Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Әлфия Яхиева–район, республика, күрше өлкәләрдә танылган, үзешчән җырчы

Җыр-моң – гомер буенча юлдашы Гөлия Фәизова

 Әлфия ханымның хезмәт юлы сәүдә өлкәсе белән бәйле рәвештә уза. Шул ук вакытта җырга һәвәслеге, тавышының моңлы булуы аны район, республика сәхнәләренә чыгара. Иҗатында булган халыкчан милизмнар белән тамашачының мәхәббәтен яулый үзешчән җырчыбыз.

–Тормышыгыз гел шатлыклардан гына тора кебек, - дип сорадык Әлфия ханымнан, юбилее көннәрендә. Һәрвакыттагыча ихлас итеп көлде ул.

–Әлеге соруга җавап бирер өчен, гомер йомгагын сүтү кирәктер, -диде һәм рәхәтләнеп үзе турында сөйләп китте.

- Мин Иске Кәкерле авылында,  колхозчы гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Җиде бала үстек. Биш малайдан соң туган кызмын. Мин туган көн, кыш аенда булса да, яңгырлы була. Кендек әбисе әнигә: “Кыз бала бу. Исемен Әлфия дип кушыйк, Әлфия Афзалова кебек мәшһүр җырчы булыр!”, ди. Моны ишетеп торган әти, шул ук минутта, аты белән, авыл советына җилдерә. Әти үзе дә бик матур җырлый иде. Миңа да гармун алып бирде. Әллә шулар, әллә кендек әбисе Сара карчыкның дога-теләге йогынтысымы, мин 10 яшемдә сәхнәләрдә җырлый идем инде. Ул елларда авылга Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова концерт белән еш килә иде. Шуларны тыңлап үстем, хәтта аларга охшап, җырларга ярата идем.

Әмма әти  җырчы булып китүемне теләмәде. Аның теләген аяк астында калдырмас өчен Казан дәүләт педагогия институтының математика бүлегенә укырга кердем. Ә үләр алдыннан әти: “Кызым, миңа ачу саклама! Ялгышлык эшләдем. Бәлки атказанган җырчы булып, телевизордан чыгышлар ясар идең”, диде. Атказанган җырчы булмасам да, гел иҗат әһелләре белән аралашып яшәдем. Төрле бәйгеләрдә чыгыш ясадым. Зөһрә Шәрфуллина, Рәшит Сабировлар белән концерт куеп йөрдек. Беренче “Татар җыры” конкурсында 10 кеше: Зөфәр Хәйретдинов, Бәширә Насыйрова һ.б. белән беррәттән җиңү яуладым. Алар - эстрада юлыннан, ә мин районыма кайтып киттем. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләт, җырларга теләү үзенекен итте - бер ел укытканнан соң, район мәдәният йортына эшкә кердем. Тормышка чыктым. Балалар үстерү, гаилә мәшәкате район кулланучылар җәмгыятенә алып килде. Ә мәдәният  белән арамны беркайчан да өзмәдем. Без эшләгән елларда иҗат отчет концертларында район кулланучылар җәмгыяте беренчелекне бирмәде, концертның оештырып йөрүчесе мин идем.

 Үкенү хисе бар, әлбәттә, әмма бик көчле түгел. Әйткәнемчә, яраткан шөгылем белән һәрвакыт шөгылъләндем.

Иң мөһиме, тамашачымны яраттым. Күңел халәтең нинди булуына карамастан, сәхнәдә җырларыңны бар күңелеңне биреп башкару кирәк. Тамашачы бик сизгер бит ул. Аның күңелен яулау өчен репертуарыма мәгънәле җырлар гына кертергә тырыштым. Киемнәремне дә җырымдагы образларга туры килсен өчен үзем уйлап табам, үзем тегәм, бу бүген дә шулай.

– Авырлык килгәндә бирешмәскә өйрәтүчеләр кемнәр иде, -дип тә сорадык Әлфия ханымнан. Чөнки тормыш тәгәрмәчендә тиен кебек бөтерелеп йөгерүе өстенә илдә-көндә үз урыннарын тапкан өч баланың әнисе дә әле ул.

–Һәркемнең үз тормышы, үз язмышы, дигәндәй...Кеше яши икән, төрлесен күрә. Яшәргә омтылышы булган кешенең җилкәсенә сынаулар, авырлыклар да күп төшә. Узган юлларымдагы уңышлар да, шушы яшәү теләге көчле булганлыктандыр, дип уйлыйм.

Тормышымда да гел яхшы кешеләр генә очрады. Әти-әнием, туганнарым ярдәмнәреннән ташламады.  Өч балам да бүгенге көндә гаиләлеләр, югары уку йортларын тәмамладылар. Кызым Казанда мәктәп директоры булып эшли, улларым юрист һөнәрен үзләштерделәр. Олыгайган көнемдә Аллаһы Тәгалә юлыма  таяныч була алырлык ир-ат - Фердинантымны чыгарды.

Сәүдә өлкәсе тормыш алып барырга өйрәтсә, яшәү ямен, көчен җыр-моңда таптым. Кайда гына йөрсәм дә, кемнәр белән генә аралашсам да, юлдашым–җыр-моң булды. Шуңа да бәхетле тоям үземне һәм һәркемгә дә бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев