Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Нәтиҗәләр аяныч булмасын дисәк

2012 елда ТРдагы дәүләт алкоголь инспекциясе, башка хокук саклау органнары белән берлектә, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне сату өлкәсендә күзәтелгән закон бозу очракларын ачыклау буенча эшчәнлеген дәвам итеп, 1238 тикшерү үткәрде.

Шулай итеп, ТРдагы дәүләт алкоголь инспекциясе пресс-хезмәте хәбәр итүенчә, 2012 елның 8 аенда алкогольле продукцияләрне сатуда кимчелекләрнең саны үткән ел белән чагыштырганда 1,9 тапкыр артканлыгы билгеле булды. Башлыча закон бозулар алкогольле продукцияләрне лицензиясез сатуга кайтып кала.

Әлеге очракның артуын, беренче чиратта, штраф бәяләренең түбән булуы белән аңлатырга мөмкин. Мәсәлән, күпчелек очракта алкогольле продукцияләрне лицензиясез сату белән шәхси эшмәкәрләр шөгыльләнә, ә моның өчен штраф бары тик 4-5 мең сумны гына тәшкил итә.

-Бүген алкоголь сату базары күп төрле ялган исерткеч эчемлекләр белән тулган. Әлеге күренеш белән көрәшү нисбәтеннән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәрдаим контроль күзәтү үткәрә. Шулай ук, бу уңайдан бүген интернет аша шәхсән тикшерү мөмкинлеге дә тудырылды,-ди ТРдагы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекцион бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсупова.

Әлеге яңа сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталында (uslugi.tatar.ru) урнаштырылган. Шулай ук, кәрәзле телефон аша 5-114-115 номерына шалтыратып та белеп була. Алкогольле эчемлекләрнең чынлыкта нинди- ялганмы-юкмы икәнлеген белү өчен шешә капкачындагы регистрацион партия номерын шушы номерга җибәрергә кирәк (әгәр алкогольле эчемлек ТРда эшләнгән булса), яисә махсус наклейка астындагы штрих-кодны җибәрергә (әгәр алкогольле эчемлек читтә эшләнгән булса).

Әлеге хәбәрләрне җибәргәннән соң, сезгә эчемлек турында бар мәгълүмат та киләчәк һәм дә аны алган продукция белән чагыштырасы гына кала.

Әлеге тикшерүләр барышында күңелсез хәлләр турында әйтеп үтмичә булмый. Әйтик, ялган алкогольле эчемлекләр куллану күп очракта үлемгә китерә. Әлеге күренешләрнең кызганычка каршы, арта баруы хакында чираттагы үткән брифингларның берсендә республика наркологик диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий да әйтеп үтте. Мәгълүматлар буенча, ел башыннан алкогольле агуланудан 182 кеше үлгән. Шулай ук, хроник алкоголизм диагнозы белән исәпкә бастыру исемлеге дә шактый арткан.

-Гадәттә, кибетләрдә яшь сатучылар керем өчен дип алкогольле продукцияне барысына да сату ягын гына карый, әмма әлеге гамәлләре закон тарафыннан иң башлап штраф, аннан хәтта иректән мәхрүм итү куркынычы да янаганны белгәч, мондый төр күренешләр азая,-ди ТР Роспотребнадзор идарәсе белгеч-эксперты Асия Ярмашева.

Шулай да нәтиҗәләр аяныч булып кала. Бүген, хәтта 14 яшьлекләр арасында да алкогольле эчемлекләрдән агулану очраклары бар. Иң күбе алар зур шәһәрләрдә күзәтелә. Әлеге күренеш белән ТРдагы дәүләт алкоголь инспекциясе бердәм көрәшү юлын сайларга чакыра. Балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләр, тәмәке сату фактларына, ялган алкогольле эчемлекләрне сатуга тап булсагыз, ТРдагы дәүләт алкоголь инспекциясенең кайнар линия телефонына (843) 278-92-79 шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спиртлы ялган эчемлекләр