Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

"Җылы йорт” приютында зонаара социаль-реабилитацион консилиум утырыш узды

Уби авылындагы "Җылы йорт" приютында зонаара социаль-реабилитацион консилиум утырышы булып узды.

Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан вәкилләр Анжелика Валеева, Людмила Чернова, Иван Милюков, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, социаль яклау өлкәсендә хезмәт куючы зонаара һәм район белгечләре катнашты.

Баланың җәмгыятьтәге социаль хокукларын яклау бүгенге көндә беренчел урында тора. Нәселдән килгән патология, ягъни авыруларның кискенләшүе, психологик тотрыксызлык, наркоманиягә бәйлелек, эчүчелек, иптәшләр, дуслары белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу, мәктәптә укытучылар белән конфликт, укуда артта калу-болар барысы яшүсмерләрнең, балаларның характерында тискәре сыйфатлар формалаштыра. Бала югалып кала, ярдәмгә мохтаҗ була, нәкъ менә шушы вакытта аңа ярдәм, алай гына да түгел белгечләр киңәше кирәк.

Бүген республикада 667 урынга исәпләнгән 18 социаль приют эшли, аларның тупланышы 85 процентны тәшкил итә.

Министрлык вәкиле Людмила Чернова әлеге учреждениеләренең балаларның социаль адаптация һәм реабилитацияләр узу максатын күздә тотып төзелгәнлеген әйтте.

-Приют ул - баланың вакытлыча дәүләт карамагы тәрбиясенә алыну урыны. Биредә әйбәт психологлар, педагоглар эшли, бер сүз белән әйткәндә, төрле авыр тормыш ситауациясендә калганнарга белгечләр ярдәм итә. Баланы тормышка башка күзлектән карарга өйрәтә, бүгенге тормышта бу бик мөһим,-диде ул. Шуңа да приютларны халык аңындагыча "баланы тартып алу урыны" буларак түгел, ә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге буларак тәкъдим итү кирәклеген белдерде. Шул ук вакытта, приютның ике яклап, бала һәм гаиләсе, ягъни әти-әнисе белән дә психологик ярдәм күрсәтү юнәлешендә эшләргә тиешлегенә басым ясады.

Уби авылындагы "Җылы йорт" приюты 1998 елдан эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүген анда 29 балигъ булмаган бала реабилитация курслары уза. Дүртесе-Чүпрәле, җидесе Кайбыч районыннан, 14е- Тәтештән һәм дүртесе Кама Тамагыннан.

Приют директоры Алевтина Хәлилова балалар белән эшләү тәртибен, приюттагы шартлар хакында сөйләде.

Дөрес, нинди генә әйбәт урын булмасын, гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты да, приюты да алыштыра алмый инде. Һәр балага, әлбәттә, гаилә кирәк. Әмма тормыш барышында килеп чыккан авырлыкларны җиңәр өчен кемдеңдер ярдәм кулы сузуы мөһим. Бу очракта ул-социаль приютлар.

Чит балалар булмый диләр. Алар барысы да безнеке. Сабыйларның язмышы өчен дәүләт кенә түгел, тулаем җәмгыять һәм һәрберебез җаваплы. Җәмгыятебезнең киләчәге дә алар кулында бит, димәк алдагы тормышны бергәләп төзибез, дигән сүз. Утырыш шушы проблемаларны күтәреп, җылы әңгәмә рәвешендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш зонаара социальреабилитацион консилиум