Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Тапшырылмаган хат: Гелфира Ярулла кызы Гайнуллина -Камалованың хатирәләр дәфтәреннән

Бу язмада медицина хезмәткәрләренең намус белән башкарган фидакарь хезмәте, районыбыз тарихының бер чоры чагыла.

Әниебез, Гелфира Ярулла кызы Гайнуллина — Камалова, сугыш чоры баласы, 1941нче елда Иске Ишле авылында дөньяга килә. Әтисе, авыл укытучысы, сугыш кырларында һәлак була. Әнисе, балаларын ялгыз үстереп, кеше итә. Әниебезнең күңеле мәктәп елларында ук әдәбиятка, матурлыкка тартыла. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, журналист булырга хыялланган авыл баласының язмышын Аллаһы Тәгалә үзенчә хәл итә, аның йөрәк җылысы белән башкарган тырыш хезмәте башка өлкәдә кирәгрәк булгандыр күрәсең. Әмма, шулай да, ул күңелендә туган матур уйларын, фикерләрен, вакыт тапкан саен кәгазь битләренә күчерә иде. Ул язган шигырьләр һәм мәкаләләр әледән-әле газета-журнал битләрендә басылып, чыгып торды. "Язасы фикерләрем бик күп әле«,- дип сөйли иде әни безгә.
2022нче елның январенда әниебез көтмәгәндә арабыздан китеп барды...
Туган нигезебезгә кайткан саен, әниебезнең туплаган газета-журналлары, китап-дәфтәрләре арасыннан әле һаман да язган язмаларына тап булабыз. Сезгә тәкъдим ителәсе язма да шуларның берсе. Бу язмада медицина хезмәткәрләренең намус белән башкарган фидакарь хезмәте, районыбыз тарихының бер чоры чагыла. 
Шушы көннәрдә әниебезнең туган көне дә... Исән булса, аңа 84 яшь тулган булыр иде. Язган юлларым әниебезнең рухына дога булып ирешсен, ә язмасы район кешеләренә, хезмәттәшләренә багышлаган бер якты истәлек булып калсын.
 

Миләүшә Камалова


Без үткән юллар

1959-1960 еллар районыбызда йогышлы трахома авыруының (күп очракта кешене күрү бәхетеннән мәңгегә мәхрүм итүче) чәчәк аткан чоры иде. Республика күләмендә йогышлы трахома авыруының иң күп таралган төбәкләре Чүпрәле белән Аксубай районнары иде. 
Кайбер гаиләләрдә барлык гаилә кешеләре дә авырый, хәтта яңа туган сабыйларга да йога иде бу авыру. Шул елларда бу куркыныч авыруны дәвалау, бетерү бурычы куела. Авыруларны дәваларга белемле медицина хезмәткәрләре кирәк, ә алар юк. Аннары 10 сыйныф бетергән кызларны кыска сроклы курсларда укытып кайтарырга кирәк дигән фикергә киләләр һәм шулай эшлиләр дә. Ул вакытта район Башкарма комитеты рәисе булып Петр Павлович Носов дигән кеше эшли иде. Ул колхоз һәм авыл советы җитәкчеләрен җыеп алып, бу фикерне җиткерә һәм кызларга колхоз тарафыннан стипендия түләнергә тиешлеген дә әйтә. Укырга китәргә яки читкә китү өчен паспорт алырга белешмә бирмәгән чорда, колхоз рәисләре моңа риза булалармы сон?! Әлбәттә, күбесе бу турыда халыкка хәбәр дә итми. Бары тик «Ялкын» колхозы (рәисе Аделҗан абый Фәизов), «Дружба», «Калинин исемендәге» колхоз рәисләре генә кызларны укыту ягын карыйлар. 
Бу вакытта авыл советларының берләшкән вакыты, Яңа Кәкерле, Яңа Ишле, Иске Ишле авыл советларын берләштергәч, Иске Ишледән Гаяз абый Хәкимов, дигән кеше секретарь булып калган иде. Бу хәбәрне әйткәч, мин берсүзсез ризалаштым, чөнки Казанга укырга керергә барып, конкурстан үтмичә кире кайткан идем. Ни булса да булды, без төрле авыллардан 10 кыз трахома авыруын дәвалау буенча шәфкатъ туташлары әзерли торган 6 айлык курска укырга киттек. 
Безне Носов Петр Павлович шәхсән үзе аэродромга илтеп, озатып калды һәм Казанга барган саен яныбызга кереп хәлебезне белешә иде. 
Казанда безне трахоматоз диспансерының үзендә үк бүлмәләргә урнаштырдылар һәм без шунда укыдык та, практика да үттек. Хәтта, төнге сменаларда да дежур тора идек. Безне атаклы табиблар Динә Ибраһимовна Сабитова, Борис Филлипович Горшков, Галина Алексеевна (фамилиясе хәтеремнән чыккан) укыттылар һәм бик таләпчән иделәр. Үзебезгә дә бик тырышырга туры килде. Без ул табибларга бик рәхмәтле булдык. 
Шулай итеп, 6 айлык программаны 3 айда өйрәтеп, безне эшкә кайтарып та җибәрделәр. Без кайтканчы, Иске Шәйморзада, район берләшү сәбәпле, бушап калган райком бинасын диспансер итеп ачып җибәргәннәр, авыруларны бик күп җыйганнар иде инде. 
Без эшли башладык. Палаталар якты, чиста, барлык урын-җир яңа, атна саен мунча, ашау-эчү яхшы, санитаркалар бик тырышып эшлиләр, дарулар җитәрлек, көнгә 4 тапкыр дәвалыйбыз. Ничек кенә яхшы булса да, авыруларның киләсе килми иде, чөнки дәвалау күп вакытны сорый, кимендә 2-3 ай диспансерда ятарга кирәк. Күбесенә операция ясарга туры килә иде. Казаннан табиблар килеп эшлиләр, ай саен алмашынып торалар. Катаракта белән сукырайган кешеләр операциядән сон беренче мәртәбә күзләреннән повязкаларын алгач, «күрәм», дип шатлануларыннан безнең дә күзләребез яшьләнә иде. Әкренләп безнең хезмәтебезнең уңышлары куренә башлады. Без берәм-берәм укуыбызны дәвам итәргә Буа медицина училищесына китә тордык. Шулай итеп, берничә ел үтсә дә, трахома авыруы, ниһаять, җиңелде. Бу район җитәкчеләренең, медицина хезмәткәрләренең, барлык район халкының зур җиңүе, зур казанышы булды.
Мин Буа медицина училищесын тәмамлап кайтып, туган авылым Иске Ишлегә эшкә билгеләндем. Эш күп иде. Ул вакытта әле 15 яшькәчә балалар саны да күп. Йөкле хатыннар өйдә бала табалар, роддомга бару турында ишетергә дә теләмиләр, балалар пневмония авыруы белән күп авырыйлар. Юллар юк иде, шуңа күрә дә авыл халкы медицина ярдәменә бик мохтаҗ иде. Әкренләп эшләр җайга салына башлады. Мин авыл халкы белән уртак телне тиз таптым, алар мин кушканнарга «колак салдылар». Балалар урам тутырып, прививкага медпунктка килә, йөкле хатыннар исә иртә срокта учетка баса башладылар. Шулай да балаларны өйдә табулар дәвам итте. 
Беркүпме эшләгәннән сон, акушерлык буенча белемемне арттыру өчен, баш табиб белән сөйләшеп, роддомда 1 ай өйрәнүләр үтәргә булдым. Шул вакытта бер вакыйга булды. Бер хатын баласын өйдә табарга уйлаган, баланы тудыра алмагач, авыр хәлдә аны роддомга китерделәр. Фаридон Гильфанович Хафизовның яңа эшкә килгән генә еллары — яшь хирург стационарда дежурда иде. Йөкле ханымның корсагына карап алды да: «Аналык шартлаган», диде. Нишләргә? Хатынны ничек кенә булса да, үлемнән алып калырга кирәк: өйдә бит тагын 5 бала әнисен көтә. Бу 1965 елның январь аенда булган хәл. Бездә бу вакытта акушер-гинеколог булып Җәүһәр Абдулхаковна Хәсанова эшли иде. Алар Фаридон Гильфанович белән операция ясадылар, операция уңышлы тәмамланды. Кан кирәк, дип баш табиб Ханиф Хәлилович Харисов хәбәр итүгә, бик күп халык җыелды, бигрәк тә мәктәптән күп килделәр. Хәтта, 10нчы сыйныф укучылары да кан тапшырды. Табиблар көннәр-төннәр дәвамында әлеге ханым яныннан китмәделәр, аның гомерен саклап калу өчен көрәштеләр. Бәхеткә, ул, балаларын үзе үстереп, тормышка аяк бастырды һәм хәзер дә исән (авторның хатны язу вакыты буенча). 
Искитмәле, безнең табибларыбыз ул елларда шундый катлаулы операция ясап, кеше гомерен саклап калырлык нәрсәләр белән генә эш иттеләр икән? Ул вакытта скальпель, кайчы, кыскыч, киңәйткечләрдән башка тагын нәрсәләр булды икән?! 
Хәзерге вакыт белән чагыштырганда (хәзерге җиһазлар белән диюем) ул вакыттагы медицина хезмәткәрләренең авыруны бары тик билгеләре буенча гына дөрес диагноз куя белүләре бәяләп бетергесез иде. 
Мин 1967 елның январеннән алып лаеклы ялга чыкканчы Яңа Ишле медпунктында фельдшер булып эшләдем. 
Без, бергә медицинага беренче адым ясаган кызларның берничәсе хезмәтебезне үз районыбыз халкының сәламәтлеген саклауга багышладык: Фрида Фәизова — Хафизова, (Чүпрәле), Хания Хисамова — Рахматуллина (Чүпрәле), Җайзә Сабирҗянова (Иске Кәкерле) һәм мин — Гелфира Гайнуллина-Камалова. 
Барыбыз да һөнәребезне яратып, горурланып эшләдек, мактаулы исемнәргә лаек булдык. Авырулар безнең хезмәтебездән канәгать булдылар һәм без аларның ихтирамын яуладык. 
Бу язмамны гыйбрәт өчен язарга уйладым. Медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте бер вакытта да җиңел түгел. Бу хезмәт нык туземлелек, сабырлык, кешеләрне ихтирам итә, ачык йөзле була белүне сорый. Шуларны булдыра алсаң гына, язмышыңны медицина белән бәйләргә кирәк. Яшьләр дә шуны белсеннәр, аңласыннар иде. 

Гелфира Камалова, РСФСРның сәламәтлек саклау отличнигы, хезмәт ветераны, Яңа Ишле авылы. 2017 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев