Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Изгелекле йөрәк иясе: Фирүзә Сабирулла кызы Нәүметовага 75 яшь

Марс авыл җирлегендә, соңгы 60 ел эчендә, гозере төшеп, аңа мөрәҗәгать итмәгән кеше калдымы икән?.. Сүзебез Фирүзә Сабирулла кызы Нәүметова турында

Мөрәҗәгать итми калганнар булса да, аларның саны бик аздыр, минемчә. Чөнки бу ханым яшьлегендә — авыл Советы рәисе, гомер уртасында авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Инде әллә кайчан лаеклы ялда булып, 75 яше җитеп килсә дә, бик күпләр аны «авыл хуҗасы», «адвокат» дип йөртә. Чөнки бөтен инстанцияләрдә йөреп, туеп, хәл итә алмаган мәсьәләләре белән авылдашлар, райондашлар аңа килә. Ә Фирүзә Нәүметова алынса... ул инде проблеманы чишмичә, эшне ахырына җиткермичә туктамый.

Армый да, талмый да...

— Үсмер чагымда син гомер буеңча авыл халкы мәнфәгатен кайгыртып яшәячәксең дисәләр, ышанмаган булыр идем,-ди ул. 

Ə язмыш әнә шулай- үзенчә хәл итә дә куя. 
Гади генә гаиләдә туып-үскән, әмма һәр эштә чая, үз сүзен әйтә белгән кызны авыл халкы 70нче елларда ук авыл Советы рәисе итеп сайлап куя. Алга китеп тагын шуны әйтим, халык әлеге вазифаны авырлык килгәндә гел аңа тапшыра. 2000нче елларда да шушы җаваплы эшне җитәкләде ул.

Авыл Советы рәисе булып сайлангач та, үз алдына куелган бурычларны "Үз өенең — хуҗасы, балаларына — әни бит инде бу«,-дип кабул итә Фирүзә Сабирулла кызы. 70- 80 елларда тормышның нинди булуын, колхозларның гөрләп эшләгән чагын барыбыз да хәтерлидер. Башкарылган эшләр дә масштаблы, дәүләт планнары, социалистик йөкләмәләр... Авылларда халык саны да күп. Зур мәктәбе, мәдәният учагы бар, дигәндәй. Үз кул астындагы коллективны җитәкләп, халыкны дәүләт куйган йөкләмәләрне үтәргә дәртләндереп, үзе дә алар белән берлектә эш башында торып, хезмәт куйды Фирүзә Сабирулла кызы. 
-Эш көнебез иртәнге биштә идарәдәге («Йолдыз» колхозы) Мансур Җамалетдинов, Харис Шәйдуллин, Зәки Азизов белән берлектәге киңәшмәдән башлана иде. Ул киңәшмәгә дә төне буе гаиләләрдәге ызгыш-тавышны хәл итеп йөреп, керфеккә керфек какмыйча, килеп утырган чаклар да күп иде.

Мәрхүмнәргә дога булып барып ирешсен, алар белән берлектә авылга милиция китертмәдек, урлау, сугышу фактларын урынында хәл итә идек. Халык та тыңлады, ышанды, хөрмәт белән карады, әлбәттә. 
Әнә шулай, хезмәт дәверендә, Югары, Түбән Каракитә, Татар Бизнәсе авылы халкы өчен вакытын да, саулыгын кызганмаска, алар сулышы белән яшәргә күнегә Фирүзә Сабирулла кызы. Һәм бу гомерлек гадәтенә әйләнә. Билгеле, хатын-кызга бу эшендә гаиләсе ныклы тыл булмаса ул тора-бара сынар, бирешер иде. Фирүзә ханымның бу яктан да бәхете бар — Әнвәршасы, улы Илдус аңа һәрчак, һәрвакытта ярдәм итәләр. Тавышлаганнарны- яраштырырга, аерылышканнарны- кавыштырырга, исереген- айнытырга, ут янмаса -кабызырга, янгын чыкса-сүндерергә, үлем-китемдә, туу-үсүдә ярдәм итәргә...- һәммәсе өчен дә борчылган, янган-көйгән Фирүзә. Һәм болар барысы да бер йөрәк, бер күңел аша узган. 

Тынгысыз җан бүгенге көндә дә авыл проблемасын алга сөрә. Авыл җыеннары, төрле очрашулар, җитәкчеләргә халык исеменнән мөрәҗәгатъ итүләр әле дә аның вазифасында. Агымдагы елда авыл активы белән үзарасалым акчасына эшләнәсе эшләрдән — юллар салдыруны контрольга алганнар. Авылда янгын сүндерү машинасы булдыру өчен зур тырышлык куелган. Инде аны җылы гаражга урнаштыру өчен кайгыртучанлык күрелә.

Өч авылга караган социаль объектларның газлаштырылуы, юллар салыну, күперләр төзелү дә — аның өлешенә төшкән көмешләр. Авылларда балалар бакчалары төзелә башлагач та, Каракитә авылында шундый бакчаны булдыруны һәм аны җитәкләүне дә үз өстенә ала ул. Барган юлы туры аның, намуслы. Һәм бу гади генә бер авыл кызының иңнәре белән күтәрелгән хезмәтләр. Ә үзе, шәхси дөньясы да бар бит әле аның. Ятим үскән кыз күпме туганнарын җирләгән дә, соң килеп улын, яраткан тормыш иптәшен соңгы юлга озаткан!.. Ул күңелне ачып карасаң... Әмма үзе генә беләдер инде ул аларын, ул күңелдә утлы күмерме, дөрләп янган утмы барлыгын?! 

Кешегә яхшылык эшлим дип, эшләмәгән гаепләрне дә үз өстенә алып, суд юлларын таптаган еллары да күп булды аның...

-Аллаһ Тәгалә сынауларын да, аннан чыгу юлларын да күрсәтте,-ди.

Язмышыма үпкәм юк. Иң зур рәхмәтем -халкыма, 23 яшьлек кызга 6000 кеше белән эшләүне ышанып тапшырган остазларыма, хезмәтемне, үземне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп эшләгән җитәкчеләргә, гаиләмә...

Әйе, бүген дә әнә шулай, язмышына, халкына йөрәгендә рәхмәт хисләре саклап, гомер юлыннан горур атлый Фирүзә Нәүметова. Янында улы Илдус, килене Ләйсән, оныклары Алинә, Əминә... Инде 76нчы яшь таңын каршыласа да, халкым, дип янып-көюен дәвам итә.

Бу урында: «Рәхмәт, Фирүзә апа, шундый булганың өчен рәхмәт!» диясе килә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев