Булат Шәрәпов – үрнәк солдат
Рядовой Булат Шәрәпов, “Россия Гвардиясе” подразделениесендә үрнәк солдатлардан санала.
Булат Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, Ульяновск авиация көллиятенә укырга керде. Биредә дүрт ел укып “Машина төзелеше технологы” дигән һөнәр алып чыкты. Дипломлы белгеч иң башлап, армиядә хезмәт итүне бурыч итеп куйды. Хәрби комисариатта, чакырылыш комиссиясендә, үзен Россия Кораллы Көчләренең “Россия Гвардиясе” кебек үтә дә җаваплы подразделениесенә хезмәткә җибәрүләрен сораган ул. Әлбәттә, физик яктан сәламәт, мораль яктан тотрыклы, әдәпле егетнең үтенече тормышка аша. Үткән елның декабрь аеннан бирле ул шушы хәрби хезмәттә.
Булатның әти-әнисе Әлфия Расыйх кызы һәм Шәфкать Закир улы Шәрәповлар тумышлары белән Иске Задур авылыннан. Гаилә корып, район үзәгенә килеп урнашканнарына да дүрт дистә елга якын вакыт узып киткән.
Шәфкать үзе район кулланучылар җәмгыятендә (райпо), элеккеге “Сельхозхимиянең” район берләшмәсендә озак еллар шофер булып эшләде, хезмәт алдынгыларыннан саналды. Тормыш иптәше Әлфия ханым белән алар ике ир һәм бер кыз бала тәрбяләп үстерделәр. Балалары урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамладылар.
Беренче уллары Радмил авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап, диплом алгач, армиядә десантчы булып хезмәт итте. Һәръяктан өлгер, үзенә тапшырылган хәрби техниканы яхшы үзләштергәне өчен сержант званиесе дә бирделәр. Яшьтән үк, әти-әнисенең дә бертуган энеләре солдат хезмәтендә булып төшкән фоторәсемнәрен күреп үскән Радмил да, Булат та аларга охшарга тырыштылар. Чөнки әнисенең бертуганнары: Нәсыйх – хәрби диңгезче, Нәбиулла – десантчы, Зәкиулла – шофер, Зәбихулла (Җамалетдиновлар) чик сакчысы булып хезмәт иттеләр. Әтисе Шәфкать – диңгезче, ә аның бертуган энеләре Фәргать – прапорщик, Рафаэль, Әлфат, Рамиль төрле төр гаскәрләрдә үзләренең изге бурычларын намус белән үтәделәр.
Ватаныбызны саклауда үрнәк төстә хезмәт итүче уллары белән дә чын-чынлап горурланырга хаклылар Шәрәповлар. Булат хезмәт итә торган “Россия Гвардиясе” подразделениесе командиры имзасы куелган Рәхмәт Хатында да шундый Мактау сүзләре язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев