Интернет аша ышанычлырак
Бүгенге көндә электрон межа планнарын әзерләү актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Ниһаять, республиканың Росреестр идарәсе, кадастр палатасы хезмәткәрләре һәм кадастр инженерлары бергәләшеп әлеге проблеманы чишү юлларын эзләделәр.
2012 елның 1 июленнән кадастр инженерлары межа планнарын кәгазь һәм электрон төрдә дә тапшыра башладылар. Биш ай буе яңа форматта эшләү бик авыр бирелгән. Күчемсез милекне дәүләт кадастрына куюның автоматлаштырылган мәгълүмат системасы XML-файлларны кабул итүдән баш тарткан. Кадастр инженерларына ярдәм итү өчен тиз арада составына кадастр палатасы технологлары кергән төркем оештырылган. Килеп туган хәл әлеге төркем белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ста-бильләштерелде. Әмма бүгенге көндә дә әле межа планнарын электрон төрдә әзерләү проблемалары үз актуальлеген югалтмады. "Кадастр инженерлары берләшмәсе" директоры Вадим Савельев билгеләвенчә, биредә төп гаеп компьютерда түгел, ә кеше факторында. Хаталарның 70 проценты-хезмәткәрләрнең бу өлкәдә белемнәре аз булу нәтиҗәсе. Әлеге проблемага багышланган семинарда "СтелсКом" җәмгыяте директоры Илфат Фахразиев үзенең бу программаны өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Күпчелек коллегаларым тикшерү программаларына ышанып, дөрес булмаган кадастр номеры кебек кулдан ясалган хаталарны тикшермәгәннәр, программаның мәҗбүри реквизитларының булуын гына исәпкә алуын күз уңыннан ычкындырганнар",-диде ул үз чыгышында. Аннан соң кадастр палатасы сайтында XML-файлларны дөрес формалаштыру турында мәгълүмат булуын да искәртәсем килә. Шунда ук чиктәш җир участоклары турындагы мәгълүматларны рәсмиләштерүгә комачаулаучы, программадагы эшләнеп бетмәгән урыннар турында да мәгълүмат урнаштырыл-ган. Шуңа да электрон версияне булдырмау турында карар кабул ителгән. Әмма ул вакытлыча гына. Хәзерге вакытта XML-файлларның яңа версиясен эшләү өстендә эш алып барыла.
Электрон документ әйләнеше темасын дәвам итеп, Илфат Фахразиев семинарда катнашучыларны Росреестр дәүләт порталыннан кыюрак файдаланырга чакырды. "Бу бик җайлы, вакытны экономияләргә дә, хаталарны күпкә киметергә дә мөмкинлек бирә. Кәгазьдә межа планын әзерләү өчен бик күп сызымнар ясарга кирәк. Ә портал аша эшләгәндә исә бик җиңел, бары тик кнопкага гына басарга кирәк булачак. Бу заказчылар өчен дә уңайлы. Кадастр исәбе өчен кирәкле булган бар нәрсәне дә кадастр инженеры башкара. Ә заказ бирүче аны исәпкә куюдан баш тартулары турында белми дә кала. Геодезист баш тарту турында карарны алганнан соң үзенең межа планын әзерләгәндә җибәргән хатасын төзәтәчәк һәм аны интернет аша кире кадастр органына җибәрәчәк",-ди "СтелсКом" директоры.
"Ә заказ бирүчеләр өчен интернет аша эшли белүче кадастр инженеры иң кулае. Электрон хезмәт күрсәтүләр кадастр исәбенә куюны сорап язган гаризаларны карау вакытын 20 көннән 7 көнгә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә. Ә киләчәктә әлеге вакыт исә 5 көнгә калырга тиеш",-ди бу уңайдан ТР буенча кадастр палатасы директоры Ләйсән Гатауллина.
Аның сүзләренә караганда, декабрь ае тәмамланганчы кадастр палатасы киң җәмәгатьчелеккә кадастр инженерларының рейтинг исемлеген тәкъдим итәчәк. Исемлектәге кадастр инженерларының 95 проценты үзләренең заказларын интернет-портал аша башкаралар. Аларга, әлбәттә, мәгълүмати-технологик ярдәм дә күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев