Иске Шәйморзадан Зөлфия Бикчурова: илебез тарихында нәселебез тарихы
Һәр кеше үз нәселенең тарихын, җиде буынга кадәр бабаларының исемнәрен, аларның кайсы чорда, ничек яшәүләрен белергә, белгән мәгълүматларны үзенең балаларына, киләсе буыннарга мирас итеп калдырырга тиеш.
Бу мирас буыннан-буынга тапшырылып килсә, бабаларыбыз, батырларыбыз турындагы хәтер беркайчан да югалмас.
Үз нәсел тарихыңны барлау һәр кешенең изге һәм фарыз гамәледер дип уйлыйм мин. Мин дә үземнең нәсел шәҗәремне өйрәнеп, туганнарымны искә алырга булдым.
Дауд бабай — минем карт әнәйнең (Әминә әбиемнең) әтисе, әнием Рәйсәнең бабасы.
Бер гасыр элек булган вакыйгаларны белергә мөмкин түгел. Ләкин минем кулыма Дауд бабайның үз кулы белән язып барган, сакланган (Байбулатов Илгизәр абый белән Гамбәрия апа гаиләсе архивыннан)
«Записная книжкасы» килеп керде. Ул бу язмаларны 1902 елдан башлап алып барган булган. Искиткеч мәгълүмат!
Бу нәселнең безгә билгеле тарихы 19 гасыр ахыры 20 гасыр башына барып тоташа. Юныс бабай гаиләсендә 4 бала туып-үскәннәр: Дауд бабай, Галләм бабай, Валимә әби, Кафия әби.
Юнус бабайның кыз балалары Буа районы Адав -Толымбай авылына кияүгә чыгып, шунда гомер иткәннәр. Галләм бабайны өйләндергәч, әтиләре, үз өйләреннән югары якка, күрше флантка агач өй салып аерып чыгарганнар.
1881 елда туган Дауд бабай төп йортта калган, дини белем алу белән беррәттән, русча да укый-язарга өйрәнгән.
1902 елның 25 октябрендә 21 яшендә Дауд бабай хезмәткә чакырылган. 134 нче отрядның Пятигорскийда урнашкан 14 полкына рядовой итеп алынган. Ул вакытта 6 ел хезмәт иткәннәр. Хезмәт итеп кайтканнан соң, Буа районы Адав-Толымбай авылыннан Фәтхулла кызы Маһиҗамалга өйләнгән. Маһиҗамал әби 1884 елда туган булган. Фаразлау буенча, алар 1907 елда өйләнешкәннәр. Гаиләдә бер-бер артлы балалар дөньяга туган.
Дауд бабай белән Маһиҗамал әбидән туган балаларның җидесе үсеп буйга җитәләр: Әбдрахман, Әбдрәшит, Сөләйман, Юсуп, Әминә, Сәлимә, Фәйрүзә.
Бу гаиләдә минем әбием, әниемнең әнисе Әминә әби, аңа кадәр туган өч бала үлгәннән соң, исән калып үссен дип теләп, корбан чалып алынган бала була. Әминә әби 1908 елның 20 мартында туа. Аңардан соң Әбрахман абый 1910 елның 10 июлендә, Сәлимә апа 1912 елның 15 августында, Әбрәшит абый 1915 елның 6 февралендә, Фәйрүзә апа 1917 елның 5 июлендә, 1922 елның 9 сентябрендә Сөләйман абый, 1924 елның 16 августында Юсуп абый туганнар. Шулай һәр баласының туу вакытын Дауд бабай язып барган булган.
Дауд бабай үзе дә, балалары да бик акыллы, укый-яза белүче кешеләр булганнар. Дауд бабайның «писарь» булып хезмәт итүе дә билгеле. Шулай ук ул гомер буе бик оста столяр була. Колхозлашу чорында, үзенең 2 атын, тегермәнен биреп, колхозга керә. Яңа оешкан Сталин колхозында балта остасы булып эшли.
Үзлегеннән өйрәнеп, сырлы-бизәкле өстәлләр, шкафлар, сәкеләр ясый. Ул ясаган өстәлләр, шкафлар бүгенге көнгә кадәр бездә, дүртенче буын балаларында да саклана. Шул вакытта ук агачтан балалар утыртып, тартып йөри торган яслеләр, ә малайларына агач велосипедлар ясап биргән булган. Аның эш коралларын хәзергә кадәр оныкларының балалары куллана. Эшләр өчен Дауд бабайның өе артында аерым сарае (столярнасы) булган. Гомер иткәндә алар зур алмагач бакчасы үстереп, әнием истәлекләре буенча, шул алмагачларның алмалары белән аларны — оныкларын, тирә-күрше балаларын сыйлый торган булганнар. Күп итеп умарта корты тотканнар. Безнең көннәргә кадәр авылда «Дауд тегермәне» дигән сүз сакланган. Дөрестән дә, Дауд бабай тегермән тоткан, Маһиҗамал әби көн дә күп итеп ипи пешерә торган булган. Ул тегермән урынында безнең дәвергә кадәр колхоз тегермәне эшләп торды.
Дауд бабайларның уллары мәктәптән соң төрле һөнәрләр үзләштереп, җаваплы урыннарында эшләгәннәр: Әбдрәшит абый банкта, Сөләйман абый сберкассада, Юсуп абый райфода.
Кулымда, безнең көннәргә кадәр сакланып калган, 90 еллык хатирәләрне үз эченә алып, мәңгеләштергән, саргая башлаган иске фотолар. Алардан, күзләре янып торучы, тормышны яратып яшәүче, зифа буйлы 17-30 яшьлек егетләр — абыйларым. Тормышка ашмыйча калган күпме хыял, өметләр тулы йөзләр...
1941 елда башланган коточкыч Бөек Ватан сугышы бу гаиләгә гомерлек хәсрәт китерә: лачындай шушы 4 ир-егет илебезне дошманнардан саклап, безнең тыныч тормыш өчен яу кырларында ятып калалар.
Сугышка киткәнче Дауд бабайларның бер генә уллары — Әбдрахман абый гына Зөләйха апа белән тормыш корып, дүрт балага гомер бүләк иткәннәр. Ул балалар ятимлек ачысы күреп, әтисез үскәннәр. Әбдрахман
Дауд улы 1942 елның 26 сентяберендә һәлак булып, Мурманск өлкәсе Кандалакш районы Ручьи станциясе белән Алакуртти станциясе арасына җирләнгән.
Сөләйман абый 1939 елның 1 сентяберендә Совет Армиясе сафларына чакырыла, шуннан сугышка керәләр, 1943 елның июлендә хәбәрсез югала. Кабере билгесез.
Әбдрәшит абый 1941 елның 14 июлендә сугышка алына, составның кече начальнигы (хәрби дәрәҗәсе) булып хезмәт итә, хәбәрсез югала.
Бер гаиләдән Дауд бабайларның 3 балалары сугышта булып, инде өчесенең дә үлгән хәбәре килгән булуга карамастан, иң кече уллары Юсуп абыйны да 17 яшь тулуга, сугышка чакыралар. Аны озатырга туган-тумача, бала-чага җыела. Ат арбасына утырып барган җиреннән сикереп төшеп, туган кырларының туфрагына утырып, үзәге өзелеп, өздереп гармунын уйнап,
Туган илем кырларында
Камелен төптән кем урган.
Китәсем килеп китмимен
Туган илдән кем туйган... дип, җыр җырлап китә ул.
Юсуп абыйның шул җырны җырлап, башына шырмышын ябып, ат арбасына ятып китүен 4-5 яшьлек әнием, хәзер инде 88 яшенә җитсә дә, бүгенгедәй хәтерли. Шул китүдән соң бер генә хаты килә аның. Юсуп абый 1943 елның 8 январендә һәлак була, Ростов өлкәсенең Полтавка җиренә җирләнгән.
Күпме кайгы, күпме сагыш әти-әниләре йөрәгенә, күпме яшәлмәгән көннәр, айлар, еллар, дүрт нәселнең тулы бер гомере, нәселләр тамыры киселү...
Даут бабай белән Маһиҗамал әбинең дурт ир баласы да сугыш корбаны була. Алар үз илен, үз халкын, үз якыннарын яклап, киләчәк буынга тынычлык бүләк итеп, еракта мәңгелек йокыга талганнар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Мәңгелек дан аларга!
Сугышка озаткан 17-30 яшьлек дүрт улларын да югалткан Дауд бабай белән Маһиҗамал әби өчен тормыш туктый! Аллаһы Тәгалә биргән калган гомерләре уллары өчен елап, аларны сагынып уза. Маһиҗамал әби 68 яшендә 1951 елның 21 октябре көнне мәңгелеккә күзләрен йома. Анардан калып, Дауд бабай Фәйрүзә апа тәрбиясендә тагын 5 ел яшәп, 1956 елда 75 яшендә ахирәт дөньясына күчә. Әминә әби белән Салимә апа тормышка чыгып, үз нәсел дәвамчыларын калдыралар.
Дауд бабай нигезенең учагын, тормышка чыкмаган кызлары Фәйрүзә апа, озак еллар сүндермичә, хатирәләр саклап яши. Төскә-биткә бик матур, уңган, сыздырып гармун уйный белүче Фәйрүзә апа — (безнең өчен дә, урамның барлык балалары өчен дә «Алма апа») сугыш елларының авырлыкларын үз җилкәсендә татып, авырлыкларга бирешмичә яшәүче көчле рухлы хатын-кыз. Сугыш елларында дүрт абыйсы сугышта булуга карамастан, Фәйрүзә апаны окоплар казырга да җибәрәләр. Сугыштан соңгы авыр елларда колхозның иң алдынгы урак уручысы була, чөгендер игә. Ир-егетләр бик аз калган чорда авыл хезмәтенең иң авыры Алма апа һәм аның кебек хатын-кызлар җилкәсенә төшә.
Әйе, без — балалары, оныклары, туганнары сугышта һәлак булып калган туганнарыбызны да, тылда хезмәт итүчеләрне дә онытырга хакыбыз юк! Каберләренә барып, дога кылып, аларны искә алырга каберләре дә булмаганнар безнең күңел түрләребездә, безнең хатирәләребездә, мәңге яшь булып сакланачаклар.
Һәр кеше бу дөньяда, язмышына язылган юлдан үтеп, үз эзен калдыра. Аллаһы Тәгалә биргән авырлыкларны сабырлык белән үтәр өчен күпме ихтыяр көче, түземлелек кирәк булган минем өлкән буын туганнарыма. Сынмыйча, сыгылмыйча яшәп, хезмәт итеп, балалар, оныклар үстереп...
Зөлфия Бикчурова, Иске Шәйморза авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев