Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле районында яшәп, иҗат итүче шагыйрә Гөлсинә Алтынбаева иҗаты

Гөлсинә ханым төрле жанрдагы шигырьләр яза.

Туган телем

Туган телем–татар теле,

Ерак-ерак бабам теле.

Дәверләрдән-дәверләргә,

Безгә күчкән заман теле.

Туган телем–Ана теле.

Балачакның сылу гөле.

Әбиемнең әкиятләре,

Әниемнең бишек көе.

И, газиз тел, туган телем,

Синдә ямьле туган җирем,

Синдә иркен туган илем,

Синдә якты күңел күгем.

Туган телем, газиз телем,

Татар телем, син–үз телем.

Җанымда син, канымда син, тере телем,

Шул телдә мин җырга салып, көйләр көйлим.

Үз телемдә, “Балам”,-диеп эндәшәмен,

Киләчәкнең башы бүген–

Балаларым, оныкларым,

Онытмасын туган телен!

Милләтемнең бердәнбере,

Ана теле–моңлы телем!

Мәңге югалмыйча яшә,

Халкым теле–туган телем!

 

Кар ява

Кар башланды бүген иртәдә,

Бөтерелә-бөтерелә кар ява.

Урамнарга ява, бакчаларга,

Яфрак булып ява талларга.

Карлар ява кышкы авылыма,

Агымсуга ява, күлләргә.

Ак өметләр булып, иңнәремә ява,

Иминлекләр теләп илләргә.

Карлар ява безгә,

Онытылып карап торам,

Рәхәтләнеп яуган карларга.

Ап-ак карның ап-ак яктысыннан,

Ап-ак булган якты дөньяма.

Җавап көтеп кая карама,

Бөтерелеп ап-ак кар ява:

Ап-ак булган якты дөньяма,

Тормыш дигән олы дәрьяга,

Ак хыяллар булып,

Ак өметләр булып,

Яфрак-яфрак ап-ак кар ява.

 

Тукай һәйкәле янында

 

Казаннарга барсам,

Киләм һәйкәлеңә,

Синең белән була уйларым.

Күз алдыма килә,

Ятим балачагың,

Моңлы-зарлы яшьлек елларың.

Ятим хисләреңне

Моңлы көйгә салып,

Күпме җырлар иҗат иткәнсең.

Фаҗигале гомерең иртә сүнеп,

Ачы күз яшенә күмеп,

Казаныңны ташлап киткәнсең.

Инде еллар үткәч

Моңлы җырларыңда

Уяндың син, Тукай кабындың.

Балкып янасың син

Якты йолдыз булып,

Йөрәгеңдә туган халкыңның!

 

Күңелләрем бүген мөлдерәмә...

 

Күңелләрем бүген мөлдерәмә,

Нурлы күзләремдә моң тулы.

Илгә багышланган хезмәт дәшә.

Ил чигенә озатам улымны.

Китә бүген Ватан сагына,

Өзелеп карыйм газиз балама.

Күңелләрем белән кайтам аның,

Таң нурыдай сабый чагына.

Әле кайчан гына, кысып кочагыма,

Алып кайткан идем биләүдә.

Әйтер сүзе  әле телендә,

Балакаем, бәгърем, бер гәүдә.

Нәни бөртегем син, бөтен өметем,

Язларымның нәни бөресе,

Тын алуы–тылсым җилләре,

Елмаюы–алсу таң иде.

Кай арада үсеп буй җиткән,

Асыл егет булып җитлеккән.

Ир яшенә керер чагы җиткән,

Ничек шулай гомер тиз үткән?!

Өзелеп карыйм, газиз улыма:

–Онытма,-дим, хатлар язып тор!

Исән-сау бул, балам, күз нурым,

Куанычым минем, шатлыгым!

Урау-урау булыр юлларың,

Көтә сине алда зур сынау.

Сер бирмә син, авыр чакларда,

Була күр син, балам, бик уяу!

Туган илнең батыр солдаты бул,

Ир-егетләр кирәк Ватанга!

Өзелеп карыйм газиз балама,

Сабый бит ул миңа һаман да.

 

Балачак хатирәсе

 

Әбекәем, истәлегең

Күңелемдә яңарттым.

Өй түрендә ап-ак кабаң,

Монда җылы мич артың.

Ап-ак каба: әбекәем

Өрләде орчык алып.

“Зырлап” әйләнде орчыгы,

Күңелгә моңнар салып.

Сагындырып искә төшсә,

Балачагым кичләре.

Кузгала күңел түремдә,

Өермәдәй хисләрем.

Әй, газиз туган ягым,

Гөнаһсыз сабый чагым.

Нечкә хисләрдән үрелгән

Хыялый балачагым...

Әбекәем моңнары,

Орчык зыңы чыңлавы.

Күкрәгенә башым салып,

Әкиятләр тыңлавы.

Күңелемә бар да, бар да,

Калган икән уелып.

Гомеремә онытылмаслык,

Илаһи бер моң булып.

Бик татлы да, бик тыныч та

Балачагым кичләре.

Җаныма моң өстәп торган

Онытылмаслык хисләрем.

Әй, газиз туган ягым,

Гөнаһсыз балачагым!

Иң татлы мизгелләрең

Хәтердә калачагым,

Әй, рәхәт сабый чагым!

Әй, татлы балачагым!

 

“Гүзәл яшьлек”, дигән бакчада...

 

“Гүзәл яшьлек”, дигән бакчада

Күрдем яшьлегеңнең эзләрен.

Эзләреңдә гөлләр үскәннәр,

Ә үзеңнән җилләр искәннәр...

Шунда калган гүзәл яшьлегең,

Үзең киткән моннан арырак.

Яумый монда кышның ак карлары,

Көзге җилләр исә гел урап.

Язлар гына була монда, бары язлар,

Язгы йомшак җилләр исәләр.

Гүзәл яшьлегеңнең эзләрендә

Гөлчәчәкләр шаулап үсәләр.

 

Муса Җәлил–ил батыры!

(Поэма)

 

Әкрен генә төн пәрдәсе күтәрелә,

Алсуланып аяз таң ата.

Тып-тын әле урман, басу кырлар

Сандугачлар тынган усакта.

Тып-тын әле өйдә, тып-тын бакча,

Алмагачлар түбән иелгән.

Алсуланып чыккан ал кояшның

Агачларга нуры сибелгән.

Җем-җем килеп кояш нурларында,

Чык җемелди алсу гөлләрдә.

Тәмле төшләр күреп, бишегендә

Сабый йоклый йомшак мендәрдә.

Кинәт шушы матур, тыныч таңда

Афәт килгән матур өйләргә.

Кара бомба яуган, үлем яуган

Күз нурыдай газиз җирләргә.

Кара көлгә калган дала, басу,

Гөлбакчалар, кырлар, урманнар.

Кара көлгә калган матур өйләр,

Юк булганнар нәни сабыйлар...

Явыз фашист туган җиребезгә,

Шулай килде, шулай атлады.

Гөлбакчалы матур җиребезне

Хурлар итте, изде, таптады.

Коткарырга Ватан–Анабызны

Бу хәсрәттән, мондый вәхшәттән.

Күтәрелде илем батырлары

Бердәм булып, барысы бер сафта.

Еракларда матур бер авыл бар,

Көмеш сулы, челтер чишмәле.

Муса егет туды беркөн шунда,

Нәкъ яшь бөркет, курку белмәде.

Чишмәләрдән алып, сулар эчте,

Тыңлап үсте тургай тавышын,

Шуңарданмы?

Өзелеп сөйде газиз туган җирен,

Йөрәгенә күчте барысы.

Бөек шагыйрь булды лачын егет,

Узды шаулы, данлы елларны.

Авыр сынау алда икән әле...

Сугыш...

Иң авыры шушы сынау иде.

Ул сугышта алгы сызыкта.

Туган илем, изге туган җирем,

Ниләр булды сиңа, нишләдең?

Авыр яралардан кара каннар ага

Нишләдең син, илем нишләдең?

Палач җирдә Ана канын эчә,

Вәхшиләрчә үтерә баласын.

Бу дөньяга мондый явыз палач

Каян килгән, каян килгән соң?

Дошман бик күп, бик күп тирә-якта,

Авыр көрәш бара кырларда.

Ялкын чолгый лачын егетне

Кабатлый ул бары бер сүзне:

Әй, газиз җир!

Күкрәгемдә җаным булган чакта,

Туган туфрагымнан

Куармын мин, фашист, дигән

Кара явыз-афәтне.

Көчләр тигез түгел, палач килә,

Кара үлем сөйрәп артыннан.

Һушсыз кала шагыйрь, авып төшә,

Башкаеннан ага кайнар кан.

Ул һушына килсә, нәрсә күрә?

Шагыйрь әсир, дошман кулында...

Җир йөзендә моңардан да хурлык

Авыр хәлләр бармы тагын да?!

Ачык йөзле, матур шаян сүзле

Шагыйрь хәзер дошман кулында...

Тик иртәрәк шатланасың палач

Аның изге анты,–

Йөрәк каны белән язылган.

Әсирлектә...

Концлагерьда...

Күпме газап, күпме күз яше.

Газаплаулар...

Мондый вәхшилеккә

Ничек итеп, ничек түзәсе?!

Эх, дусларым! Әйдә берләшик без!

Бу газапка түзеп тормыйк без!

Күтәрелик бергә зур көрәшкә,

Туган илне генә уйлыйк без!

Юха елан төсле явыз палач,

Ул шагыйрьне кол итмәкче,

Аның өчен ”Ирек, мал һәм хөрмәт”–

Вәгъдә итмәкче.

Ярый бездән ярдәм булыр ди, дә...

Мондый уйлар килә башына.

Ә без сезгә “ярдәм” итәрбез

Барып чыкса...

Фашистларны канлы оясында

Ач үлемгә хөкем итәрбез!

Өмет чаткылары кабынып китә,

Шагыйребез күңел түрендә.

Әй, туган җир, киләчәктә бәлкем

Кавышу насыйп булыр гомергә.

Шундый өмет белән яши башлый шагыйрь,

Дуслар кирәк, дуслар табарга!

Дошманнарга каршы көрәш өчен

Кер син дустым, кер син утларга!

Изге эшкә керешәләр дуслар,

Якын дуслар: Алиш дускае.

Якташ көрәштәшләр берләшик без,

Очырмыйчы өмет кошкаен.

Хыял гына әле, хыял гына–

Туган җирем зәңгәр күкләрең.

Дошманнарны җиңеп кайта алсак,

Язгы күкрәү булып күкрәрбез.

Ватан өчен Җиңү яулаганда

Туфрак булсак, сугыш кырында.

Җырлар халкым газиз улларының,

Исемнәрен кушып, җырларда.

Дәртләндерде шагыйрь дусларын,

Шундый уйлар белән яшәде.

Өмет уты белән янды йөрәк,

Кавышу ялкынында дөрләде.

Бердәм сафка төзелеп атлый яшьләр,

Озата аларны палач фронтка.

Дошманнарны җиңәр өчен дустым,

Кер син, утка, кер син курыкма!

Ярсып тибә шагыйрь йөрәге,

Кабул булсын иде теләге:

Тугандашлар исән-сау килеш,

Туган илгә тизрәк җитегез,

Ялкын эчендәге улларының

Сагынуларын аңа әйтегез.

Мин ышанам...

Тиздән юк итәрбез,

Кешелекнең явыз дошманын!

Биргән антның изгелеген сөйләр,

Каным белән язган җырларым.

Шатланма син, палач, милләт яшьләр

Безнең якта, диеп, фронтта.

Үзебезнекеләр белән бергә алар

Һәм дошманга каршы сугышта!

Җитәр сәгать, килеп минутлар,

Яңадан без көрәш башларбыз.

Кара үлем килер палачка,

Дошман үз илендә тапталыр!

Шатлык белән тулган иде җаннар

Шундый якын иде хөрлек, азатлык!

Хурлар итте Җәлил, Алишларны

Кара эчле явыз, бер сатлык.

Тагын төрмә, тагын таш стена,

Тагын газаплаулар, яралар.

Авыр ярасыннан ил батырның

Кайнар кара каннар тамалар.

Япа-ялгыз салкын камерада...

...Кинәт уе аның чуалды.

Ул саташа...

–Чү, кемнәр соң аның күз алдында?

Алар икән–якын дуслары!

Бусы Алиш икән, бусы–Кормаш,

Ләкин алар сүзсез торалар?!

Әрнү тулы моңсу карашлары,

Ә йөзләрен читкә боралар.

Төннәр буе шулай саташты ул,

Авыр тәне янды ут кебек.

Нинди хыянәтче салды сине

Шундый әрнүләргә яшь егет?

Явыз палач һәркөн монда кереп,

Бер сорауны һаман кабатлый:

–Иптәшләрең кемнәр?-шуны әйт син,

Бер сүз синең җаныңны саклый.

Палач аны күпме газапларга.

Күпме ялкыннарга салмады.

–Иптәшләрем юк, мин бер үзем,-дигән

Җавап ишетеп,

Шашты, каралды.

Йөзе кара көйгән ерткыч фашист

Яшь шагыйрьгә тагын ташланды.

Кара канга батырып, изеп, таптап

Таш идәнгә кертеп ташлады...

Әрнесә дә авыр яралардан

Уттай кызып җаны һәм тәне,

Ачы нәфрәт йотып йөрәгенә

Ул дошманга бер сүз дәшмәде.

Ил батырын бүген хөкем итә,

Явыз ерткыч, усал хәшәрәт.

Горур басып тора, дошман каршында ул,

Ә йөзендә үч һәм нәфрәт.

Күзләренә карап ил батырның

Тетрәп куйды фашист гәүдәсе.

Җиңеп буламы соң?

Шундый газап–әрнүләргә түзгән

Кыю җанлы татар баласын?!

Нигә кирәк булды бу сугышлар

Кешелекнең бәхетен буарга.

Нигә кирәк булды изге җирем,

Кара каннар белән юарга?

Сөйгән өчен газиз Ватанымны

Кол иттегез, тоткын иттегез.

Пычраттыгыз халкым мәхәббәтен,

Барысына да

Сез гаепле, сез бит үзегез.

Мин ышанам,

Тиздән юк ителер

Кешелекнең явыз дошманы,

Бар вәхшәттән илем арыныр да

Балкып кабыныр Җиңү ал таңы!

Туктатыгыз, тагын сөйләмәсен!

Юк итегез үзен, сүзләрен!

Илләренә исеме кайтмасын,

Балта белән башын кисегез!

Куркытмады аны дошман сүзе

Тетрәнмәде, язды көрәш җырларын.

Ә җырлары аның изге анты иде

Җаны кебек булган Ватанны.

“Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә”.

Мин ышанам...

Тиздән юк ителер

Кешелекнең явыз дошманы.

Биргән антым тугрылыгын сөйләр

Каным белән язган җырларым.

Якты язлар Җиңү алып килде,

Кайтты Муса илгә җыр булып.

Халкы күңелендә мәңге яши,

Онытылмас  моңлы җыр булып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев