Шланга авылында яшәүче Рузалена Зәйнетдин кызы һәм Альберт Фәйзулла улы Якуповлар Алтын туйларын билгели
«Сандугачлар кебек пар килгәннәр» – бу сүзләр нәкъ Шланга авылында яшәүче Рузалена Зәйнетдин кызы һәм Альберт Фәйзулла улы Якуповлар турында.
Иңне-иңгә куеп, инде 50 ел тату һәм үрнәк гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итәләр алар.
Сигезенче дистәне ваклаган авылның әлеге өлкәннәренә бер дә үз яшьләрен бирмәссең. Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле булып, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп, яшиләр алар. «50 ел үткән кебек тә түгел, шулай рәхәт яшәдек», – диләр бүген Якуповлар.
Алар икесе дә Шланга авылында туып, шунда үсеп, хәтта икесе дә бер сыйныфта белем алалар. Язмыш дигәнең аларны төрле елларда төрле җирләргә илтеп ташласа да, эчәчәк сулары, бергә, бер гаилә булып яшәячәк көннәре туган авылга тартып кайтара. Башлап урта, аннан югары белемнәр алалар. Шуннан юллама буенча хезмәт куялар. Альберт Фәйзулла улы эчке органнарда да эшли, район кулланучылар җәмгыятендә дә хезмәт куя, элек еллардагы иң данлыклы «Универмаг» кибете директоры вазифасын да башкара. Әмма иң соңында туган авылындагы мәктәптә рус теле буенча белем бирә. Моның өчен янә югары уку йортын тәмамлый ул. Лаеклы ялга чыгар алдыннан директор урынбасары булып эшли.
Рузалена Зәйнетдин кызы гомерен һәм бар булганлыгын Шланга мәктәбенә багышлый.Уку-укыту буенча директор урынбасары, ә 1976-1978 елларда үзе мәктәп директоры булып эшли. Балаларга математика фәне укыта. РСФСРның мәгариф отличныгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф бүлегенең күп санлы мактау, рәхмәт хатларына, дәрәҗәле бүләкләренә ия. Лаеклы ялга чыккач та, 18 ел дәвамында, укучыларны математика фәне серләренә төшендерә, Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли. Рузалена ханымның мәгариф өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 51 елны тәшкил итә. Бүгенге көндә ул мәктәпне, хезмәттәшләрен, укучыларын сагынып яши.
Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә күрергә, шатлык-сөенечләрен дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын вакыт узган саен ныграк аңлыйсың икән.
Биш балага гомер бирәләр алар. Барысына да күркәм тәрбия, үз үрнәкләрендә хезмәт сөючәнлек сыйфатлары тәрбиялиләр. Бүген балаларының барысы да белемле, мактаулы хезмәт итеп, югары дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр.
Тормыш мәшәкате арасында 50 ел гомер сизелми үтеп киткән икән. Ул арада оныклары да үсеп житкән. Балаларының игелеген күреп, тугыз оныкларына сөенеп яшиләр Якуповлар хәзер.
«Ни чәчсәң, шуны урырсың», ди халык мәкале. Тырыш, укымышлы һәм дә хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Рузалена апа белән Альберт абый.
Тату тормышның серләрен чишкәндә Рузалена апа болай ди:
–Гаиләдә тигезлекне саклап калу өчен түзем, сабыр була белергә кирәк. Яшь вакытта шуларны исәптә тотсаң, олыгайгач, күркәм җимешләрен татыйсың. Ходайга шөкер, без Альберт белән тату яшәдек. Ул бик игътибарлы, ярдәмчел, тырыш кеше. Балаларым да аның үрнәгендә үз гаиләләрен төзеделәр. Ата-ана һәръяклап балаларына үрнәк булырга тиеш. Ходай Тәгалә шушы бәхетле мизгелләрне озак елларга насыйп итсә иде безгә. Юбилейлы туй көннәребезне бергәләп каршы алсак иде.
Әйе, Якуповлар гаиләсе авылда күпләргә үрнәк, аларның сабырлыгы, тыйнаклыгы һәркемне сокландыра.
Әти-әниләрен алтын туйлары белән газета аша котларга дип балалары редакциягә килгән иде. Алар:
«Шланга авылында яшәүче кадерле әти- әниебез Якупов Альберт Фәйзулла улы белән Рузалена Зәйнетдин кызының гаилә корып яшәүләренә 28 декабрьдә 50 ел тула.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез! Безне кеше итү өчен,
Китте бөтен көчегез.
Шуңа да безнең өчен,
Алтынга тиң кешеләр сез!
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә.
Сикәлтәле тормыш сукмакларын,
Җитәкләшеп бергә үтәргә.
Бәхетле һәм озын гомерле булыгыз!
Иң изге теләкләр белән, сезгә исәнлек-саулык, бәхет, озын гомер, тигез тормыш, балалар игелеге теләп: балаларыгыз Роберт-Илсөяр, Ләйлә, Алик-Эльмира, Арион-Гөлчәчәк, Гөлчәчәк, оныкларыгыз Алия, Арсен, Аяз, Сөләйман, Ибраһим, Тимерхан, Латифа, Али, Әминә», дип котлау язганнар. Без дә аларның теләкләренә кушылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев