Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Автомеханика бүлегендә укытучы уңган егетләр

Күптән түгел Иске Чокалы кустында үткәрелгән комбайннар парадында 90 номерлы һөнәри училище комбайнчысы Фәрит Яруллин ярдәмчесе Рөстәм Вахитов белән (рәсемдә) "СК-5-Енисей" маркалы кыр корабын уракка яхшы әзерләгәннәре өчен призлы беренче урынны яулаган иделәр.

Егетләр икесе дә 90 номерлы һөнәри училищеда студентларга трактор, комбайн һәм шофер белгечлеге буенча белем бирәләр, яңа гына ачылган автомеханика бүлегендә мастер-инструктор вазифасын башкаралар. Һәм әйтергә кирәк, үзләренең намуслы хезмәтләре бәрабәренә ярыйсы гына уңышларга да ирешәләр, шәхси үрнәкләре нигезендә яшь буынга һөнәри белем һәм тәрбия бирәләр. Әлбәттә инде, шундый тәҗрибәле остазлары янәшәсендә булачак механизаторларга да белем һәм тәҗрибә туплавы җиңелрәк.

Фәрит Яруллин 1976 елда Иске Чүпрәле авылында туа. Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Тәтеш совхоз-техникумының механизация бүлегендә укуын дәвам итә. Тракторчы, шофер һәм комбайнчы һөнәрләре белән беррәттән, эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә. Укуын тәмамлаганнан соң туган ягына кайтып, "Россия" колхозында башлап комбайнчы, шофер булып эшләсә, соңрак баш инженер вазифасын аңа йөклиләр.

Рөстәм Вахитов Яңа Чүпрәле авылында туып, урта белемне Иске Чүпрәле урта мәктәбендә ала. Тәтеш шәһәрендәге автомәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. 1990 елда солдат шинелен салып, СПТУга эшкә килә. Һәм 90нчы еллардан алып бүгенге көнгә кадәр 90 номерлы һөнәри училищеда мастер вазифасын башкара. Бер үк вакытта Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белемен күтәрә.

Ир-егетләрнең икесе дә гаиләле, балалар үстерәләр. Аларның намуслы хезмәтләре ел саен Мактау Грамоталары, төрле кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр белән бәяләнеп килә. Алар арасында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бирелгәннәре дә байтак. Бу урында һөнәри училищеда быелдан автомеханика бүлегенә укучылар кабул ителүне ассызык-лыйсым килә. Әлеге бүлек яңа булып, авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, автотранспорт тармагында хезмәт итү өчен дә белгечләр әзерли. Һөнәри училищеның кабул итү комиссиясендә эшләүчеләр сүзләренә караганда, гаризалар шактый ук җыелган икән инде. Училищеда укучы укучыларның стипендия алып укулары, торак белән тәэмин ителүләре, өч тапкыр бушлай тукланулары инде мәгълүм. Бер сүз белән әйткәндә, шушындый тырыш мастерлары, тәрбиячеләре булган училище ишекләре һәркемгә ачык, рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри белем