Яңа Чокалыдан Хәмзә Туктарали улы Юнысов та илебез азатлыгы өчен сафка баскан
1941 елның 22 нче июнендә илебезне кара күмергә әйләндереп, фашистлар ерткычларча басып керәләр.
Алар үз юларында очраган һәрнәрсәне: кешеләрне, хайваннарны, авылларны юк итәләр. Биш елга якын барган бу сугыш күпме ананы тол, балаларны әтисез калдыра. Бу сугышта бабам Хәмзә Туктарали улы Юнысов та илебез азатлыгы өчен сафка баскан.
Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр ул авылда механизатор булып эшли. Уңган егет туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә дә батырлык күрсәтә. Шуның өчен аңа Рәхмәт хатлары, «Батырлык өчен» медале бирелә. Бабама сугыштан исән кайтулар да насыйп була.
Билгеле, сугыштан соң да яшәүләре җиңел булмый. Фашистлар туздырган, җимергән илне янә торгызырга күп көч таләп ителә. Туган Яңа Чокалы авылына кайткан бабам да колхозда трактор бригадасын җитәкли башлый.
Хуҗалыкны күтәрү, техника яңарту—эш бик күп була. Үзенә йөкләнгән эшне намус белән үтәргә өйрәнгән бабам авыл халкы арасында ихтирам казана. Коллектив та тырышып хезмәт куя, елдан-ел тотрыклы уңыш алуга ирешәләр.
Хөкүмәт тә тиешле бәясен бирә. 1966 елда ул Ленин ордены белән бүләкләнә.Бу хакта авылдашыбыз Социалистик Хезмәт Герое Равил абый Низаметдиновның «Кешеләргә барам» диген китабында да тасвирлап язылган.
Хәмзә Туктарали улы Юнысов дүрт тапкыр авыл советы депутаты булып сайлана, иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Гаиләсендә дә үрнәк әти була ул, әбиебез белән илгә җиде лаеклы бала тәрбияләп үстерәләр.
Яшәү көче күпме генә көчле булса да, рәхимсез авыру бабабызны якты дөньядан бик иртә алып китә, 1973 елда ул вафат була ул. Аның якты истәлеге булып калган язмаларны, орден-медальләрен без бик еш кулларыбызга алабыз. Олы җанлы, уңган, тырыш бабабыз белән чиксез горурланабыз.
Чулпан Бельдичкова, 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев