Бала тәрбияләүдә халык педагогикасының һәм гаиләнең роле
Укучыларны тәрбияләгәндә мин гаилә тәрбиясенә, халык педагогикасына таянам: ата-ана, әби-бабай үрнәге, читләтеп йогынты ясау, инандыру, балага ышаныч күрсәтү, боеру, аңлату, өйрәтү, үтенү, киңәш бирү, борынгы ышануларга таяну, гаепләү, тыю һ. б.
Гаиләдә бала әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнә. Тәрбияле баланың төп сыйфаты-кешеләргә ягымлы, тәмле телле булу, аларны ихтирам итү, кешелеклелек. Бу сыйфатлар кечкенәдән үк тәрбияләнә. Олыны олы итү, кечкенәләргә ярдәм итү һәм аларга үрнәк булу, намуслылык, чисталык, кунакчыллык сыйфатлары, хезмәткә мөнәсәбәт, төрле һөнәрләргә өйрәнү, гомумән, яшәргә өйрәнү нигезләре гаиләдә тәрбияләнә. Шуны да онытмаска кирәк, балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга иң элек ата-ана үзе ия булырга тиеш, чөнки бала ата-ана гамәлләрен күреп үсә, күп очракта аларга охшарга тырыша.
Тәрбия эшендә иң мөһиме-балага карата һәр эштә төгәл була белү.Белем алу-авыр хезмәт. Ул зур тырышлык, түземлелек һәм киеренке эш таләп итә. Шуңа күрә балада ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим.
Балаларны 1 сыйныфка кабул иткәндә мин һәр укучы белән индивидуаль очрашып, аның укуга әзерлеге белән танышам. Күп кенә укучы өй тәрбиясе алганга, тәрбияләнүдә әби-бабайлар алымнары сизелә. Бу үзенә күрә уңай чагылыш тапты. Һәр балага портфолио ачам, даими рәвештә аларны чирек саен тулыландыра барам. Укучыларның үзләренең, әти-әниләренең уңай якларын исәпкә алырга тырышам. 4 ел уку дәверендә төрле сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез: "Әлифба бәйрәме", "Әнием-алтыным", "Гаилә бәйрәме" һ.б. Әти-әниләр дә, укучылар да әлеге чараларда теләп, актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев