Хатын-кыз эчсә, гаилә таркала
Гаиләдә ирләрнең эчкечелеккә бирелүе бер бәла булса, хатын-кызларның хәмергә өстенлек бирүе - иң куркынычыдыр. Чөнки хатын-кыз эчсә, гаилә таркала, бала ятим кала. Гаиләдәге бала урамда тәрбияләнә башлый, ә бу үз чиратында тагын да хәтәррәк хәлләргә китерә. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү, гаиләне әлеге баткаклыктан чыгару бурычы. Балигъ...
-Комиссиянең 2013 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап үтсәгез иде?
-2013 елда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча 28 утырыш уздырылды, шуның дүртесендә урыннарга чыгып мәсьәләләрне хәл иттек. Барлыгы 95 административ бөркетмә тикшерелде, әйтергә кирәк, каралган эшләрнең саны узган еллар белән чагыштырганда кимеде, 2012 елда протоколлар саны 109 иде.
Балигъ булмаганнарның хокукларын бозуларның иң киң таралган төрләре булып ата- аналар тарафынннан бурычларын тиешенчә үтәмәүләре тора. Бу белем, тәрбия бирү һәм бала хокукларын яклау кебек төшенчәләрне үз эченә ала. Шулай ук, закон тарафыннан чикләнгән 22.00 сәгатьтән соң, балаларын урамда йөртүчеләр дә шактый. Мондыйлар хәтта берничә тапкыр штрафка да тартылды. Иң хәтәре, үзләре белән балаларын да исерткеч эчемлекләр кулланырга эндәүчеләр дә бар. Шул рәвешле, балигъ булмаганнар арасында, хәтта кызлар арасында да җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлек кулланучылар артуы сизелә.
Кызганыч, күп кенә белем учреждениеләре комиссия белән хезмәттәшлек итми һәм, нәтиҗәдә, яшүсмер тарафыннан хокук бозу яки җинаять кылынгач, яисә балалар үзләренең тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч яный торган шартларга дучар булгач кына барысы да билгеле була.
-Әлеге гаиләләр, анда тәрбияләнүче балалар белән нинди профилактик эшләр алып барыла?
-Комиссиядә имин булмаган 16 гаилә исәптә тора. Бу гаиләләрдә 40 бала һәм 11 балигъ булмаган яшүсмер тәрбияләнә. 2013 елда район территориясендә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр тарафыннан җинаятьләр теркәлмәде, шулай да 14 яшькәчә балалар арасында 6 хокук бозу очрагы ачыкланды. Әлбәттә, балаларны нинди дә булса хокук бозуга, беренче чиратта, әти-әниләрнең үз-үзләрен әхлакый яктан тотышы, аларның шәхси үрнәге этәрә. Бүген шактый гаиләләрнең матди яктан гына түгел, әхлакый яктан да ярлылануы турында сөйләргә туры килә, аларда бала кыйммәте, аларны тәрбияләү арткы планга күчә. Күпчелек җинаятьләрне нәкь менә әхлакый яктан ярлы булган гаиләләрдәге үсмерләр кыла.
Күчмә утырышларда әлеге хокук бозуларны кылган балаларның әти-әниләре катнашында аңлату эшләре алып барабыз, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торабыз. Шулай ук, комиссиядә исәптә торучы балаларның һәркайсына иҗтимагый тәрбиячеләр билгеләнгән. Аларның күзәтүе үз нәтиҗәләрен бирә.
Үткән ел биш ата-ана эчкечелек бәйлелегеннән дәвалану курслары үтте, алар арасында кабат дәвалануга баручылары әлегә юк. Гомумән, соңгы өч ел эчендә генә 15 кеше мондый дәвалануны узды. Бүгенге көндә балигъ булмаганнарның хокук бозу очраклары күбрәк Хорновар-Шигали, Алешкин-Саплык, Түбән Чәке авылларында күзәтелә.
-Утырышларда катнашкан кеше буларак, анда чакырылучы әти-әниләрнең комиссия әгъзаларына нәфрәт белән карауларын сизәм...
-Сүз дә юк, утырышларда гаилә, аның тәртибе тикшерелә, беркем дә эчке дөньясына кергән кешене яратмый. Әмма, комиссиянең беренчел максаты-әлеге гаиләләргә ярдәм итү. Алар белән психологлар эшли, аларның матди хәленең авырлыгын күздә тотып, балаларга сәламәтләндерү лагерьларында, шифаханәләрдә ял итү өчен юлламалар бирелә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша җәйге чорда эшкә, иҗтимагый чараларга тартылалар.
Әти-әниләре үлеп киткәндә, көнкүреш шартлары яши алырлык дәрәҗәдә булмаганда, гаиләдә әхлакый яктан бернинди уңай үзгәреш сизелмәгәндә, балалар Убидагы "Җылы йорт" приютында реабилитация уза. Үткән ел приютта 32 яшүсмер вакытлыча яшәгән. Соңгы елларда районда тулы булмаган гаиләләр саны да арта бара.
Баланы кырыслыктан, пычраклыктан саклыйсы килә, аның күзендә яшь бөртекләре урынына шатлыклы елмаю булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев