Бабаларым—сугыш ветераннары
Бөек Ватан сугышы күп гаиләләргә кайгы һәм күз яшьләре китерде.
Күпләр, җиңү өчен үз гомерләрен корбан итеп, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмадылар, хатыннарын тол, балаларын ятим калдырдылар.
Сугыш безнең гаиләне дә аямаган. Әнием ягыннан буенча бабамның әтисе Алимов Фәйзрахман Габделхак улы турында сөйлисем килә. Ул 1926 елның 27 декабрендә Чүпрәле районының Шланга авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганнан соң армиягә хезмәткә алына. Намуслы хезмәт итеп, өенә исән-сау әйләнеп кайта, Ватан алдындагы бурычына тугры кала. Аның бүләкләре бик күп. 9 Май—Җиңү көне уңаеннан алган юбилей медальләре дә шактый. 1988 елда аны 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгын каршы алу бәйрәме аның тормышында соңгысы була.
Бабамның бертуган абыйлары Габдрахман белән Габделхәй дә сугышны узган кешеләр. Габдрахман 1942 елда хәрби хезмәткә алына, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була, туган авылына кайта, тыныч тормышта Җиңү көнен күп тапкырлар каршылый. Ә Габделхәй 1941 елның 14 июлендә үк хәрби хезмәткә алына. Авыр тормыш юлы узуга карамастан, алар гаилә корып, балалар үстерү, онык-оныкчыклар күрү бәхетенә ирешәләр. Кызганыч, мин бабам вафатыннан соң гына туганмын. Ләкин әни безгә аның турында күп сөйли, горурлык хисләре уята.
Әтием ягыннан бабамның әтисе Мөхәммәтҗанов Нетфулла Садыйк улы 1911 елда туган. 1941 елда сугышның беренче көннәреннән үк, хәрби хезмәткә алына. Варшаваны, Украинаны һәм Белорусияне азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитә. Берлин урамында, Рейхстаг баскычында, сугышчан иптәшләре белән татарча җырлап, биеп, Җиңүне каршы алалар.
Берлинны алган өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Батырлык өчен» медальләре иясе бабам.
Ветеран-бабам турында тарихи документлардан түбәндәге юлларны укырга була: «дошман траншеясенә бәреп кереп, 9 немецка каршы сугышырга туры килде. Беренче булып дошманга каршы чыгып, үз артыннан подразделениесен ияртте...».
Бабамның әтисе Лиепаи оборонасында катнашкан. Балтыйк флоты хәрби диңгез базасының алгы сызыгында урнашкан Лиепая шәһәре немец гаскәрләре һөҗүменә сугышның беренче көннәреннән үк дучар була. Шәһәрне дошманнар берничә тапкыр алырга омтылалар. Әмма шәһәрне саклаучыларның батырлыгы, каршылык күрсәтүе бәрабәренә кире чигенергә мәҗбүр булалар.
Бабам Нетфулла Садыйк улы, шулай ук, «Знаменск фронт һөҗүме» операциясендә катнашучы ветеран да әле. Күп санлы яралануларына карамастан, бабай сугыштан соң туган ягына әйләнеп кайта, балаларын үстереп, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияли, оныкларын күрә ала. 1964 елда вафат булаю
Мин илебезнең якты киләчәге өчен батырларча көрәшкән бабаларымны горурланып искә алам.
Илзат Мөхәммәтҗанов, Шланга урта мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев