәкъдим ителгән "Киләчәккә адым" проекты да алдагы көнне күзаллап булдырылган иде. "2011-2015 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре" максатчан өстенлекле программасы кысаларындагы социаль-мөһим проектлар конкурсында җиңүебез дә зур шатлык булды.

Конкурсның максаты булып авыл яшьләрен эшкуарлыкка тарту, аларны социаль проектлауга өйрәтү, шулар буенча егетләр һәм кызлар арасында мәгълүмати белешмәләр тарату һ.б. тора. Программаның өстенлеге-районнарда яшьләрнең беренчел оешмалары гамәлдә булу, бу исә мәгълүмати тәэмин ителештә таяныч булып тора.

Әлеге проект аша районда иң актив яшьләрне барларга уйлыйбыз. Алар өчен "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагере базасында махсус смена булдырып, төрле чаралар үткәрү, проектлаштыруларга өйрәнү буенча укулар үтәчәк. Укулар барышында район җитәкчелеге, дәрәҗәле кунаклар белән очрашу үткәрү, яшьләр тормышына кагылышлы сорауларны уртага салып сөйләшүләр, гомумән, авыл яшьләрен кызыксындырган проблемалар хакында түгәрәк өстәлләр, форумнар оештыру күздә тотыла.

-Яшьләр тормышы һәрвакыттагыча кызыклы, үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Шулай да социаль проектлаштыру дигәнгә тукталып, төгәллекләр кертсәк иде.

-Әлбәттә, яшьләр-алар киләчәк. Җәмгыятебезнең ни дәрәҗәдә аңлы, максатчан үсеш алуы яшьләрнең фикерләвенә кайтып кала. Шуңа да менә шушы социаль проектлар бердәм рәвештә тупланып, уку-өйрәнүне, эзләнүне, бердәм максатлар, иҗади эшчәнлекне булдыруны күзаллый. Беренче чиратта-бердәмлек. Җәмгыятьтәге кечкенә генә мәсьәлә дә киңәшләшүне таләп итә. Социаль проектлаштыру яшьләрнең җәмгыяви тормышка кереп китүендә зур роль уйный.

-Белүемчә, район Аграр яшьләр берләшмәсенең җиңүләре әле моның белән генә чикләнми...

-Чыннан да, үткән елның декабрь ае конкурсларда җиңү өлкәсендә бик уңышлы булды.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә үткәрелгән социаль проектлар конкурсында Чүпрәле муниципаль районы 4 номинациядә катнашты. Эксперт комиссиясе карап чыкканнан соң, "Дус яшибез" проектын тормышка ашыру буенча безгә грант суммасы бирергә карар кылынды. Проект "Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенең территориаль бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде, җитәкчесе булып Айрат Җәлалов тора.

Проектны эшләгәндә без район музее директоры Рәдиф Субаев белән берлектә яшьләрне рухи һәм әхлакый тәрбияләүдә теләктәшлек итү, гражданнарның сәнгати тормышта ирекле, иҗади катнашу хокукын булдыру, район халкының иҗади үзреализацияләнүенә, районда яшәүче нигездә ике милләт (чуваш һәм татар) халкының тулы хокуклы милли-мәдәни үсеше өчен шартлар тудыруны күздә тоттык.

Проектны тормышка ашыру өчен социаль акцияләр: "Ике культура-бер тарих" һ.б., ярминкәләр үткәрүне планлаштырабыз. Ярминкәләргә килгәндә, алар гадәти түгел- ул күрше районнардан, регионнардан көнкүреш, көндәлек традицияләрен тәкъдим иткән аерым этник төркемнәрнең катнашуы белән үтәчәк. Район музеенда "Халык бердәмлеге һәм татулыгы белән көчле" экспозициясе булдыру максат ителә.

Бер сүз белән әйткәндә, проект ярдәмендә район халкының этник культурасын барлау, саклау, аны киләчәк буынга җиткерүдә җитди эшчәнлек алып барылачак.

-Димәк, 2013 ел нәтиҗәле, тыгыз хезмәт елы булачак. Әлеге башлангычларда уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль проектлар