Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хата өчен кем җаваплы?

Тормышта безгә төрле хәлләр белән очрашырга туры килә. Мәсәлән, күчемсез милек яисә җир алу белән бәйле килешүләрне башкару һ.б. Ә аларның күпчелеге исә безнең законнарны төгәл белүебез белән дә бәйле. Газета укучыларыбызның күпсанлы сорауларына ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Светлана Порфирьева җавап бирә.

-Ә менә җир сатып алу турындагы килешүнең "чисталыгын" ничек тикшерергә соң?

-Иң беренче эш итеп сез сатып алырга теләгән җир участогының кадастр исәбендә торуын тикшерергә тиешсез. Моның өчен кадастр палатасына запрос ясарга, яисә Росреестрның федераль сайтына кереп мәгълүмат алырга кирәк булачак. Бер үк вакытта әлеге җир участогына арест салынмаганлыгын да тикшерергә онытмаска. Әлеге мәгълүматны сезнең запросыгыз буенча теркәү палатасы бирә. Аннан соң сатып алырга теләгән җир участогы аша газ, нефть һәм электр үткәргеч линияләр үтү-үтмәвен һәм җирегез саклау зонасына эләкмәвен тик-шертергә онытмаска кирәк. Әлеге мәгълүматны кадастр палатасы бирә. Соңрак төрле проблемалар килеп чыкмасын өчен җирнең "эш статусы" турында белү мөһим- шәхси төзелеш, шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, һ.б.

Тагын бер гади чара- хокукны билгеләүче документларның булуын тикшерү. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, икътисадый блоктагы җинаятьләрнең һәр өченчесе - мошенниклык. Агымдагы елның 8 аенда мондый 816 очрак теркәлгән. Аларның 247се күчемсез милек белән бәйле афералар тәшкил итә. Шуңа да үтә дә сак булу кирәк. Аннан соң җир участогы межаланганмы, юкмы булуын белешү дә мөһим. Чөнки соңрак күршеләр белән төрле бәхәсләр, күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Реклама

-Җир һәм күчемсез милек сатып алу белән бәхәсле мәсьәләләр килеп чыккан очракта нишләргә?

-Әйе, төрле хәлләргә юлыгырга мөмкин. Мәсәлән, җир участогын кадастр исәбенә кертү процедурасы туктатылды, ягъни кадастр хатасы табылды ди: кадастр картасында сезнең участогыгызның чикләре сездән алданрак исәпкә баскан башка кешенең җир участогы чикләре белән кисешкән булуы ачыкланган. Әлеге проблема практикада шактый еш очрый. Әмма ул кадастр учреждениесендә түгел, ә межалау стадиясендә барлыкка килгән, әлеге хатаны кадастр инженеры ясаган. Әлбәттә, кадастр палатасында сезгә ни эшләргә кирәк булуы турында киңәш бирәчәкләр. Иң башлап, хата кайда булуын ачыкларга кирәк булачак: сезнең участоктамы яисә күршегезнекендәме. Әгәр сезнекендә булса, сезгә җир үлчәп бирүче үз хатасын төзәтеп, кабат үлчәп бирәчәк. Әгәр күршегезнең җир участогында хата киткән икән инде, биредә эшләр катлаулырак. Әгәр күршегез үз җир участогын 2008 елның 1 мартына кадәр, "Кадастр турында"гы закон үз көченә кергәнче билгеләткән булса, ул чорда җир участоклары тасвирлау нигезендә генә исәпкә кертелгән, межа планы юк. Димәк, документка үзгәрешләр кертү дә таләп ителми. Кадастр инженеры сезнең межа планына күршегезнең участогы турындагы мәгълүматны берничә бүлек (җир участогының координатын, чикләрне яраштыру акты) белән генә кертеп куячак. Әгәр инде күршегез үз участогының чикләрен 2008 елның 1 мартыннан соң теркәткән булса, сезнең җир участогы буенча киткән хатаны төзәтү процессында ул да актив катнашырга тиеш булачак. Күршегезгә кадастр инженерына төзәтмә кертелгән межа планын рәсмиләштерү өчен һәм кадастр палатасына гариза белән мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Межалаучы үз хатасын түләүсез нигездә төзәтергә тиешлеген дә искәртәсем килә. Әмма берничә ел узгач аны кайдан табарга соң? ТР буенча кадастр палатасы сайтында (www.kadastr.tatarstan.ru) кадастр инженерларының исемлеге куелган, аннан табарга мөмкин. Әмма күршегез "юк" дип сезгә ярдәм итүдән баш тартырга да мөмкин бит әле. Бу очракта исә әлеге бәхәсле хәлне суд аша гына чишеп булачак. Әмма ярдәм итүдән баш тартып, күрше белән мөнәсәбәтләрне бозу килешәме соң? Җир участоклары чикләренең үзгәрмәячәген, койманы сүтәргә, өйне күчерергә кирәк булмаячагын, үзгәрешләрнең картографик булуын гына искәртәсем килә. Кадастр хатасын төзәткәннән соң яңадан теркәү, рәсмиләштерү мәҗбүри түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадастр бүлеге