Пенсионерга лаеклы пенсия булырмы?
Россия пенсия фондының Чүпрәле районы бүлекчәсе начальнигы Ирфан Вәлиуллинның сүзләренә караганда, соңгы ун елда районда пенсионерлар саны беркадәр кимегән һәм бүгенге көндә ул 7800 кешене тәшкил итә. Моның сәбәбе район халкының гомуми кимүенә дә бәйле.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге вакытта яшьләре сиксәнне узган пенсионерлар саны 1200 кешегә җиткән, 2003 елда ул якынча 1 мең генә булган. Ирфан Зәкиулловичның фикеренчә, 2030 елга кадәр районда пенсионерлар санының кискен артуы фаразланмый. Соңгы унъеллыклар дәвамында гына да пенсия системасы күп үзгәрешләр кичерде. Шуның өстенә алда тагын реформа көтелә. РФ Пенсия фондының район бүлекчәсе җитәкчесе сөйләгәннәрдән чыгып, стратегия илебездә пенсия системасындагы өч дәрәҗәдәге модельне тормышка ашыруны максат итеп куя. Беренче дәрәҗә - дәүләт мәҗбүри пенсияне страховкалау системасы кысаларында хезмәт (дәүләт) пенсиясе. Ул страховкалау взнослары һәм федераль бюджеттан бюджетара трансферлар исәбенә формалаша. Шушы исәпкә пенсия хезмәт хакының 40 проценты күләмендә булырга тиеш. Икенче дәрәҗә - корпоратив пенсия. Хезмәткәрнең катнашырга теләге булган очракта, шәхси хезмәт һәм (яки) коллектив килешүе яисә тармактагы тариф килешүе нигезендә эш бирүче тарафыннан формалаштырыла. Бу форма пенсия хезмәт хакының якынча 15 процентын тәшкил итәчәк. Өченче дәрәҗә - шәхси пенсия. Аны эшләүче кеше үзе формалаштыра һәм ул хезмәт хакының 5 процентын тәшкил итәр дип көтелә. Югарыда телгә алынган стратегиядә пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез, ягъни хатын-кызлар өчен ул-55, ир-атларга 60 яшь килеш калачак.
Әлбәттә, илдә пенсия системасын формалаштыру күптән өлгергән проблема инде ул. Бүген бу өлкәдә хәл ничек тора дигәндә, өлкәннәр саны елдан-ел арту, ә пенсия фондының азаюы күренә.
-Соңгы мәгълүматларга караганда, илдә картлык буенча уртача пенсия күләме 9,7 мең сумны тәшкил итә икән. Реаль күрсәткечләрдә ул 2002 елдагы белән чагыштырганда 2,7 тапкыр арткан. Пенсия алучыларның яшәү минимумы дәрәҗәсе белән пенсия күләме нисбәттән 183,4 процентны тәшкил итә. 2002 елда ул-108,5, 2007 елда 110,4 процент булган. -2020 елга кадәр пенсия түләү системасын тамырдан үзгәртелү көтелә. Әмма, лаеклы ялдагыларның пенсиясен киметүгә юл куелмаячак. Пенсия алучыларның хокуклары киңәячәк. Пенсия күләме киләчәктә страховка взносларына, хезмәт стажы зурлыгына һәм кешенең пенсиягә чыгу яшенә, пенсионерга яшәү минимумыннан да түбән булмаган гарантияләр тәэмин итүгә юнәлтелә,- дип аңлатма бирә Ирфан Зәкиуллович. Шунысы да игътибарга лаек, әгәр эшләүче кешенең хезмәт хакының 20 процентын 40 ел дәвамында Пенсия фондына күчереп барылса, лаеклы ялга чыккач 20 ел дәвамында элекке хезмәт хакының 40 проценты күләмендә пенсия алачак. Россия Пенсия фонды башлыгы Анатолий Дроздов белдергәнчә, хәзерге вакытта ил буенча уртача пенсия түләү дәвамлылыгы 18 елдан артмый, киләсе елда-19, аннары 20 елга җитәр дигән фараз бар, ягъни Россиядә пенсионерларның гомере аз-азлап булса да артырга тиеш. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә, стратегиядә билгеләнгән максатлар тормышка ашкан очракта, пенсия фонды тагын да "саекмасмы?" -Безнең эчке резервлар да күп бит әле,- ди Анатолий Дроздов. -Россиялеләр Европа илләрендәге халыктан 10 елга азрак яшәгәнлеге дә мәгълүм. Аннары, ташламалардан файдаланучыларның да исәбе-хисабы юк. Ничек кенә сәер тоелса да, болар безнең эчке резервларыбыз. Стимул да бар, озак эшләгән кеше пенсияне дә күбрәк алырга хокуклы. Икенче мәсьәләне дә онытырга ярамый. Бәлки, киләчәктә пенсия яшендә эшләп йөрүче бай кешеләр мәсьәләсе дә күтәрелер?
-Пенсия системасын үстерү стратегиясе проектын өйрәнү ике ай дәвам итәчәк. Киләсе елда документны депутатлар каравына тапшыру планлаштырыла.
Әлегә һәркем пенсия системасын реформалаштыру мәсьәләсендә үз фикерен белдерә ала. Проект Россиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм Пенсия фонды сайтларында урнаштырылган,- ди Ирфан Зәкиуллович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев