Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Югары Каракитә авылында яшәүче Дания Абулханованы авыл халкы гадел, зирәк, төпле фикерле дип бәяли

Яшәүнең кадерен белеп

Әлеге сыйфатларга ия булуына аның гомерлек һөнәре дә, тормышта үз юлын яруда, көчле булып кала алуында исә гаиләдә беренче бала булып тууы да йогынты ясагандыр, мөгаен.

Түбән Каракитә авылында Фәрзания белән Сәмигулла Хөсәеновларның җиде баласының иң олысы ул. 1954 елның 8 февралендә дөньяга килгән.

—Гаиләдә олы бала булгач, йорттагы бөтен эш: мал-туар карау, ул чакта керосинга йөрүләр дә, бабай белән урманга, болынга печәнгә барулар да миңа эләкте. Шулар өстенә әле үземнән соң туган эне-сеңелләрне карау да миңа йөкләнде,-ди Дания апа. 

Әтисе әтисе Абдулла бабай «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган, указлы мулла була авылда. Бер нигездә өч буын — 11 кеше яшиләр. -Кайнана, кайната, ир, өй тулы бала... Шуларны уйлыйм да, әни барысына да ничек өлгерде икән,-димен.

Дания апаның хезмәт юлы авыл кибетендә, 10нчы сыйныфны тәмамлагач, башлана. Шул ук елларда читтән торып Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына да укырга керә. 

—Кибеттәге эшне Җәмил абый Яфизовтан алып калдым. Ул вакытта айлык план — 3 мең сум иде, шуны арттырып үти-үти 10 меңгә җиткердем. Мактыйлар иде үземне, мактагач күңелләр күтәрелеп китә, эшкә дәрт арта,-ди ул яшьлеген искә алып.

Үзен катлаулы, күп җаваплылык һәм игътибар таләп иткән һөнәр остасы итеп таныткан Данияне «Йолдыз» колхозына эшкә чакыралар. Монда ул башлап секретарь, кассир булып эшли, аннан терлекчелек буенча бухгалтер вазифасын башкара.

Эшен биш бармагы кебек белгән белгечне хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Дания апа да эшләү дәверендә күп тапкырлар Мактау Хатлары белән бүләкләнә, Социалистик ярыш җиңүчесе, Хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Дания апа колхозда эшләгән елларын искә алганда, фермада сыерлар саварга да туры килүен, 3-4әр гектар шикәр чөгендере эшкәртүләрен, бер сүз белән әйткәндә нинди эш кушсалар, шуны башкарулары турында сөйли. -Бухгалтер булсак та идарәдә генә утырып тормадык, җәйге лагерьларны да буяп йөрдек, малларның тигәнәләрен дә чистарта идек,-ди ул.

Дания апа килен булып та күпбалалы нигезгә килә. Кайнанасы Сәрия апа белән алар 27 ел бергә яшиләр. Тормыш иптәше Камил — алдынгы механизатор, шофер. Гаиләдә уллары Фәнил, кызлары Гүзәл дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә Дания апа белән Камил абый өлкәннәрнең рухын саклаган шушы төп нигезләрендә балаларын, оныкларын каршы алып көн итәләр.

— Кайнанам бик әйбәт кеше иде. Эш аркасында ярты төндә дә кайткан вакытлар булды. Бервакытта да кайнанам караңгы йөз белән каршы алмады. Ашы пешкән, чәе кайнаган, балалар караган була иде,-ди Дания ханым.

Гомерне аккан суларга тиңлиләр. Гомер юлларында очраган авырлыкларны, киртәләрне лаеклы үтә алу зур көч таләп итә. Язмамның башында да Дания апаны тормышта үз юлын ярган, көчле булып кала алган дип әйтүем тикмәгә түгел. Бүгенге көндә дә ул туганнарына олы терәк, Камил абыйның хөрмәтле пар канаты, балаларының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе, авылдашлары арасында ихтирамга лаек кешеләрнең берсе.

Гомеренең картлык дигән өлешен дә биш вакыт намазын укып, илгә-көнгә тынычлык теләп, изге догаларын кылып үткәрә ул. 

— Мин үз тормышымнан канәгать. Камил белән бик әйбәт яшәп торабыз. Авыр чакларда ул һәрвакыт терәк булды. Балаларым, оныкларым бар. Барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Яшәүнең кадерен белеп, шөкер иткәндә тормыш бик рәхәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев