Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Шартлар тудырылганда, нигә хезмәт итмәскә?

Төрле мәгълүматларга караганда, Россия Кораллы көчләрендә кыскартулар дәвам итә. Хәзер армиядә хезмәт итүчеләр саны элек еллардагы 1 миллион 300 мең урынына 1 миллион тирәсе генә калган. Шулай да соңгы елларда контракт буенча хезмәт итүгә зур өстенлек бирелә башлады. Бу хакта тулырак аңлатма бирүне сорап республика хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча...

-Вил Ринатович, миңа калса бу һич тә армиянең хәрби көчен киметү өчен эшләнми. Киресенчә, аның көч-кодрәтен арттыру, камилләштерү, профессиональрәк итү максатын күздә тота.

-Әйе, оборона мәсьәләсе һәрдаим ил җитәкчелеге игътибарында булды һәм шулай булып калачак та. Бу беренче чиратта, офицерлар корпусының белемнәрен, сугышчан тәҗрибәләрен үстерү һәм камилләштерүгә кагыла. Контракт системасы буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә дә аерым якын килү мәсьәләләре хәл ителә. Сер түгел, Россия армиясен заманның иң югары технологияле хәрби кораллары белән тәэмин итүне дәвам итәргә кирәк. Армиядәге дисциплина мәсьәләсе дә бүген көн кадагында тора. Зур масштаблы соңгы хәрби өйрәнүләрдән күренгәнчә, хәрби часть һәм берләшмәләрне даими әзерлек хәленә күчерү, гаскәрләрне заманча корал һәм хәрби техника белән җиһазландыру, Кораллы Көчләрнең яңа йөзен булдырган мәлдә гаскәрләрне рядовойлар һәм сержантлар составы белән комплектлау системасы алга табан да камилләшә бара. 2017 елга хәрби хезмәтне контракт буенча үтүче солдат, матрос, сержант һәм старшиналар 425 меңгә җитә, ягъни гомум санның ярыйсы гына өлешен алар тәшкил итәчәк.

Контракт буенча хәрби хезмәткә нинди категория гражданнар алынырга мөмкин, дип сорарсыз? Әлбәттә, сау-сәламәт, суд аша хөкем ителмәгән, яше 19 дан 40 ка кадәр булырга тиеш. Иң кимендә урта белемле булу кирәк. Хезмәткә алынган вакытта гражданнар физик әзерлек, һөнәри һәм психологик яктан комиссия үтәләр. Бу урында социаль пакет турында да искәртеп үтим. Хәрби хезмәт чорында торак бинадан яисә тулай торактан урын бирелә, торакны арендага алган очракта хәрбигә һәм аның гаиләсе членнарына 3600 сум акча түләнә, гаилә составы 3 кешедән арткан очракта ул 5400 сумга кадәр арта. Контракт буенча 3 елдан артык хезмәт иткәннән соң, хәрби кеше тупланма- ипотека системасында катнаша ала. 20 һәм аннан артык хезмәт елы булган очракта 45 яшеннән пенсия белән тәэмин ителешкә хокукы була.

-Безнең төбәктән китүчеләр кайсы регионнарда хезмәт итәргә мөмкин һәм аларның хезмәт хакы күпме?

-Безнең ир-егетләребезне Самара, Ульяновск өлкәләре, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Кизнер шәһәрләре, Чечен һәм Таҗикстан Республикалары көтә. Хезмәт хакына килгәндә рядовой һәм сержантлар өчен 17400-65000 сум каралган, аларның сәламәтлекләре һәм тормышлары да иминиятләштерелә.

-Хезмәт хакларына караганда хәрби хезмәт җәлеп итә торган булмакчы...

-Башкача мөмкин дә түгел. Хәзер хәрбиләрнең туклануын яхшырту буенча да зур эш башкарыла. Бүген солдатлар рационына сут, җимеш һәм заманча витаминлы комплекслар кертелде. Хәрбиләр территорияне җыештыру, ашханә һәм хуҗалык эшләре буенча солдатларга хас булмаган нарядлардан азат ителде. Солдатлар һәм сержантларның физик әзерлегенә бүленгән вакыт озайтылды. Хәзер физик әзерлек буенча занятиеләр һөнәри инструкторлар җитәкчелегендә һәм спорт киемендә үткәрелә. Солдатларның көн тәртибе дә үзгәрде. Йөкләнгән эшнең артуы нәтиҗәсендә, төшке аштан соң бер сәгать ял каралды һәм шулай ук төнге йокы 30 минутка озайтылды. Соңгы вакытта югары белемле егетләр армиягә күп китә башлады. Мондый хәрбиләрнең күбәюе частьләрнең сугышка сәләте артуына уңай йогынты ясый. Шунысы куанычлы, безнең район егетләре үзләренә йөкләтелгән вазифаны һәрчак тиешенчә үтиләр. Киләчәктә дә алар югары әхлакый сыйфатлар күрсәтеп, хәрби туганлыкка, бурыч һәм намуска тугры калырлар, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев